Акча белән дуслашу. Булган маяны нәрсәгә тотарга?

Чыгачак акча янчыкта тормый. Шулай да, хәзерге икътисадый вазгыятьтә, акчаны теләсә ничек тотарга ярамаганын һәркем аңлыйдыр. Булган маяны нәрсәгә тотарга? Акчаны ничек янга калдырырга? «Миңа акча җитми», – диючеләргә нишләргә? Көндәлек тормышта ярап куя торган киңәшләр, белгеч фикерләрен тупладык.

«Кибеткә кәгазь акча белән йөрегез»

Акча җыюның нинди кагыйдәләре бар? Ни өчен картадагы акчаны тизрәк тотып бетерәбез? Акча тотарга өйрәнеп буламы? «ВТ»ның «Җавап бар!» дигән махсус проектында кунак булып киткән финанс белгече, Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча эксперты Фәнис Хөсәенов әнә шул сорауларга җавап бирде.

Акчаны ничек тупларга?

Бар бик күп акча эшләүчеләр, бар азрак алучылар. Бөтен бәла – акчаны тота белмәүдә. Хәзерге көндә халыкның күпчелегендә финанс яктан белеме юк. Соңгы утыз елда без базар икътисады шартларында яшибез. Аңа кадәр илдә бөтенләй башка система иде. Безнең әти-әниләр буыны планлы икътисад шартларында көн күргән. Шуңа да алар үзгәрешләргә әллә ни әзер булмады. Аларны финанс яктан белемгә өйрәтмәделәр. Алар белмәгәч, без дә. Хәзерге көндә «акча җитми миңа» дип уйлыйсыз икән, иң элек сезгә керем-чыгымнарыгызны исәпләргә өйрәнергә кирәк. Күпләр моны бик авыр дип уйлый.

Күп кеше үзе эшләп тапкан акчаның бәясен белми. Бу бәяне белү өчен кеше иң элек көндәлек чыгымнарын барларга тиеш. Әйтик, ипине 50 сумга да, 200 сумга да алырга була. Чагыштырырга кирәк. Күпләр кибеткә ипи белән сөткә дип керә дә бер кәрзин товар җыеп чыгып китә. Нәрсә алганын аңламый да кала.

Кеше һәрвакыт өч төрле чыгымын истән чыгармаска тиеш. Беренчесе – даими, көндәлек чыгымнар, икенчесе – финанс максатка дигәннәре (мәсәлән, баласын укытырга, машина, фатир алырга җыйган акча), өченчесе – үзгәрүчән чыгымнар. Даими чыгымнарга фатир өчен түләү, азык-төлек, дарулар сатып алу, кредит керә. Фатирга түләмичә, ашамыйча торып булмый бит. Бу чыгымнарга кинога бару да, рестораннарда ашау да керми. Хезмәт хакы алуга, акчаны иң элек даими чыгымнарга, аннан соң финанс максатка бүлеп куярга киңәш ителә.

Күпләр финанс максат белән үзгәрүчәнне бутый. Соңгысына төп чыгымнардан калган акчаны тотарга кирәк. Гадичә әйтсәк, кергән һәр керемне без максатларга бүлеп куярга тиеш.

Акча җыюның төрле ысуллары бар. Гаиләнең айлык кереме – 100 мең сум ди. Бу гаилә ай саен керемнең 10 процентын тотып калырга дигән кагыйдә буенча акча тупларга уйласа, елына 120 мең сум җыялар дигән сүз. Сорау шунда: алар бу акчаны ни өчен җыя? Фатирга беренчел кертем икән, бу гына җитми. Хәзерге инфляция белән кирәкле сумманы җыеп бетерү мөмкин түгел.

Керем-чыгымнарны ничек исәпләргә?

Даими чыгымнарга көндәлек тотылган акчаны берничә ай дәвамында язып барып чамаларга мөмкин. Ул күп нәрсәне аңларга ярдәм итә. Әйтик, кайбер кеше иртән эшкә барганда каһвә сатып ала. Ул 100 сум тора ди. Әле кичен эштән кайтышлый да каһвә сатып алырга мөмкин. Исәпли башласаң, аена шактый сумма җыела бит. Ә шул ук каһвәне өйдә ясасаң, аның үз бәясе 10 сум булырга мөмкин. Менә шул керем һәм чыгымнарның исәп-хисабын алып бару кешенең хисси чыгымнарга күпме акча сарыф иткәнен чамаларга булыша.

Без уйларга яратмыйбыз бит. Кибеткә кергәч, аңламыйча, кулга ияреп, киштәдән бөтен нәрсәне җыеп чыгабыз. Үзебезне бик яратабыз. Шуңа да керем-чыгымнарны исәпләп бару безгә хисси яктан бик авыр бирелергә мөмкин. Әмма гомергә бер эшләргә кирәк. Аннары: «Бу миңа кирәкме соң?» – дип уйлый башлаячаксыз. Әйтик, кибеткә кереп 1 мең сум акча сарыф иткән булсагыз, бәлки, чыгымнарны исәпләгәннән соң, 700 сум тотарга өйрәнерсез. Баш тартырга мөмкин булган әйберләр исемлеген булдырачаксыз.

https://vatantat.ru/2024/06/146103/

Финанс максатка дигән акчаны кайда сакларга?

– Банкта сакласак та, куркыныч түгел. Хәзерге көндә финанс максатны 1–1,5 елдан артык вакытка куюдан мәгънә юк. Банкларда кертем процентлары да югары. Кертемнәр 1 млн 400 сумга кадәр иминиятләштерелгән. Акчагыз күп икән, аны берничә банкта сакларга була.

Безнең халык өчен иң кулай, аңлаешлы инвестиция – фатир, җир алу. Кемдер валюта җыя инде. Алтынга акча кертергә телисез икән, сез иң элек базарны өйрәнергә тиеш. Торак базары белән дә шул ук хәл. Тәҗрибә юк икән, моңа алынырга киңәш итмим.

Гомумән, һәркемнең тормышындагы беренче инвестиция – «финанс мендәре» булырга тиеш. «Финанс мендәре» юк икән, сез әле зур инвестицияләр ясарга әзер түгел дигән сүз.

«Финанс мендәре» = даими чыгымнар х 6 ай

Әти-әнисенә карап баласы үсә. Үзегез акча тота белмәсәгез, балаларыгыз да шундый булачак. Аларның киләчәге өчен булса да, финанс белемегезне арттырыгыз, диясе килә.

Ташламаларга, «кара җомга»ларга ышанган кешеләр бар...

– Финанс яктан белеме булган кешеләр ташламага кызыкмый. Менә хәзер җәй ае. Җәй җиткәч, кеше җәйге товарларны сатып ала. Кыш килсә, кышкысын. Акча исәпли белгән кеше кышкы киемне җәен ала. Әйтик, машина тәгәрмәчләрен мин җәен алам. Чөнки бәясе төшкән була. Җәйге тәгәрмәчләрне – кышын. Кайвакыт ярты бәягә дә бирәләр әле.

Без барыбыз да базар икътисады шартларында яшибез. Бар нәрсә дә реклама аша сатыла. Маркетинг яхшы эшли, шуны аңларга кирәк.

Без картадагы акчаны тизрәк сарыф итеп бетерәбез. Кем акча тота белми, моңа өйрәнгәнче, кәгазь акча кулланырга киңәш ителә. Без нәрсә сатып алсак та, аны аңлы рәвештә сатып алырга тиеш. Кайбер тикшеренүләргә ышансаң,  картадагы акчаны без ике тапкыр тизрәк тотабыз икән.

Артык булганга түгел

Безне күбрәк акча сарыф итәргә нәрсә мәҗбүр итә? Еш кына моңа безнең акчаны күбрәк йә азрак эшләвебез түгел, ә хисләребез тәэсир итә. Моның фәнни яктан аңлатмалары да бар. Төп сәбәпләргә күз салыйк.

  1. Кәефсезләнү, ялгызлык хисе, тискәре эмоцияләр кешене нәрсәне дә булса күбрәк кулланырга этәрә икән. Әйтик, нидер сатып алсак, игътибарыбыз читкә юнәләчәк, кәеф тә күтәреләчәк дип уйлыйбыз. Тик бу озакка түгел шул, бөтен хикмәт тә шунда.
  2. Кешегә хезмәт хакын арттырдылар ди. Мантыйк буенча, артык акчаны җыйсак, хәерлерәк тә бит. Әмма чынлыкта барысы да киресенчә килеп чыга. Без чыгымнарны хезмәт хакына пропорциональ рәвештә арттырырга омтылабыз. Бу Паркинсонның икенче законы дип атала: «Чыгымнар керемнәр белән бергә үсә».
  3. Кибеттә дус-ишләр, компания белән йөргәндә, акча күбрәк тотыла. Бигрәк тә хатын-кызлар өчен чыгымлырак бу. Моның сәбәпләре берничә: дуслар нәрсәне дә булса сайларга ярдәм итә, кешегә башкаларның хуплавы мөһим; күтәренке кәеф; дус-ишләр белән булганда кибетләрдә озаграк йөрелә.
  4. Акция, ташламаларга ышану. Нәрсәне дә булса сатып алганда, чагыштыра белү сәләтен югалтмасак иде. Еш кына ташлама сүзе астында товарның үз бәясе дә яшеренеп ята. Ә, бәлки, башка кибеттә аны чынлап та арзангарак табарга буладыр?
  5. Башкалар фикеренә таяну да акчаның күбрәк сарыф ителүенә китерә. Бигрәк тә «кайтаваз»ларга ышану.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре