Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов: «Авыл халкы белән аралашу җиңелрәк»

Шәһәр белән авыл арасы, СВОга ярдәм, урып-җыюда өлгерлек. Әле генә Аксубай районы башлыгы булып сайланган Алмаз Мингулов белән бүгенге хәлләре һәм киләчәккә ниятләре турында сөйләштек. Биш яшендә укырга кергән җитәкче мәгариф мәсьәләсенә дә битараф түгел. «Берничә генә бала укыса да, мәктәпләрне саклап калырга тырышачакбыз», – ди.

Аксубай районына җитәкче булып кайтуыгызга төгәл бер ел узды. Шәһәрдән авылга күченү кыен булмадымы?

– 1999 елда мәктәпне тәмамлап, Аксубайдан чыгып киттем һәм Казан авиация институтына укырга кердем. Диплом алгач, хезмәт юлымны Казан мэриясендә башладым. Аннан мине Татарстанның Спорт, яшьләр һәм туризм министрлыгына чакырдылар. 2022–2024 елларда КФУда проректор булып эшләдем. Аксубайга җибәрерләр дип көтмәгән идем. Яшермим, җиңел булмады. Республика җитәкчеләре әлеге вазыйфаны ышанып тапшыргач, өметләрен акларга кирәк.

Авыл җирендә эшләү бөтенләй башка. Монда халык белән еш аралашырга, СВОдагы солдатларга, гаиләләренә ярдәм итәргә, районның тарту көчен арттырырга, авылның проблемаларын хәл итәргә туры килә. Кызганыч, авыл җирлегендә кешеләр саны кими. Шуңа күрә без халыкны, шулай ук яшьләрне саклап калуның төрле ысулларын эзлибез. Яңа проектлар, җәмәгать урыннары, яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш булсын дип тырышабыз.

Аксубайга кайту өчен юллар уңайлы. Узган ел Шәле–Баулы юлын ачтылар. Казан белән ике ара да шактый кыскарды. Әле тагын да кыскарачак. Кайчак районны велосипедка утырып әйләнеп кайтам. Аксубайда быел бик әйбәт тротуарлар, парк, скверлар төзедек. Авылда кешеләр күпкә ачыграк тоела миңа. Аралашу да җиңелрәк.

Икмәк булса, җыр да була. Аксубай районы быел уракны республикада беренчеләрдән булып төгәлләде. Моңа ничек ирештегез?

– Быел бик яхшы уңышка өметләнгән идек. Яңгыр бераз планнарны бозды. Урып-җыю эшен гектарыннан 56 центнер уңыш алудан башлаган идек, 47,8 центнерлы күрсәткеч белән тәмамладык. Бу – республика буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе, механизатор, комбайнчы, агрономнарның уртак хезмәте. Һәм әлбәттә, инвестор, хуҗалык рәисләренең игътибары. Инвесторларның яңа технологияләр кертүенең дә әһәмияте зур.

Районда агробизнесны үстерү өчен яшьләргә мөмкинлекләр бар. Монда фермерларга дәүләт ярдәмен күздә тоткан төбәк һәм федераль программалар ярдәм итә. Мисал өчен, узган ел шәхси эшкуар Давид Федоров «Агростартап» программасы ярдәмендә 2,6 гектар мәйданда җиләк үстерү буенча үз эшен оештырды. Быел ике яшь фермер – Григорий Парфенов, Наил Исхаков – «Агростартап» программасы буенча бишәр миллион сум грант оттылар.

Авылда кече хуҗалыкларны үстерү белән беррәттән, агротуризмны җәелдерү популяр юнәлешкә әйләнде. Без районда кешеләргә ял итү мөмкинлекләре тудырырга телибез.

Туган илне саклаучы СВОдагы егетләр дә бар бит әле. Аларга ничек булышасыз?

– Волонтерларга, халыкка рәхмәт. Кемдер акча бирә, кемдер токмач кисә, окоп шәме ясый, челтәр үрә... Барысы 120 миллион сумлык 40 йөк илттек. Үзем дә егетләр янына дүрт тапкыр барып кайттым. 40 лап машина, 20 мотоцикл, техник һәм махсус җиһазлар җибәрдек. Нәрсә сорыйлар, шуны илтәбез. СВОда 350 егетебез катнаша. Кызганыч, югалтулар да бар. Аларның гаиләләренә булышу – безнең беренче бурыч. Гозерләрен үтәргә тырышабыз.

Кайтканнарның һәрберсе белән элемтәдә торабыз. Егетләр арасында депутат булып сайланучылар да бар. Аларны авыл җирлегендә эшләтү ягын карыйбыз.

Яшьләр, акчалы эш, матур шартларга кызыгып, шәһәргә бәхет эзләргә чыгып китә. Авылның тарту көчен ничек арттырырга?

– Бу сорауны икегә бүлеп карарга кирәк, минемчә. Беренчесе – яшьләрнең авылдан район үзәгенә китүе. Алар эре торак пунктлардагы үзгәрешләрне күреп тора. Шуңа күрә авылда да мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз. Икенчесе – яшьләрнең Аксубайдан Казанга китүе. Район үзәгендә заманча шартлар булдыруны күздә тотабыз. Әкренләп коворкинг зоналары, парклар, спорт мәйданчыклары барлыкка килә. 2026 елда заманча Яшьләр паркы, Боз сарае төзергә ниятлибез. Бездә балаларны сәламәтләндерү лагере юк. Аны булдыру белән шөгыльләнәбез. Яшьләр үзәге дә юк иде. Киләсе елда бер бинаны яңартып, яшьләрне бергә туплаячакбыз. Грантларсыз да булмый. Районны икътисад, бизнес ягыннан үстерү проектларын тәкъдим итүче яшьләр арасыннан «иң-иң»нәрне сайлап алачакбыз.

Дөрес әйтәсез, яшьләргә уңайлы һәм яхшы түләнә торган эш кирәк. Бездә эре инвесторлар, предприятиеләр эшләп килә. Игенче, сыер савучыларның хезмәт хаклары әйбәт. Комбайнда эшләүче егетләр җәен 200 мең сум акча ала. Сыер савучыларның эш хакы – 60 мең сум тирәсе. Нефть компанияләре, эре һәм урта эшмәкәрлекне үстерү оешмалары эшли. Аларда да эш хакы әйбәт. Яшьләргә акча эшләү мөмкинлеге бар. Халык башка район һәм төбәкләргә барып эшләмәсен өчен, үзебезгә бурычлар куйдык.

Үзара салым программасы авылларның яшәү шартларын ничек үзгәртә?

– Бик әйбәт программа. Районда ун ел дәвамында авылларга 300 миллион сумга якын акча кертелде. Быел 30 миллион сум тирәсе. Бу акчаларга юлларга таш җәелде, утларны ясау, зиратларны төзекләндерү мәсьәләләре хәл ителде. Быел авыл юлларының 17 чакрымына таш салдык. Хәзер авылда пычрак юк. Ут кертү, зиратларны төзекләндерүгә бәйле сораулар калмады диярлек. Бүген халык юлларга, үзәк урамнарга асфальт салуны сорый. Бу мәсьәләләрне хәл итеп була. Су челтәрләре тузу – зур проблема. Быел грантлар хисабына биш авылда су челтәрләрен алыштырдык. Ике авылда су бөтенләй юк иде, аларга да килеп җитте. Башка авылларда иске торбаларны алыштырып чыктык.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел юлларны ремонтлауга ярдәм итте. Моның өчен аңа район халкыннан бик зур рәхмәт.

– Сезнең районда балалар тудыру йорты ябылган иде. Сабыйлар туу кимемәдеме? Демография мәсьәләсе ничегрәк?

– Бала туган җирендә аваз салырга тиеш. Булачак әниләргә Чистайга йөрү җиңел түгел шул. Халык үзебездәге бала тудыру йортын кайтартуны сорый. Бу мәсьәләдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән киңәшләшәчәкбез. Без быел сабыйлары туган һәм аларны районда теркәгән һәр гаиләгә 10 мең сум түлибез. Дүртенче балага 50 мең сум каралган. Ел дәвамында районда 110гә якын бала туа.

Соңгы ун елда районда үлем күрсәткече югары иде. Быел саннар яхшырды. Бу – халыкның сәламәтлеген кайгырту нәтиҗәсе. Һәр авылга мобиль бригада җибәрәбез. Анда табиблар медосмотр, диспансеризация үткәрә. Кан әйләнеше, йөрәк-кан тамырлары авыруларын тикшерәләр. Бу яман шеш чирен алдан ачыклау мөмкинлеге бирә. Хастаханәгә яңа җиһазлар кайтуын көтәбез. Быел Татарстан Рәис ярдәме белән хастаханәдә ремонт башланды.

Мәгариф өлкәсендә хәлләр ничегрәк?

– Районда 11 бакча һәм 17 мәктәпкә әзерлек төркеме эшли. Анда 705 сабый тәрбияләнә. 28 мәктәптә 2285 бала укый. БДИны 100 һәм 200 баллга тапшыручылар да бар. Сигез фәннән имтихан нәтиҗәләре республикадагы күрсәткечләрдән югары. В.Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәптә Татарстан Рәисе ярдәме белән 300 миллион сумлык ремонт ясадык.

Авыл мәктәпләрендә 956 бала белем ала. Мәктәп бетсә, авыл бетә. Шуның өчен берничә укучы калган очракта да мәктәпне саклап калырга тырышачакбыз. Мине 5 яшьтән үк укырга бирделәр. Ул чакта Трудолюбово мәктәбендә 200–300 укучы белем ала иде. Хәзер ул ябык. Булган мәктәпләрне саклауны бурыч итеп куям.

Районда 79 авыл бар, 20 авыл җирлеге исәпләнә. 26 мең кеше яши, шуның 17 меңе – авылда. Халыкның 42,4 проценты – чуашлар, 38 проценты – татарлар, 18,6 проценты – руслар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре