Газетага язылу

Акча күктән яумый: Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе узды

5 миллиард сумлык сукук, район башлыкларына шелтә һәм татар халкының милли бизәге. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында узган елга йомгак ясадылар.

Акча күктән яумый: Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе узды
автор фотосы

 Бөтен дөнья кысылган заманда, Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме арта. Уртак тырышлык нәтиҗәсе бу.

Акча турында башкаладагы иң яңа кунакханәләрнең берсе – “Миллениум панорама” кунакханәсендә сөйләштеләр.

– 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме 1,6 триллион сум тәшкил итәчәк дип фаразлана. Шуның 1,3 триллион сумы – бюджеттан тыш чыганаклар, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Аның сүзләренә караганда, 2025 елның тугыз аенда төп капиталга инвестицияләр күләме 1,174 триллион сум тәшкил иткән. 2024 елның шушы ук чорына караганда 23 процентка күбрәк бу. Шул исәптән бюджеттан тыш чаралар – 1,066 триллион сум (34 процентка күбрәк). “2025 елның тугыз аенда 2024 елга караганда күбрәк инвестицияләр җәлеп иттек”, – диде Талия Миңнуллина.

Татарстан ил төбәкләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингында икенче урынны саклап калды. Шуңа күрә дә Россия күләмендә инвестицияләр үсеше күрсәткече тоткарланганда, 2025 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча ул 0,5 процент тәшкил итә, республиканың уңышлары бик җитди күренә, диделәр коллегиядә.

Талия Миңнуллина әйтүенчә, узган ел чит ил инвестицияләре күләме кимегән. 2024 елда республикада 100дән артык яңа чит ил компаниясе теркәлсә, былтыр аларның саны – 67. “Икенче яктан караганда, бүгенге кебек катлаулы шартларда безнең базарда 67 яңа чит ил компаниясе теркәлү һәм эшли башлау – ул халыкара юнәлештәге киң колачлы эшчәнлек нәтиҗәсе”, – диде Татарстан Инвестицион агентлык җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, республика турында Татарстанда узучы KazanForum, “РОСТКИ”, TIME кебек халыкара форумнар аша күбрәк беләләр. Талия Миңнуллина дөнья сәясәтен татар халкының милли бизәге белән дә чагыштырды. “Ул да шундый ук катлаулы һәм киңкырлы”, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Шул ук вакытта, урыннарда инвесторлар белән ныклы элемтә урнаштыру мөһим. Талия Миңнуллина бу сүзләрне район башлыклары колагына әйтте.

– Республиканың аерым бер районы инвестицияләр җәлеп итү өчен иң яхшы урын булуын аңлатып бирә алу – ул сәнгать, – диде ул. – Шуңа күрә инвестор район башлыгына кадәр барып җиткән икән, аны кулдан ычкындырмау һәм проектны ахырга кадәр тормышка ашырырга ярдәм итү мөһим. Ә инвесторларның проблемалары җитәрлек. Чөнки һәр яңа проект – ул кемнеңдер өлешенә керү дигән сүз.

Бу уңайдан, узган ел районнарда инвестицион совет утырышлары эшен көчәйткәннәр. Ел дәвамында шундый 146 утырышта 329 проект карап тикшерелгән. Аларның 272се хупланган. Бу юнәлештә иң яхшы эшләүче районнарны да атады Талия Миңнуллина. “Проектлар саны буенча Тукай, Биектау, Түбән Кама, Лаеш һәм Яшел Үзән районнары алда бара, – диде ул. – Исемлек ахырында – Әлмәт, Әтнә, Кама Тамагы, Спас районнары. Биредә нибары берәр проект хупланган. Ә Югары Ослан, Питрәч һәм Тәтеш районнарында әлеге күрсәткеч нульгә тиң. Тагын бер кат искәртәм: бүген инвесторларга сезнең ярдәм бик тә кирәк”.

Инвесторлар белән уңышлы хезмәттәшлек итү үрнәге буларак, коллегиядә Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов чыгыш ясады. Алар Кытайдагы хезмәттәшләре белән тимер юл аша элемтә урнаштырган. Талия Миңнуллина әйтүенчә, бу фәкать район тәкъдиме булган. “Баштарак моңа үзебез дә шикләнеп карадык. Соң сезгә кадәр кем килсен, дидем. Күрүебезчә, барысы да уңышлы бара”, – диде ул.   

Инвестиция проектларын тормышка ашыруга комачау итүче төп сәбәпләрне дә атадылар. Беренчедән, эш финансларга барып төртелә, әлбәттә. Башта исәп-хисап бер төрле була, мәсәлән, тик төп ставканың артуы аркасында эшләр кыйммәтләнә. Икенчедән, җир мәсьәләсе киртә булып тора. Талия Миңнуллина әйтүенчә, тиешле инфраструктура булмау сәбәпле, ә бу эшләр тагын да сузылачак дигән сүз, инвесторлар проектны тормышка ашырудан баш тарта.

Алга таба республикада инвестицияләр җәлеп итүдә яңа ишекләр ачылырга мөмкин. “Газпромбанк” бу ел башында ук 5 миллиард сумлык сукук облигацияләре чыгарырга ниятли. Бу хакта банк вице-президенты – филиал җитәкчесе Антон Фомин сөйләде. Әлеге эшнең тәгаен нечкәлекләрен әйтмәсләр дә, Талия Миңнуллина моны бөтен ил күләмендә моңарчы тиңе булмаган вакыйга дип атады.

Утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, бүгенге шартларда безгә бергәләп эшләргә кирәк. Уртак эшнең нәтиҗәсе дә күрәкәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре