Газетага язылу

Әйтергә микән, әйтмәскә микән?

Дәшмәү – алтын, диләр бездә. Эндәшми калуны сабырлык билгесе дип атыйлар. Әмма бу һәрвакытта да шулаймы? Бу юлы без висхолдинг, ягъни ниндидер проблема яки конфликт килеп чыкканда, дәшми калу турында сөйләшербез. Моның нинди куркыныч яклары бар? Ни өчен кайбер кешеләр әйтәсе килгән сүзләрен эчкә йота?

Әйтергә микән, әйтмәскә микән?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә практик психолог, гипнолог, гаилә мөнәсәбәтләре белгече Зәйтүнә Әхмәтҗанова ярдәм итте.

– Бер яктан караганда, артык тиз кызучан, башындагы уйларын әйтеп сала торган кешеләрне бик яратып бетермиләр бит инде. Конфликт вакытында эндәшми калган кешеләр уңайлырак. Әмма шулай эндәшми калуның нинди куркыныч яклары бар?

– Конфликт вакытында артык тиз кабынып китү дә, барлык үпкә-дәгъваларны берьюлы әйтеп ташлау да, эндәшми калу, сөйләшүдән качу, кешене «эндәшмәү белән җәзалау» да күп очракта психологик җәберләү (насилие) булып тора ала. Ике очракта да стресс, рәнҗү, эчке киеренкелек арта, ышаныч кими.

Ләкин конфликт вакытында эндәшми калу һәрвакытта да сабырлык билгесе була алмый. Кайчак тынлык махсус рәвештә кулланыла: кеше җавап бирми, аралашуны туктата, ягъни игнор ишетмәмешкә салышу башлана.

Мондый мөнәсәбәткә дучар булган кеше еш кына «Мин гаеплеме? Нәрсә эшләдем?» дигән уйлар белән үзен гаепле итеп тоя башлый, борчылу көчәя. Шуңа күрә висхолдинг еш кына конфликтны чишү ысулы түгел, ә психологик басым һәм контроль механизмы булып китә.

Ә иң начары – сөйләшмәгәч, проблема да хәл ителми бит, конфликт яшерен формага күчә: үпкә җыела, негатив арта, ара ерагая. Ә яшерен конфликт күп вакыт ачык конфликттан да куркынычрак, чөнки ул мөнәсәбәтләрне эчтән какшата.

– Ни өчен кайбер кешеләр хисләрен, әйтәсе килгән сүзләрен эченә йота?

– Моның берничә сәбәбе бар: кеше үз хисләрен үзе аңламый, сүз белән белдерә алмый; кеше өчен мөнәсәбәтләр мөһим түгел, ул әңгәмәдәшенә карата битарафлык тоя; өстенлек итү, контроль урнаштыру теләге, ягъни эндәшмәүне корал итеп кулланып, икенче кешегә басым ясау; сөйләшү алып бару, килешү күнекмәсе булмау; авыр тормыш тәҗрибәсе, кайбер очракта шәхес үзенчәлекләре (психологик авырлыклар) аркасында якынлык һәм ачык сөйләшүдән курку; сүз белән түгел, ә тынлык ярдәмендә йогынты ясау гадәте.

– Ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре мисалында карыйк әле. Әйтик, «әйдә, сөйләшәбез» сүзләреннән соң я берсе, я икенчесе үз эченә йомыла, ди. Бу нәрсә турында сөйли?

– Кеше ачыктан-ачык: «Мин хәзер сөйләшергә әзер түгел. Мин бик ачулы, бераз ялгызым гына булырга кирәк. Соңрак сөйләшербез», – дип әйтә икән, бу – нормаль күренеш, кеше шул рәвешле үз чикләрен билгели. Әмма берни аңлатмыйча тынып калу, эмоциональ яктан ерагаю һәм икенче кешене билгесезлектә калдыру – еш кына сөйләшүдән качуны, конфликтны конструктив рәвештә чишә алмауны күрсәтә. Кайчак мондый тынлык хәтта басым чарасына әйләнә: гаеп хисе уята, «җәзалау» яки контроль урнаштыру өчен кулланыла. Бу стратегия мөнәсәбәтләрдә озак вакыт кабатланып килә икән, бу инде – манипуляция.

– Әле бит тел белән генә түгел, тән белән дә дәшми калу да бар. Бу ничек була? Шул ук гаилә мисалында карасак, физик яктан читләшү нәрсәсе белән куркыныч?

– Һәр гаилә конфликтларны төрлечә кичерә: кемдер кычкырыша, талаша, ә кайбер гаиләләрдә ир белән хатын «тыныч кына» бер-берсеннән читләшә. Ягъни кеше сүз белән генә түгел, тән белән дә «дәшми» башлый: сөйләшүне киметә, игътибар күрсәтми, кайгыртмый башлый, өйдә сирәгрәк була, ире яки хатынына карата кызыксынуын һәм якынлыкка омтылышын белдерми. Бу, асылда – мөнәсәбәтләр эчендә изоляция.

Кеше – социаль җан иясе. Якын кешеләрнең янәшә булуы һәм җылы мөнәсәбәтләр безгә көч бирә, ә игътибарсыз калдырганда кеше үзен ялгыз, кирәксез итеп тоя. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, күрмәмешкә салышу һәм якын кешенең физик яктан читләшүе китергән авырлык көчле физик авырту белән чагыштырырлык.

Шуңа күрә гаиләдә физик яктан читләшү – куркыныч күренеш: ул мөнәсәбәтләрне какшата һәм кешегә тирән психик зыян китерергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре