Сабан туе бәйрәмнәре гөрли торган көннәр. Уйлап карасаң, быелгы бу хикмәтле көннәр без яшәгән чорның фаҗигасе булып тарихта калачак бит әле. Без үзебезне тарих вакыйгаларында катнаша торган шәхесләр итеп, фактларны барлап яшәргә күнекмәгәнбез. Эшлибез дә ашыйбыз, шулай итеп яшибез. Шулай булырга тиеш кебек. Татарның тарихына мәңгелеккә кереп калган Сабан туе бәйрәмнәре дә һич үзгәрешсез дәвам итәр кебек иде. Әмма Табигать, Ходай Тәгалә искәртә: менә болай да була ала әле ул!
Мин: «Чордашларым ничек, мин дә шулай яшәдем», – дип нәтиҗә ясыйм. Фәлсәфи тирәнлектә уйланып, баш ватып яшисе килми. Югыйсә безнең үткәнебез үзебез белән яши һәм үлә бит инде. Яшәешнең максаты – нәсел дәвамын калдыру. Менә бит хикмәт нәрсәдә... Синнән кем кала? Син нинди нәселдән? Синең нәселеңдәге адәмнәр кайсы милләт вәкилләре? Телеңне, динеңне дәвамчыларыңа нинди сыйфатта тапшырасың? Башыңны эшләтергә тотынсаң, мондый сораулар тагын да күбрәк сораулар тудырып, йокыны качыра икән.
Искәндәр улым – үткәнне һәм киләчәкне, чын тирәнлеге белән уйлый белә торган галим бала дип, үземчә кабул итәм. Ул миңа ике-өч еллар дәвамында: «Әни, үз ягыңнан һәм әти ягыннан үткәндәге вакыйгаларны, күренешләрне истәлекләр формасында язарга тотын әле, зинһар!» – дип әйтә килә. Улым дөрес әйтә. Мин аларны тудырып, яшәгән дәверне үзләре дә белә ич инде диебрәк уйлап яшәгәнмен. Алай ук түгел икән шул. Алар туган көннәр вакыйгаларын бишектә үк үзләрендә беркетеп бара алмаганнарын аңламаганмын. Шулай аптырап йөргәндә, һич уйламаганда Ходай Тәгалә миңа төрек язучысы Фатих Кутлуны ярдәмгә җибәрде. Ул миңа 2019 ел башында: «Нәкыя апа, Аяз абыйның һәм үзеңнең үткәнең турында 100 сорау язып бирәм, шуларга җавап бир, яме», – диде.
Без – Аяз белән икебез дә Сарман яклары тумалары. Әтием Мирсәет белән әнием Мөгаттәрә, укытучылар булып, Сарман районының Чукмарлы авылында 1925 елда никахлашалар. Аларның мәхәббәт җимешләре булып 1926 елда Азат исемле уллары туа, 1928 елда шул ук авылда Аязым дөньяга аваз сала, ә 1930 елда Алмазны да шул авылда тудыргач, аларны ул вакытта Сарман районына кергән Югары Баграж авылы мәктәбенә күчерәләр. Ул елларда районнар оешып кына килгән чак. Урта Баграж белән Сарсаз Баграж Зәй районында кала. Шул елларда ук Югары Багражны да Зәй районына күчерү эшләрен башлыйлар. Нәтиҗәдә Аяз Зәй районы тумасы булып исәпләнә башлый һәм ул алга таба үзенең тормышын, яшәешен, тәрбиясен шул төбәктә ала. Сарман районының Югары Әхмәт авылында Аязның әнисе ягыннан әбисе Зөләйха белән бабасы Сөләйман яшәде. Алар гаҗәп тә дини тәрбияле, илаһи затлар иде. Ул елларда белем чыганагы бары тик китап булганга, оныкларын тәрбияләгәндә шул мөмкинлектән нык файдаланырга тырышканнар. Аяз, зиһенле бала булып, дини китапларны һәм тәрбияви чыганакларны сеңдереп үссә дә, җәмгыять тарафыннан булган чикләүләр аның күңелендәге чаткыларга тамыр җәяргә ирек бирмәгән. Аязның Баграждагы тәрбиясе, керәшен йолалары, гореф-гадәтләре аша үзгәлекләр белән бизәлеп, дөньяда икенче төрле юнәлешләр дә барлыгын искәрткән. Ул гомер буе керәшен кабиләләренең яшәү рәвешләрен күреп үсүенә рәхмәтле булды. Шундый төрлелек Аязның зиһен киңлеген арттыргандыр да әле дип уйлыйм мин. Ул Зәй районының Югары Баграж мәктәбендә оештырылган әдәби түгәрәкләрдә чын язучы булып өлгерә. Һәрхәлдә, үзе шулай ди иде. Әти-әнине Баграж халкы чын мәгънәсендә зыялылык үрнәкләре итеп кабул иттеләр. Мин 10 – 15 яшьләремдә чагында, чикләвек җыярга дип, Наҗия апам белән Аяз абыйларга кунакка йөри торган идем. (Наҗия апам – әнкәем Нәүбәһәрнең сеңлесе, Сөләйман картлар йортындагы килен.) Шул елларда ук күңелемдә Гыйләҗевләр гаиләсенә карата багражлыларның җылы мөнәсәбәтле булулары истә калган. Ул чакта алар Урта Баграж мәктәбе ихатасындагы салам түбәле бер кечкенә йортта яшәделәр. 1955 елда Аяз тоткынлыктан кайткач та, шунда иделәр. 1955 елның август ахырларында, Аязның үтенеп чакыруы буенча, Наҗия апалар гаиләсе белән аларга кунакка бардым. Ул үзе аңа кадәр Югары Әхмәт авылына килеп, минем белән күрешеп киткән иде. Без шулай итеп Аяз белән абыйлы-сеңелле туганнар булып аралаша башладык...
1956 елда мин университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Аязны да шул елны өченче курс студенты итеп, шул ук бүлеккә теркәделәр. 1957 елның 3 мартыннан бер гаилә булып яши башладык. Мин шулай итеп «Зәй килене»нә әйләндем. Бездән дә бәхетле кеше юк иде бу дөньяда! Әнкәем Нәүбәһәр бу адымымны куркыбрак кабул итсә дә, каената-каенанам бик хупладылар. Әткәем Илһаметдин, «халык дошманы» булып, 1940 елда Бөгелмә төрмәсендә үтерелгән иде.
Аяз «Чаян» журналында да эшли, студент та... Аның башында әти-әнине ничек кенә булса да йортлы итү теләге кайный. Үзебез Островский урамындагы 89 нчы йортның «проходной» бүлмәсендә бер караватның хуҗалары булып яшибез, түзәрлек. 1958 елның августында Искәндәребез туды. Яңа Бистәнең Күл урамындагы 1 нче йортына барып урнаштык. Әнкәебез Нәүбәһәр Искәндәргә 17 көн булганда бәби күрергә дип килгән иде. Аяз чат ябышты. «Әби, зинһар, безне ташлама! Китмә бездән!» – дип, нык ялынып, Казанда яшәргә калдырды. Шулай итеп, әнкәебез 33 ел дәвамында безнең белән көн итте. Ул булмаса, без ничек яшәп киткән булыр идек, күз алдыма да китерә алмыйм. Аяз, әнкәемә мең-мең рәхмәтле булып, гомере буена аны хөрмәт итте. Аның бездә калуын әти-әни дә нык хуплады.
1960 елда Камал театрында Аязның «Җиз кыңгырау» пьесасы куела башлады, 3-4 ай үтүгә «Киек каз юлы» пьесасы сәхнәгә менде. Кергән һәрбер гонорарны Аяз әтиләргә, Багражда үз нигезләрен булдырып яшәтү өчен юллый башлады. Алар 1959 елда Минәй картның ишелергә торган йорты белән ихатасын сатып алдылар. Шулай итеп Гыйләҗевләр дә, әтигә 60 яшь тулган елда, үзләренеке дип атала торган нигезгә хуҗа булдылар! 1960 елда яңа йорт төзү хәстәренә керешелде. Әти-әни үз көчләрендә, бакча үстерергә, умарта асрарга яраталар, сыер-сарык, тавык-үрдәк үрчетәләр. Без Багражга бала-чагаларны кайтарып, әби-бабай тәрбиясен күрсәтергә тырышабыз. Ике яшьлек вакыты иде бугай, Искәндәрне авылда калдырып киттем. Әни сыер сауганда аны янәшәсенә бастырып тота да, сөтне өйгә алып кереп, сөзеп, эчертергә тели. Искәндәр: «Мин пичтридән чыккан сөтне эчмим», – дип елап, баш күтәрә, ди. Әни сөтне бидонга сала да: «Улым, мин кибеткә сөткә барып кайтам», – дип чыгып киткән булып кылана икән. Кибеттән кайткан сөтне исә бик тә яратып эчә... Монысы – 5-6 яшьләр тирәсендәге вакыйга. Әниләр бер бәрәнгә «Бүркә» исеме тагып, Искәндәргә шуны ашатып, симертергә кушалар. Без кайтып төштек, әти-әни Бүркәне чалырга ниятләп йөриләр. Искәндәр әби-бабасының пычак кайраштырып йөргәнен күрде дә, пыр тузып, елый башлады. Ул елый дип, Аязның да күзләре яшьләнде. Бүгенгедәй хәтеремдә: Аяз әти белән мине сарык эзләргә чыгарып җибәрде. Икәүләп сарык җитәкләп кайттык, шулай итеп, Бүркәбез исән-сау калды.
1961 елда, мин 5 нче курста укыганда Мансурыбызны алып кайттык. Ул да Баграждагы дуслары янына кайтырга ашкынып тора иде. Теле ачылган чагында, 2 яшьтә, рәхмәт сүзен ни өчендер сәер итеп әйтә иде ул. Кунак-фәлән килсә, «Рәхмәт әйт, Мансур!» – диләр. Бу «Мәччәт» дип чәтелдәп тора. Кунакка аның шундый кәмит сүз әйтүе – тамаша. Шулай берникадәр вакыт дәвам иткәч, без Баграждан әйләнеп килгәч, дуслар тагын моннан шул сүзне әйттерергә телиләр. Кунакларның көлүеннән туйгандыр, күрәсең. Бервакыт: «Мин ул сүзне Багражда калдырып кайттым», – димәсенме. 1968 елда Рәшатыбыз туды. Ул да әти-әнидән Баграждагы тәрбияне авыз итеп калды. Әти аны печәнлеккә тавык йомыркасын җыярга алып чыга торган иде. Әгәр берәрсе аннан алда йомыркага кагылса, Рәшат җәнҗал куптара торган иде.
Менә шундый хатирәләр, үткәндәге тормыштан истәлекләр булып, күңелне җылытып тора шул. Боларның барысы да балаларымның туган ягы истәлекләре булып, күңелләрендә сакланыр әле дип уйлыйм. Мин үзем, ул авылның килене булып, күрше Марина, марҗа түтиләр белән урманга җиләккә, гөмбәгә йөргәннәремне сагынам...
Еллар узды. Аязым Татарстанның халык язучысы дәрәҗәсен яулады! Бу уңышлар бары тик зәйлеләрнең Аязыма хәер-фатихалы булулары аркасында гына дип фараз кылам. «Тән җәрәхәте төзәлә, сүз җәрәхәте мәңгелеккә йөрәктә кала», – дигән әйтем бар. Аязның тормышы, ай-һай, катлаулы булды ич. Тоткынлыгын тән җәрәхәте итеп кабул иткәндә, алга таба яшәешендә дә сүз җәрәхәтләре бик күп булды. Ләкин зәйлеләр Аязымны авыр җил-давыллардан җәрәхәтләрсез чыгуын тәэмин иттеләр. Мең-мең рәхмәт яусын Зәй халкына!
1994 елның Зәй Сабан туе гомеребез буена сагындырып яшәтте. Ул вакыттагы район җитәкчесе Рәшит Хәмәдиев һич башыбызга китермәгән гамәл кылды. Баграж авылында 1960 елда безнең тарафтан салынган йортны Аяз исеменә хосусыйлаштырган документлар тапшырып, һушсыз калдырды! Шул хикмәтле куанычларны оештырып йөргән дусларыбыз Рәис Нәҗипов белән Зилә Габидуллинаны мин бүген дә сагынып яшим. Хәзерге көндә дә без – Гыйләҗевләр гаиләләребез белән Зәй Сабан туена кайтып йөрибез. Анда яшәүче халыкның үзара җылы мөнәсәбәттә яшәвенә сокланып, рухланып кайтабыз. Зәй халкының әдәби яктан әзерлекле, эш сөючән булуыннан киләдер бу рухи тантаналылык дигән уйлар килә башка. Зәй районының бүгенге хуҗасы Рәзиф Кәримов халык белән уртак тел таба белде. Сабан туе тантаналарында, җир хуҗаларын үз тарафына җыеп, күзләренә карап, берәм-берәм кулларын кыса. Аларга саллы-саллы бүләкләр тапшыра. Хезмәтенә карата шундый югары бәя бирелгәнгә, эш кешесе тәненә, җанына рухи көч сеңдерә. Мин шул тантана тәэсиреннән айный алмыйча, берничә ай дәвамында рәхәтлек кичереп, Зәй килене булуым белән горурланып яшим! Алдагы Сабан туйларында исән-сау күрешүләр насыйп булсын иде, дигән теләктә калам.
Нәкыя Гыйләҗева.
7 июнь, 2020 ел
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез