Балалар өчен киң таралган «Агуша» сөте сабыйларның сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин. Baza Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, продуктта кальций күләме артык күп булуы ачыкланган. Бу исә бөерләрдә ташлар барлыкка килүгә китерергә мөмкин.
«Пакетта кальций күләме 100 миллиграмм дип күрсәтелгән булса да, лаборатория тикшерүе 222 миллиграмм булуын ачыклаган. Бу күрсәткеч рөхсәт ителгән чикләрдән чыкмый. Әмма Роспотребнадзор маркировка кулланучыларны, аерым алганда, әниләрне ялгыштырырга мөмкин дип санаган һәм җитештерүчегә кисәтү ясаган. Кагыйдә бозу очрагы Курган шәһәрендәге “Лента” кибетендә ачыкланган», — дип яза басма.
Педиатр Анна Левадная журналистларга кальцийның артык күп булуы бөерләрдә ташлар һәм тозлар туплануга китерергә мөмкинлеген сөйләгән. Аның сүзләренчә, бала D витамины кабул иткәндә яки бөер авырулары белән интегә икән, аеруча сак булырга кирәк.
Моңа кадәр ябыгу өчен кулланыла торган препаратлар җитештерүчеләрне даруларны кабул иткәннән соң авыр өзлегүләр китереп чыгаруда гаепләгәннәр иде. Пациентлар ашказаны параличы белән интегүләре турында белдерә, ә кайберәүләрнең хәтта күз күреме югалган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез