Ал дими, ял дими 7 нче клиник хастаханәнең үзе җитәкләгән Казан Ревматология үзәге коридорын аркылыга-буйга иңләгән табиб гомерлек хаста күзенә, беләсезме, ничек күренә? Ак канатлы фәрештә булып. 5 майда Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Равия Гаяз кызы Мухинага – 70 яшь, иңнәренә ак халат салуына 55 ел тулды. Шушы уңайдан без аның гомер йомгагын сүтәргә булдык.
Хыял
– Кукмара районының иң матур җире – Березняк авылында укытучылар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Без биш бала җыр-моңга, әдәбиятка гашыйк булып үстек. Ә бер көнне... Мин – әле мәктәп баласы гына. Кулыма Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е килеп керде һәм күңелгә таң җиле сафлыгын иңдерде. Мин табиблар дөньясына баш-аягым белән гашыйк булдым. Җай чыгып, медпунктка килеп керсәм, ап-ак кушетка, ак халат, ак җәймә җәйгән өстәл миңа буй җитмәслек бер дөнья булып тоела башлады. Йод исе дә тансык, әйтеп бетермәслек татлы булды. Укып бетергәч, медицина өлкәсен сайларга кирәк дип, күңелгә беркетеп куйдым. Юк, табиб дип түгел, миңа кем булсам да ярый, ак халатлар дөньясына гына эләгәсе иде... Ә бәлкем Казанда Гөлшаһидәне очратырмын, дигән хыялым да юк түгел иде. Кирәк бит ә, Казан медицина училищесына укырга кергәч, мондый бәхет елмайды. Башта әлеге әсәрне тудырган язучы белән таныштым.
Хикмәт шунда: класс җитәкчебез Татьяна Ивановна Богоявленская әдәбият-сәнгатькә чын күңелдән гашыйк кеше иде. Ул безне татар әдәбиятына тирән хөрмәте, хәбәрдарлыгы белән үзенә каратты. Берзаман мин аңа кыю тәкъдим ясадым, остазым исә күтәреп алды.
Медицина училищесы ул вакытта Зур Кызыл урамдагы хәзерге консерватория бинасында урнашкан иде. Аның икенче катында пианино тора, диварларын рус әдипләре портретлары бизи. Менә шунда татар язучылары турында стендлар әзерләп эләргә ниятләдек. Остаз хуплады хуплавын, ә аларның портретларын, мәгълүматны каян алырга? Шуннан без язучыларның адресларын табып, үзләреннән сорарга, әсәр язылу тарихларын сөйләтергә, очрашуга чакырырга булдык. Без, булачак медиклар, әнә шулай әдәбият дөньясында кайный башладык. Тән сәламәтлеге җан саулыгыннан башланганын өйрәткән заманнар бу...
Очрашу
Мин Габдрахман Әпсәләмов белән Гомәр Бәшировны сайладым. Алар бер үк йортта торалар иде. Курсташ кыз, адашым белән киттек әлеге йортка. Иң элек Габдрахман агалар ишеген кактык. Ничек дулкынланганымны күрсәгез! Октябрят, пионер, комсомол баскычларын үткән, идеологиягә ихлас ышанган балага Ленин бабайдан да якын, шул ук вакытта аннан да даһи кеше юк. Ә миңа Әпсәләмов та Ленин бабай кебек даһи зат булып тоелды. Ул безне гадилеге, ачыклыгы белән шаккатырды. Киң өстәлнең түренә безне утыртты, үзе ишек катындагы башында калды. Хәтерлим: хатыны безгә чәй ясап кертте. Эчкәнбезме аны, юкмы – белмим... Без инде анда Гөлшаһидә дөньясында йөзә идек.
Шушы очрашудан без яраткан каһарманыбызның прототибы Рәйсә Шәрәфетдин кызы Абдрахманова икәнне белеп киттек. Атаклы Шамов клиникасының гөрләп эшләгән чаклары. Ул профессор Терегулов исемен йөртә. Ә Терегулов – Рәйсә Абдрахманованың туганнан туган абыйсы. Шуннан Рәйсә Шәрәфетдин кызын күрү хыялы белән яна башладык.
Андый очрак озак көттермәде. Медицина училищесында әле бер генә ел укысам да, авылдашларыма зур кеше булып тоелганмындыр инде, фельдшер Нәсимә апа олы гозер белән килде. Авылдашыбыз, 18 яшьлек Тәслимә чирләп киткән икән. «Бронхиаль астма» дигән диагноз куеп дәваласалар да, әллә ни алга китеш күренми. Казанда берәр әйбәт табибка күрсәтә алмыйсыңмы, диләр. Тәслимәне Университет янындагы хастаханәгә алып килдек. Язмыш дими ни дисең, хастаны карарга нәкъ менә Рәйсә Абдрахманованы чакырдылар. Коридор буйлап атламый, аккош кебек йөзеп килә иде ул. Аның зифа буй-сыны, үз-үзен тотышы, ак халатының килешеп торуы – боларны аңлатырга сүзләр генә җитмәс кебек. Чын профессор инде менә. Тәслимәне ничек җентекләп тикшерүе, ничек итеп күңеленә ачкыч таба белүе миңа гомерлек сабак булды. Рәйсә Абдрахманова аны хастаханәдән чыкканчы күз уңында тотты. Мин шул вакытта, чынлап та, дөньяда Гөлшаһидәнең булуына, язучының аны күрүенә һәм һич арттырмыйча тасвирлавына инандым. Мин әле бу образга тагын да күбрәк төсләр өстәр идем...
Сабак
Хәзерге гомер үреннән карап шуны әйтә алам: бу очрашу минем холыкка ныклык өстәде. Тормышта төрлесе булды: югалтулар, максатка илткән юлларның тарайган, сикәлтәле өлешләре... Училищены тәмамлагач та, югары уку йортына керү җиңел генә насыйп булмады. Хезмәт юлымны шәфкать туташы булудан башладым, быел булмаса, киләсе елга керермен дип, имтиханнарга әзерлекне дә ташламадым. Нинди үҗәтлек кирәк булуын раслар өчен берничә генә мизгел. Биш кызлы гаиләдә әти дөнья куйды. Хәсрәттән сыгылган әнигә ярдәм итәргә тырыштым, үз хәлемне яшердем... Көнне чәй белән генә үткәрү, апалардан калган киемне сакларга тырышып кию – барысы да баштан үтте. Алты ел ярым шәфкать туташы булып эшләгәннән соң, өченче тапкыр имтихан биргәндә теләгемә ирештем. Ниһаять, яраткан профессорым Рәйсә Абдрахманова лекцияләрен тыңлыйм! Профессор да, минем табиб булам дип янып торуымны күреп, күңел ишекләрен ачты. Безнең язмышларның уртак яклары шактый иде.
Табибка һәйкәл
Табиб һөнәре – туктаусыз белем эстәү, табу-югалтулар, кайчак шәхси бәхетеңне корбан итүләрдән торган озын юл бит ул. Уйладым, уйладым да, «Ак чәчәкләр кебек» дигән биографик әсәр язарга булдым. Антына тугрылыклы табибны олылау булыр иде ул. Укытучым Рәйсә Абдрахмановага һәйкәл. Ниятем тормышка ашты. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында әлеге спектакль тулы заллар җыя. Әңгәмәне сеңлем, ак халатлы шәфкать туташы Мәрзиянең шигъри юллары белән тәмамлыйм:
...Ак чәчәкләр кебек күңелдә
Ак хисләрнең булмый карасы!
Йөрәк җылысына бәйләнгән
Табиб белән сырхау арасы.
Йөрәк җылысы һәр төрле чирне савыктыра, сеңлем...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез