Уку елы башыннан балаларны, оныкларны түгәрәк арты түгәрәккә яздырабыз. Ни кызганыч, барысына да вакыт җитмәгәнлеген мәктәптәге уку процессына зыян килә башлагач кына аңлыйбыз. Өстәвенә балаларның көтмәгәндә сәламәтлеге какшап китүе дә бар бит әле. Ә акчаны алдан түләп куябыз. Кайсы очракларда түгәрәккә, өстәмә мәктәпләргә дип түләнгән акчаны кире кайтарып була?
Фәрвиназ Галимуллина. Чаллы
«Әгәр бала авырып китсә, түгәрәк җитәкчеләре дәрес өчен акчаны кире кайтарып бирергә тиеш, чөнки бу – көтелмәгән хәл. Әмма, аңлашыла ки, табибтан белешмә кирәк булачак. Оештыручы бары тик килешүдә күрсәтелгән фактик чыгымнарны гына тотып кала ала. Килешүдә шулай ук, дәресләрне калдырган очракта акча кайтарылмый, дип берничек тә языла алмый. Чөнки бу «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 16 нчы маддәсен бозу булыр иде. Ә түгәрәкне сәбәпсез калдыру кулланучы гаебе булып санала. Бу очракта акча, чыннан да, кайтарылмый.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 32 нче маддәсе нигезендә мондый хезмәтләргә килешүне теләсә кайсы вакытта өзәргә дә мөмкин. Бу очракта калган дәресләр өчен килешүдә күрсәтелгән чыгымнардан тыш акча тулысынча кайтарыла», – дип җавап бирде юрист Булат Закиров.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез