Акыллының акчасы бар. Галимнәрнең күңелен ничек күрергә җыеналар?

Узган ел республикада фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хакы уртача 94 меңгә җиткән. Шул ук вакытта нибары 7,5 мең сумга җан асраган аспирантлар да бар икән. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифинта Фән-технологик үсеш елына нәтиҗә ясадылар. Быел Татарстан Рәисе карары белән 250 миллион сумлык грант программасы эшли башлаячак. Галимнәр читкә китми, дип тә сөендерделәр.

Яшерен-батырын түгел, бүген фән өлкәсендә галимнәрнең хезмәт хакы мәсьәләсендә тәҗрибә һәм дәрәҗәгә бәйле аерма бар. Аспирантлар нибары 7,5 мең сум гына акча ала. Шул ук вакытта республикада төрле субсидия, грантлар да булдырылуын онытмаска кирәк.

– Очрашуларда яшь галимнәр еш кына акча турында сорау бирә. Сүз һөнәреңне ярату һәм хезмәт хакы мәсьәләсенә кайтып кала. Сораштыру күрсәткәнчә, әлегә беренчесен сайлыйлар. Әмма матди кызыксындыру – кадрларны җәлеп итү өчен иң мөһим шартларның берсе, – диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов. – Сез уртача хезмәт хакы дигәндә, без анда грантларны исәпкә алабызмы? Әйтик, төрле программалар буенча эшләүне? Мәсәлән, студентлар стартабы. Студент миллион сум акча алса, ул студентның эш хакы булып саналамы? Уртача хезмәт хакы турында сөйләшкәндә, без моңа иҗади яктан да карарга тиешбез. Бездә грант, премиясе булган программаларда катнашучы галимнәр дә бар. Бүген башы эшләгән чын галимнең акча проблемасы тумый.

Сүзгә Казан фәнни үзәк директоры урынбасары Владислав Чернов та кушылды. Ул яшьләр лабораторияләрендә соңгы вакытта акчаның ике тапкыр артуын әйтте. Әгәр моңа кадәр алар 30 мең сумнан кимрәк акча алса, хәзер бу сумма – 70 мең (эзләнүченең нинди өлкәдә тикшерү алып баруына да бәйле).

Акыллы башларның күпләп читкә китүе күзәтелми. Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистларның соравына шулай дип җавап бирде. Моны ул саннар белән аңлатып бирергә тырышты.

– Профессор-укытучылар составы, студентлар, шул исәптән гыйльми дәрәҗәсе булганнарның санын исәпкә алганда, соңгы биш елда бу сан үзгәрми. Әгәр без объектив күрсәткечләр турында сөйләсәк, әлеге сан тотрыклы булып кала, – диде Ләйлә Фазлыева.

Аның әйтүенчә, узган ел республика дәүләт югары уку йортларында 6,2 мең мөгаллим исәпләнсә, бүген бу сан 6,3 мең кешене тәшкил итә. 2022 елда 27–29 яшьлек 760 аспирант булса, 2023 елда алар 854 кә җиткән. 35 яшькә кадәр диссертация яклап, эшкә калучылар саны да тотрыклы – 84–86 процент.

Ләйлә Фазлыева Россиядә фәннең һәрвакыт сыйфатлы булуына һәм хәзер дә шулай икәнлегенә басым ясады. «Казан фәнни мәктәбе бөтен дөньяда билгеле. Безгә чит җирләрдән дә киләләр. Фәнни хезмәтләрен яклаган белгечләр саны, шул исәптән дустанә илләрдән килүчеләр күрсәткече дә кимеми, кайбер очракларда хәтта арта», – диде ул.
Акчасыз алга барып булмый. Рифкать Миңнеханов Татарстанда өстенлекле технологик проектларга 140 миллион сум акча тотылачагын хәбәр итте. Быел старт алачак «Яңа технология» программасына 10–15 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел республикада фән өлкәсенә бәйле 317 кече предприятиене 440 миллион сумга финанслаганнар.

Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, быел Фән һәм технологияләр фондының гомуми бюджеты 250 миллион сум булган грант программасы эшли башлый. Аның кысасында фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре, шул исәптән алдынгы технологияләр һәм инновацион эшләнмәләргә багышланган яңа конкурс үткәреләчәк. Проект бурычларының берсе – тикшеренүләр алып баручы яшь галимнәргә булышу. 160 кеше 610 мең сум күләмендә грант алачак.

Ләйлә Фазлыева Татарстанда фәнни-технологик үсеш программасын уңышлы гамәлгә ашыру өчен коммерция секторының фәнгә керткән өлешен көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.

– Без кече предприятиеләрнең һәм коммерцияле секторның фәнни технологияләрен үстерүгә мохтаҗ, – диде ул.

Ул 2030 елга республикада тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә эчке чыгымнарның кимендә 2 процентка артачагын билгеләп үтте. Моңа шәхси бизнес ягыннан инвестицияләрне, ким дигәндә, ике тапкыр арттырып та ирешергә ниятлиләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре