Планетада берничә юнәлештә турбулентлык үсүен дәвам итә. 1 августтан Трамп керткән пошлиналар сәбәпле, глобаль икътисадта хаос көчәя. Бразилия АКШка нефть сатуны вакытлыча туктатты, чөнки 50 процентлык пошлиналар түләгәч, кара алтын бәясе үзкыйммәттән дә түбәнәя. АКШ–Канада икътисад элемтәләре дә куркыныч астында. Төньяк күршеләреннән Трамп шулай ук масштаблы пошлиналар түләтә. Канада Премьеры Карни якын арада Трамп белән очрашып, сәүдә килешүе төзергә өметләнә. Африкадагы Лесото дәүләте 50 процентлык Трамп пошлиналары кертелү уңаеннан гадәттән тыш хәл игълан итте, чөнки илгә ачлык куркынычы яный.
Газзәдә ачлыктан халык кырыла. Геноцидны АКШтан кала барлык дәүләтләр дә таный, хәтта Европа илләре бу уңайдан протест белдерә һәм Израильне халыкара хокукны үтәргә чакыра. Нетаньяху кабинетының иң ерткыч министрларыннан берсе Смотрич исә Газзәдәге 2 миллион халыкны ачлыктан кыруны «аклана һәм әхлаклы гамәл» дип саный. «Халыкара хокук яһүдләргә кагылмый. Без – Аллаһ тарафыннан сайланган халык, безнең башкалардан аермабыз шунда», – дип игълан итә. Бүгенге Израиль фашизмын аңлау өчен шул белдерү дә җитә. Сиончылар ике мифка нигезләнеп үз ерткычлыкларын акларга омтыла: беренчесе – холокост, икенчесе – үзләренең сайланган кавем булулары хакындагы әкият. Смотрич һәм аның тарафдарлары бер нәрсәне оныта: князь Владимир Красное Солнышко (Х гасыр ахырлары) дин сайлаганда, ислам, яһүд, христиан дине әһелләрен чакырып, алардан диннәре хакында сораша. «Ни өчен үз дәүләтегез юк?» – дигән сорауга яһүдләр: «Без – Аллаһ тарафыннан җәзаланган һәм кире кагылган халык», – дип җавап бирәләр. Князьнең аларга: «Как же вы учите других, если сами Богом отвержены и рассеяны по чужим землям?» – дигән соравы «Повесть временных лет» елъязмасында документлаштырылган.
Израиль исә, ялган теорияләргә ышыкланып, үз агрессиясен бөтен Якын Көнчыгышка җәелдерергә ниятли. Хөкүмәт яклы Israel Hayom газетасы Төньяк Кипр Төрек Республикасына һөҗүм ясарга өнди. Андый һөҗүм Төркия белән хәрби конфликтка китерер иде. Иран белән 12 көнлек сугыш чорында ук Израиль элиталары арасында, киләсе сугыш Төркия белән булачак, дип игълан итүчеләр бар иде. Төрекләр исә ашыгыч рәвештә үз хәрби куәтләрен үстерә. Бу көннәрдә алар дөньяда бердәнбер булган Kızılelma пилотсыз истребителен серияләп җитештерә башлады. Бу – F-16 истребителенә караганда 20–30 тапкыр арзан, әмма күпкә нәтиҗәлерәк очкыч. Израиль хәрби разведкасының элекке җитәкчесе Амoc Ядлин: «Израиль үзенең иң тирән стратегик җиңелүенә якынлаша», – дип дөрес әйтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез