Үткән атнада көнбатышлылар Мәскәү биржасына карата санкцияләр кертте. Моннан соң биржада доллар һәм евро белән сәүдә итү мөмкин түгел. Гади кешегә моның әһәмияте бик үк аңлашылып бетмәскә дә мөмкин. Күпчелек халык валюта спекуляцияләре белән мавыкмый бит. Әмма икътисад өчен, тышкы сәүдә өчен сызландыра торган чара бу.
Товар импортлаучылар моңарчы нишли иде? Биржадан валюта сатып ала һәм импортка шуның белән түли. Банклар да шулай ук эшли: доллар белән евроны биржадан алалар. Эскпортлаучылар үз валюта керемнәрен шунда ук сата. Сату-алу барышында валюта курсы билгеләнә һәм Үзәк банк, шуннан чыгып, көн саен рәсми курсны игълан итеп тора. Бу тәртип бозылды. Яңа тыю беренче сәгатьләрдә үк финанс базарында ярыйсы ук дулкынлану китереп чыгарды. Россия компанияләре акцияләре кызыл төскә керде, ягъни бәяләре түбәнгә очты. Мәскәү биржасы берьюлы 15 процентка очсызланды. Үзәк банк долларлар биржадан тыш сатылачак, бездә болай да тышкы сәүдә евро белән долларга түгел, юаньга корылган дигән тынычландыргыч белдерүләр ясаса да, базарлар дулкынланмый кала алмый иде. Финанс белгечләре санкцияләр нәтиҗәсен бәяләүдә ике төркемгә аерылды: берәүләр «барысы да бетте, җимерелде» дигән фикерне алга сөрсә, икенчеләре «берни дә булмаячак» дигән ис китмәүчән позициягә басты.
Хакыйкать уртадарак булыр, мөгаен. Валютаның биржа сәүдәсен тыю импортны кыенлаштырыр һәм кыйммәтлерәк итәр. Хәтта валюта курсы тотрыклы торганда да, тышкы сәүдә кыйбаткарак төшәчәк, чөнки хисап ясау юллары әйләнечрәккә әйләнә, катлаулана. Бигрәк тә параллель импорт аша кайтарыла торган товарларга бәя өстәлер. Бу – күпчелек белгечләрнең уртак фикере. Тагын бер фикер бар: Вашингтон яңа тыю белән Россиянең хәрби сәнәгать комплексы өчен кирәкле комплектлаучы детальләрне сатып алуга аяк чалырга тели. Бизнесны башкача җиңеп булмый. Нәрсәдер җитештергән икән, акчаң булса, тыюларга карамый сата ул.
Мәскәү биржасы Гонконг доллары белән сәүдәне дә туктатты. Ул арадашчы валюта иде. Россия бизнесы юаньнарны Гонконг акчасына әйләндерә, ул Америка долларына алыштырыла иде. Зур комиссияләр түләп, әлбәттә. Хәзер арадашчылар саны да артыр, комиссияләр дә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез