Кайберәүләр газета чыгару өчен журналистлар мәкалә яза да шуның белән эше бетә дип уйлыйдыр. Һич юк. Бездә кырыкмаса кырык төрле һөнәр иясе эшли. Һәркайсы үзенең саллы өлешен кертә. 25 декабрьдә шундыйларның берсе – корректор Рәзинә Сәлахиевага 55 яшь тулды.
Корректор дигәч тә, бу һөнәр ияләрен хата төзәтеп утыра дип кенә уйлый күрмәгез. Җөмләләрнең мәгънә ягыннан дөреслеге дә, төзелеше дә, әлбәттә инде, кат-кат укыганнан соң да «күзен чекрәйтеп» утырып калган хаталар да алар җаваплылыгында.
«Курку хисе гел бар»
Рәзинә хезмәт юлын «Социалистик Татарстан» газетасында башлаган һәм шунда дәвам итә. Университетның татар теле бүлегендә 4 нче курста укыганда ук килеп эләгә ул олпат газетага. Бу хакта үзе болай сөйли.
– Партия бетте, «Социалистик Татарстан» да бетәчәк, дип сөйләнә башлаган матавыклы чор иде ул. Чөнки андагы халыкның яртысы яңа ачылган «Татарстан хәбәрләре»нә китеп барган иде. Шуннан файдаланып, мин «Социалистик Татарстан»га килдем дә, ни булса, шул булыр дип, эшкә алуларын сорадым. Буш урыннар күп иде. Эшләү җиңел булмады. Төнге 1 ләргә, хәтта иртәнге 5 ләргә кадәр эшләргә туры килгән чаклар да булды. Үзенә күрә кызык та иде. Коридор гөрләп тора: көн саен диярлек моңа кадәр аралашырга мөмкинлек булмаган язучылар, шагыйрьләр, артистлар йөри. Узганда-барганда безнең бүлмәгә дә кагылалар: шигырьләр сөйлиләр, фотога төшерәләр... Озак та үтми, компьютерлар белән эшли башладык. Үзгәртеп кору еллары иде бу. Газетаның исеме дә, җисеме дә үзгәрде. Яңалык өстенә яңалык чыгып кына тора. Шул чорда тәрҗемәче булып та эшләп алдым. Декрет ялыннан соң яңадан корректорлык эшенә керештем.
Яшерен-батырын түгел, газеталарда хата киткәли. Корректорлар бу хакта ни уйлый икән?
– Хата чыккан дип, газета гел төшләремә керә. Менә шул җирне карарга онытканмын бит инде, дип куркып уянып китәм. Курку хисе гел бар. Иң кирәкмәгән җирдә китә торган гадәте бар хатаның: җитәкчеләрнең исем-фамилияләрендә, баш исемнәрдә. Белмәгәннән яки игътибарсызлыктан да түгел, ниндидер аңлатып булмый торган күренеш кебек тоела ул безгә кайчак. Югыйсә кат-кат укыйбыз бит инде. Һәм без генә дә түгел. Икенче көнне газетаны ачып җибәрәсең, күзгә нәкъ шул хата бәрелеп тора. Шуннан кәеф төшә инде: бер мичкә балга бер тамчы дегет тондырган кебек бит. Техник хаталар да киткәли. Кайчак эшләү процессында абзацларны алып торырга туры килә, яңадан куйганда төзәтелмәгән текст кереп китә.
«Әле ярый татарча беләм»
Бу җәй Сәлахиевләр өчен тынгысызрак булды. Марат белән Рәзинә мәктәп тәмамлаган кызларын укырга урнаштырдылар. Диләрә – кечкенәдән редакция коридорларын таптап, безгә «булышып» йөргән бала. Курьер ролен дә менә дигән итеп үти иде ул. Шуңа аны һәммәбез дә диярлек бик яхшы беләбез, искә алабыз һәм хәл-әхвәлләре белән кызыксынып торабыз.
– Бер дә онытасым юк. Бервакыт шулай кызым Камал театрыннан кайтты да: «И әни, әле ярый мин татарча яхшы беләм. Шуңа шатланып туя алмыйм», – диде. Баксаң, спектакль бик ошаган да татарча белмәгән дус-ишләрен жәлләп кайткан икән бу. «Тәрҗемә тәрҗемә инде ул. Үз туган телеңә җитәме соң?» – дип, нәтиҗә дә ясап куйган булды. Гаиләдә гел татарча гына сөйләштек без. Кызыбызны 12 нче номерлы татар кызлар гимназиясенә укырга бирдек. Бик актив булды. Татар теле, башка фәннәр буенча республика олимпиадаларында гран-при, призлы урыннар яулады. Г.Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов күп еллар буена сәхнә серләренә дә төшендерде үзләрен. Төрле спектакльләр куеп, район, республика буенча үткәрелгән бәйгеләрдә гел гран-при алып килделәр. «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады. Менә шушы шөгыленең тәэсире зур булды, күрәсең. Бердәнбер бала булгач, бик Казанда калдырырга теләсәк тә, Мәскәүгә китеп барды, театр һәм кино артистлары әзерли торган Хәзерге заман сәнгать институтына укырга керде. 60 кешелек төркемдә бердәнбер татар кызы ул. Яратып «чәкчәк» дип тә, «татарочка» дип тә йөртәләр икән. Татарча яхшы сөйләшкәнен белгәч, вокал укытучысы имтиханга хәтта «Күбәләгем-түгәрәгем» җырын өйрәтеп маташа икән. Кыскасы, туган телне камил белүе белән бик горурлана кызыбыз. Үзем дә кылларын тарткалап торам инде: «Укуыңны тәмамлагач, Казанга кайтырсың, татар киносын үстерүгә өлеш кертерсең», – дим. Әлегә бу хакта сөйләү иртәрәк, әлбәттә. Укуын тагын да дәвам итәргә исәбе бар әле. Әмма шуны гына әйтәсем килә: балаларны, оныкларны һич кенә дә телсез калдырырга ярамый. Мөстәкыйльлеген дә чикләргә кирәкми дип беләм.
«Артка чигенгәнем юк»
Мөстәкыйльлек дигәннән, Актаныш районының Яңа Кормаш авылында дөнья көтеп ятучы әтисе Мокатдис белән әнисе Фина да үз вакытында нәкъ шулай уйлаганннар, күрәсең. Биш баланы үстергәннәр дә, канат яргач, очырып җибәргәннәр.
– Мин авылдан ике тапкыр үзем генә чыгып киттем, – дип искә ала Рәзинә ул чакларны. – Беренчесе – 8 нче сыйныфны тәмамлагач. Югыйсә күршедә генә, 5 чакрым ераклыктагы Суыксу дигән авылда урта мәктәп бар бит инде. Көн саен өйгә дә кайтып була. Юк, имеш, азрак русчага да өйрәнәм. Берүзем Актанышка чыгып киттем. Мәктәпкә документларымны тапшырдым, торып укыр өчен фатир эзләдем. Тик, әйтергә кирәк, Актаныш балалары арасында рус телендә белем алу миңа авыр булды. Әмма кайтып китү турында хәтта уйлап та карамадым. Бервакытта да артка чигенгәнем юк минем. Казанга да шулай чыгып киттем. Ерак бит, күпләр Чаллыда калды. Әмма бер тапкыр да күреп карамаган башкала мине зур могҗиза кебек үзенә тартты. Авылыбыздан китеп урнашкан бер апаның адресын кулыма тоттым да чыгып киттем. Йортын эзләп таптым. Каядыр киткән булып чыкты. Күрше кызының кайсы заводта эшләгәнен белә идем. Проходнойда көтеп тордым, баксаң, ул көнне эшкә чыкмаган икән. Тулай торактагы адресын бирделәр, анда да юк. Төн җитеп килә иде инде. Ходайның рәхмәте, шунда бер авылдаш кыз килеп очрады. Хәзер шул вакытлар искә төшә дә, бигрәк тә мөстәкыйль, үҗәт булганмын дип шаккатам.
Рәзинә үзе турында сөйләп бетермәде, әлбәттә. Күп еллар буена һөнәренә тугры булып калса да, аның каләме бик үткен. Төрле китаплар эшләүгә дә шактый өлеш кертте. Эшен бәяләп бирелгән бүләкләре дә күп. Өстәвенә чын табигать баласы ул. Буш вакыты булдымы, урман-кырларга юл тота. Җиләк, гөмбә, дару үләннәреннән безгә дә өлеш чыгара. Бакчасында нинди генә чәчәк үсми. Җиләк-җимеш, яшелчәләрне әйтә торган да түгел. Ул арада әти-әнисенең хәлен белеп килергә дә, хезмәттәшләренең, дусларының гозерләрен үтәргә дә өлгерә. Берәр кешегә ярдәмем тисә, кәеф күтәрелеп китә, дип әйтә торган гадәте бар. Димәк, барлык гамәлләре дә чын күңелдән эшләнә дигән сүз бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез