– Татарстан Фәннәр академиясе соңгы елларда телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны саклау, үстерү юнәлешендә бик күп гамәлләр кыла, яңадан-яңа хезмәтләр басылып тора. Бүгенге яңа проектыбыз – шул эшләрнең бер чагылышы, – диде институт җитәкчесе Илгиз Халиков бу уңайдан.
Аның фикерен Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов дәвам иттерде.
– Чараның нәкъ менә Казан Кремле тыюлыгындагы Манеж күргәзмәләр залында үтүе дә очраклы түгел. Бу бинаның тарихы бик бай, XIX гасырның 80 нче елларына барып тоташа. Язма һәм музыкаль мирас үзәге биредә ике елдан бирле эшләп килә. Монда халкыбызның зур рухи мирасы – күпсанлы кулъязмалар, басма китаплар урнаштырылган. Шуңа күрә яңа проектны да нәкъ менә шушы залда башлап җибәрү бик урынлы. Үзәктәге язма чыганакларда 100 еллык тарих бар. Узган гасырның 20 нче елларында Татар фәнни үзәге эшли башлау белән әлеге эшкә нигез салына. 1939 елда Әдәбият һәм сәнгать институты оешкач, архив туплана башлый. Һәм бүгенгә кадәр әлеге эшчәнлекнең тукталганы юк. Туксанынчы елларга кадәр ул бик актив рәвештә экспедицияләр шәкелендә алып барылды. Аз гына тукталыштан соң яңа көч белән 2005–2010 елларда башланып китте. Шул вакыттан алып ел саен институтта оештырылган комплекслы 5–6 экспедиция Россия төбәкләреннән, Урта Азия илләреннән әйләнеп кайта. Йөргән саен кыйммәтле кулъязмалар, сирәк очрый торган басма китаплар табыла. Алар барысы да биредә туплана, беренче тасвирлау үтә һәм акрын гына фәнни-популяр әйләнешкә кертелә. Ел саен 4–5 китап, җыентык та бастырыла. Бүген безнең алдыбызда шушы байлыкны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү бурычы тора.

«Мирасханә» фәнни-агарту проекты бу бурычны хәл итәргә Казан Кремле тыюлыгы белән бергәләп алынган. Аның кысасында башта Татарстан галимнәре чыгыш ясар, дип уйланыла, аннан инде чит илләрдәге коллегаларын да чакырмакчылар. Мирас белән танышырга мәктәп укучыларын, студентларны, яшьләрне дә җәлеп итмәкчеләр.
– Безнең сөйләр сүзебез дә, күрсәтер әйберебез дә күп, – ди Айнур Тимерханов. – Мирасханәдә 50 меңнән артык чыганак саклана. Шуларның 8 меңнән артыгы – гарәп, фарсы, иске татар телендә. Аз гына өлеше госманлы телендә дә язылган. Ике меңнән артык басма китап, ике йөздән артык әдипләребез фонды оештырылган. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал фондлары бар.
Әлбәттә инде, бу эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген хөкүмәтнең аңлап алуы да, безнең аңлата алуыбыз да кирәк. Планнар зурдан. Шушы залда күргәзмә ясарга да ниятлибез. Узган ел Татарстан Рәисе ярдәме белән реставрация лабораториясенә җиһазлар урнаштыра алдык. Тулы көченә эшләтә башладык, шулай итеп, чыганакларны үзебездә генә реставрацияләү бәхетенә ирештек.
Беренче чарада чыгыш ясарга галимнәр дә чакырылган иде. Искәндәр Измайлов Сөембикә патшабикә тарихына кагылышлы соңгы яңалыклар белән таныштырды. Гүзәл Юнысова исә халкыбызның бишек җырларыннан төзелгән ноталар җыентыгын тәкъдим итте. Әлегә кадәр бишек җырларының аерым үрнәкләре төрле басмаларда күренгәләгән. Аларны төрле мәкалә һәм монографияләрдә дә очратырга була икән. Ә менә бу китапта төрле елларда җыелган фольклор материаллары барысы бергә туплап бирелгән.
– Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, минемчә, проектның башлангычы бик эчтәлекле, – дип бәя бирде Айнур Тимерханов. – Сүз дә юк, таррак даирәдә булды, аның каравы өйдәгечә, туганнарча җылы мөнәсәбәттә үтте. Инде килеп, безгә таныш булып тоелган тарих турында яңалыклар ишетү бик мөһим. Минемчә, үзебез белгәнне, фәнни нигездә өйрәнелгән мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә үтемле, кызыклырак, гадирәк итеп тәкъдим итү җитеп бетми. Бу проект шушы бушлыкны тутыру йөзеннән эшләнде дә инде. Тик менә шунысы күңелне борчый: фольклор экспедицияләре үткәрелеп торса да, инде кыйммәтле чыганаклар табылмый диярлек. Сәбәбе бер үк: яндырылган, черегән, югалган. Хәзер фольклорны күбрәк өлкән яшьтәге кешеләрне җырлатып, әкиятләр сөйләтеп туплыйбыз. Әмма шулай да борынгы басмалар очраштыргалап куя әле. Бу җәһәттән «Мирасханә»не үз иткән милләттәшләребез ярдәме белән дә хәзинәбез артыр дип өметләнәбез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез