Хәер, яхшы хезмәт хакы алыр өчен, көненә 12–15 әр сәгать җиң сызганып эшләргә туры килә аларга. Өстәвенә эшнең штрафлары һәм чыгымнары да юк түгел. Кыскасы, курьерларның хезмәте һәм аның ничек бәяләнүе хакында сүз куерттык.
Атнасына – 7 көн, тәүлегенә 15 сәгать эшләргә
Курьерларның керемнәренә кызыгырлык. Юкка гына 2025 елда Татарстанда иң күп хезмәт хакы ала торган һөнәрләр исемлегенә курьерлар да кермәде инде. Аларның медиан хезмәт хакы 144 мең сумга җитте. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 22 процентка югарырак. Дөрес, әлеге сумманы кулга алыр өчен җиң сызганып эшләү мөһим. Мисал өчен, атнасына – 7 көн, ә тәүлегенә 15 сәгать эшләргә әзер булырга кирәк. Ялкаулар курьер була алмый.
– Бер көнгә яхшы гына акча эшлим дисәң, ким дигәндә, 20 заказ илтергә кирәк. Моны җәяүле кешегә башкару бик кыен. Велосипед, скутер яки машинадан файдаланучылар заказлар санын 30 га җиткерә ала. Ә аларның барысын да ияләренең кулына тапшырып бетерер өчен 12–15 сәгать вакыт китәчәк, – дип сөйләде Биектауда яшәүче Рүзәл Хәбибуллин. Узган ел дүрт ай буе чәчәк кибетендә һәм маркетплейста курьер вазыйфасын башкарган ул.
Бер заказ китергән өчен Казанда, күп дигәндә, 150–350 сум күләмендә акча түлиләр. Билгеләнгән вакыт аралыгына сыешкан очракта гына әле! Рүзәл сүзләренчә, вакытны еш кына компьютер исәпли, шуңа да курьерлар ул аралыкка сыешмаска да мөмкин. Соңга каласың икән – штраф. Анысы минутлап исәпләнелә, 1 минут тоткарлык – минус 2–5 сум дигән сүз.
Курьерларга «чәйгә» акча бирүчеләр дә юк түгел, ләкин Рүзәл дүрт ай буена бер тапкыр 50 сум күләмендә өстәмә акча эшли алган. «Беркемнең дә артык акчасы юк. Шуңа күрә бары тик эш турында гына уйларга һәм мөмкин кадәр күбрәк заказлар ташырга кирәк», – ди егет.
– Теге яки бу кибет, интернет сервисларга курьерларны мөмкин кадәр озаграк үз кулы астында эшләтү отышлы. Һәр эш аңа тотынганчы гына җиңел кебек тоела бит ул. Курьерлар күп акча ала, мин дә эшлим әле, дип урнашалар да, күпләр ике көннән соң эшкә чыкмый. Ә сервислар курьерларны кызыктыру яклы – төрле бонуслар системасы каралган, – ди Рүзәл. – Мисал өчен, маркетплейсларда эшләгәндә, 25–30 заказны вакытында китереп өлгерсәң, 1000 сум күләмендә премия өстиләр иде.
Сүз дә юк, мондый тизлек белән зуррак шәһәрләрдә аена якынча 140 мең сум акча эшләргә мөмкин. Көненә ким дигәндә 12 сәгать эшләргә әзер булсаң, әлбәттә. Атнасына 5 көн эшләп, көнгә 8 сәгать вакытын товар таратуга сарыф иткәннәр 60–70 мең сум тирәсе акча эшли ала. Әмма бу суммадан бензинга һәм хезмәт күрсәтүгә киткән чыгымнарны тотып калырга кирәк. Мисалга, җәй көне скутер яки самокатны еш кына арендага алып торалар. Ә бу – атнасына якынча 4–5 мең сум дигән сүз.
Шунысы да мөһим: күп кенә курьер сервислары – эш бирүче түгел, алар штатка кабул итмиләр. Вак компанияләр хезмәт хакын «конверт»та түли, ә эреләренә үзмәшгуль булып урнашасы. Уңайлы, тик бернинди ярдәм һәм «больничный» көтмә.
Ялкаулык көчле хәзер
Нигездә, курьерлар – студентлар яки кичәге мәктәп укучылары. Казанда әлеге рольне еш кына чит илдән килүчеләр дә башкара. Профессиядә хатын-кызлар аз. Аңлашыла ки, компанияләргә авыр йөк күтәрерлек кешеләр кирәк. Заказларны бүлеп, монысы – 20 шешә су, монысы берешәр ипи ташыр дип булмый. Ә авыр заказлар ешрак ясала. Казанның «Светлая долина» комплексында яшәүче Сиринә һәм Динар Һадиевлар да шундый фикердә. Алар икәү бергә җәй айларында курьер булып эшләп караган. Озак түгел, әмма һөнәрнең авырлыгын аңлар өчен шул җиткән аларга.
– Бу елның җәендә ирем бер атналык ялга чыкты да, әллә курьер булып эшләп караргамы, димәсенме. Минем йөкле чагым, менә-менә табам дип йөрим, ял итәргә еракларга китә алмыйбыз, авылларга да кайтып йөрмәдек. Эшсез утырганчы, әйдә, кызык бит, дип, ризалаштым. Ризалашып кына калмадым, аның белән төнге заказларга да чыктым, – дип искә ала Сиринә.
Динарга башта теркәлү узарга, махсус чатка кушылырга һәм кием барып алырга туры килә. Шуларны үтәгәч, интернет кушымта аша заказлар ташырга кайчан чыгачагын сайлый ул. Сүз уңаеннан, курьер булып эшләүнең уңай ягы шулдыр да – эш графигын үзең төзисең. Дүшәмбе көнне 4 сәгать эшләсәң, сишәмбе – 2 сәгать, ә чәршәмбедә ял итәргә мөмкин.
– Кешеләргә азык-төлек кенә түгел, көнкүрештә кирәк булган техника, 10 шар литр су ташырга да туры килде, кайбер заказлар бик бәләкәй була торган иде, – ди Сиринә. – Заказ ташу җиңел эш түгел. Билгеле бер вакытка өлгерергә кирәк. Соңга калырга ярамый. Төнге смена вакытында мин иремә, карта тотып, юл күрсәтеп бара идем.
Иң еш заказлары шәһәр читендәге Дәрвишләр бистәсенә булган аларның. «Эш җиңел түгел, билгеле. Ярый ла ирем машинада, анда кайбер курьерлар җәяүле, велосипедлы, матайлы бит. Төнлә бигрәк тә куркыныч», – ди Сиринә.
Бу заказлардан әллә ни мактанырлык акча эшли алмаган Һадиевлар. Барысын бергә җыйсаң, 5 мең сум тирәсе.
– Курьерларга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен. Алардан башка булмый. Ялкаулык көчле хәзер кешедә. Аларның хезмәт хакын санап утырмыйк. Һәр хезмәт дөрес бәяләнергә тиеш, – ди Һадиевлар. – Көненә 12, 15 әр сәгать эшләсәң генә зур суммалар турында сөйләшергә мөмкин. Ә моның өчен ялкауланмаска кирәк.
Курьер хезмәтеннән файдаланасызмы?
Надия НИГЪМӘТҖАНОВА, хат ташучы:
– Авыл җирендә яшим, шунда эшлим дә. Үзем үк курьер ролен үтим (көлә). Кирәк-ярак алырга авыл кибетенә үзебез барабыз. Әмма елга ике-өч тапкыр, туган көн яки берәр бәйрәм уңаеннан район үзәгеннән ролл һәм пицца кебек ризык соратып алу гадәте бар. Анысын «доставка» белән китертәбез. Барып алу мөмкинлеге булмаса да, әлеге ризыклардан авыз итәргә була дигән сүз бу.
Фәнисә ИДРИСОВА, шәфкать туташы:
– Шәһәрдә яшәгәч, барысы кул сузымында гына бит. Азык-төлек кибете дисеңме, кием-салымныкымы, бала уенчыклары кибетеме – барысына да үз аягыбызда йөрибез, үзебез тотып, кабып карап, күреп алабыз. Курьерлар хезмәтеннән бер дә файдаланганым юк. Яшел һәм сары өс киемнәре кигән һәм велосипедка атланган егет-кызларны шәһәр урамнарында еш күрергә туры килә. Курьерлар булсын, чөнки тормышта төрле хәлләр була. Авырып киткәндә, беркая чыгасы килми. Аякларыбыз йөреп торсын, сәламәт булыйк!
Алисә МОРТАЗИНА, декрет ялындагы әни:
– Курьерлар хезмәтеннән еш файдаланам. Уңайлы бит: өеңә үк китереп бирәләр. Аеруча азык-төлек кибетләреннән һәм маркетплейслардан китертәм. Бала белән шалт кына киенеп, кибеткә барып килү мөмкинлеге булмаска мөмкин, шуңа күрә курьерлар ярдәмгә килә. Кар-буран дип тормыйлар, китереп бирәләр.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ, журналист:
– Үзем барып алуны кулайрак саныйм, чөнки продукциянең сафлыгына ышанмыйм. Аптырыйм, ишегалдындагы кибеткә кереп, сыйфатын тикшереп, үзең сатып алуның ни авырлыгы бар?! Беркөн интернетта күрдем, бер курьер кешегә төкереп йөри, әбигә типкән. Эшеннән куганнар, полициягә хәбәр иткәннәр. Менә шундый маньяклар синең ризыгыңа начарлык эшләмәсме? Вакытың юк икән, йомырка кыздырып аша да, ризыкны соңыннан пешерерсең. Иренсәң, ишегалдындагы кибеттән ярымфабрикат алып кереп җылыт. Мин анысын да эшләмим. Ярымфабрикатны үз организмын кызганмаган кеше генә ашый. Кыскасы, мин замананың ялкаулар тудыра торган цивилизациясенә бик каршы. Протест белдермим, кем ялкау – шул куллансын! Ә мин юк.
БУ КЫЗЫК!
Курьерга дөньяда беренче һәйкәлне 2020 елда Мәскәүдә куйдылар. Аның авторы – танылган рәссам Алексей Гарикович. Арт-объект кешенең үтә күренмәле силуэтыннан гыйбарәт, ә аның аяклары янында бетоннан эшләнелгән куб формасындагы сумка урнашкан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез