Балтач районында нәселле бройлер чебиләре чыгару, үстереп сату белән шөгыльләнүче Айрат Хәкимҗанов быел үзәктән унбиш чакрымлап читтәге авылда буш торган абзарда чебиләр үстерә башлаган.
Әтисе – күп еллар инкубатор директоры булып эшләгән Рәшит абыйның эшен дәвам иттерүче ул. Инде КФХ оештырып эшли башлавына да сигез еллап вакыт үткән.
– 2012 ел иде ул. Тәүлеклек чебиләргә сорауның иң кимегән чоры, – дип искә ала бүген Айрат. – Бөтен кеше инде зуррак чебиләр алып үстерүгә күчкән, ә бездә үстерелгәне юк. Чыккан чебешләрне нишләтергә? Алар бит такта түгел, өеп куеп булмый... Үстереп сату дигән әйбер әнә шулай үзеннән-үзе мәҗбүригә әйләнде (сүз уңаеннан, ничек итсәләр итәләр, ул елны чыккан 6 мең чебине дә үстереп сата алар. Беренче чыныгу әнә шундый, бик тә гайрәтле була).
Әйтергә генә ансат. Үстереп сату өчен бит әле шартлар да, профилактик чаралар да, тиешле азык та кирәк. Шулай итеп инкубатор ишегалдында өч яруслы чебешләр торагы пәйда була. Катнаш азык ясый торган тегермән сатып алына. Торак төзү өчен Айратка машинасын сатарга, тегермән өчен кредит рәсмиләштерергә туры килә. Төзеп, сатып алып кына эш бетми шул әле. Бик күп укырга, эзләнергә туры килә. Фәнни китаплар да укый, башкалар тәҗрибәсен дә өйрәнә, бу юнәлештә эшли торган фермалар белән дә элемтәгә керә. Сыйфатлы катнаш азыктан бик күп торуын аңлаган егет бөтен стандартларга туры килерлек катнаш азык рецептын булдыруга ирешә. Бүген биредә ясала торган ике төр катнаш азыкка – кечкенә чебешләргә һәм зурракларына бирелә торганына да 2015 елда сертификат алганнар. «Ул мәҗбүри әйбер түгел иде, шактый мәшәкатьле һәм чыгымлы булса да, үземә ышаныч өчен кирәк иде», – ди Айрат. Инде ул тегермәнгә дә көнбагыш мае куша торган насослар куйганнар, төрле компонентлар яхшылап кушылсын өчен болгаткыч бункер да өстәгәннәр. 2012 елда төзелгән өч яруслы торак та, янкорма өсти-өсти, 36 метрга җиткән...

Яхшы азык базасы кебек үк, нәсел эшенең дә сыйфатка зур йогынты ясавын истә тотып, бу юнәлешне дә ныгыта яшь эшмәкәр. Өч ел инде ике төрле чит ил токымы белән эшлиләр. Йомыркалар да чит илләрдән кайтарыла. Тоткарлык булмасын өчен берничә райондагы шушы юнәлештә эшләүчеләр белән кооперативка берләшкәннәр.
– Йомыркалары да әйбәт, алардан чыккан чебешләрнең дә нәселле икәне күренеп тора. Клиентлар да бик канәгать. Минем нәкъ менә шушылай, әйбәт итеп, кешеләр канәгать калырлык итеп эшлисе килгән иде. Уңай нәтиҗәгә ирештек кебек... – ди Айрат.
Ничә еллар куйган хезмәтләренең уңай нәтиҗәләре күренә башлагач кына, егет биләмәсен киңәйтү турында уйлана башлый. «Заманча яңа ферма төзү – көн ихтыяҗы инде ул. Хезмәт күрсәтүе дә, эше дә, шартлары да заманча булырга тиеш. Шул чакта нәтиҗәлелеге дә артачак. Өстәвенә безнең районда бит әле кошчылык юнәлеше үсмәгән», – дип уйланган егет, җир рәсмиләштерергә рөхсәт алу өчен, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә.
Алар идеяне хуплап ала. Җир белән проблема булмаячак, хәл итәрбез, диләр.
– Бездә бит буш торган биналар шактый. Яңасын төзегәнче, бәлки хәзергә шуларның берсендә эшли торырсың, дигәч, Биктәш авылындагы менә шушы бушап калган абзарда эшләргә булдык. Идәннәре алыштырылды, яңа электр линиясе кертелде, вентиляция системасы эшләнде. Чебешләрне үстерүдә җылылык, корылык, һава... – барысы да зур роль уйный. Сезонга бөтенесен өлгертә алдык һәм инде әйбәт кенә эшләп тә киттек кебек, – дип сөйли Айрат. – Инкубаторда чыккан чебешләрне машина белән монда алып киләбез. Алар тиешле көнгә кадәр шушында үсә. Монда булган менә бу 30 мең чебешнең барысының да ияләре бар инде. Алдан язылып куйган кешеләр. Үз көннәре җиткәч, килеп алалар. Әле, язылмый калган идем дип, сораучылар да шактый. Чебигә сорау зур, арта гына бара. Санны тагын да арттырырга була: инкубаторның мөмкинлеге дә зур, урын мәсьәләсе дә проблема түгел. Янәшәдә генә тагын бер буш абзар бар, анысын да алыгыз, диләр. Әлегә мин алай «сикерү» яклы түгел. Акрынлап, һәрбер үтелгән этапта нәтиҗәне күреп барырга кирәк дип саныйм. Моңа кадәр хөкүмәт программаларында катнашмадык, әлегә үз көчебез белән эшләдек...
Гөлсинә Хәбибуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез