«Безнең кызыбыз сөйләшә башлады инде», «Безнең улыбыз фәлән яшьтә тәпи китте», «Сыйныфташыңның билгеләре яхшырак»... Күп кенә әти-әниләр балаларын сабый чактан ук кем белән булса да чагыштырырга ярата. Моның сәбәбе нәрсәдә? Ни өчен балаларны бертуганнары белән чагыштыру аеруча куркыныч?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психология фәннәре кандидаты, балалар психологы Люция Ибәтуллина ярдәм итте.
– Ни өчен күпчелек әти-әниләр балаларын һәрвакыт кем белән дә булса чагыштыра?
– Күп очракта бу үзеңә ышаныч булмаудан, бала күңелен, аларның үсеш үзенчәлекләрен белмәүдән килә. Хәтта сабыйларны да бер-берсе белән чагыштыручылар бар бит. Алар, гадәттә, балалар мәйданчыгында кемнең баласы ничә яшьтә сөйләшә башлаганын, кемнеке ничә яшьтә тәпи киткәнен һ.б. сөйләшеп утыручы әниләр була. Кайсыбер очракларда чагыштыру үзенә күрә горурлык билгесе дә була ала. «Менә минем кызык/улым...» рухындагы чагыштырулар турында сүз бара. Бала ялында утыручы әниләрнең балаларының «казаныш»ларыннан башка уңышлары бик аз булырга яки бөтенләй булмаска мөмкин бит.
– Чагыштыруның уңай һәм тискәре якларын санагыз әле.
– Әти-әниләр башка балаларны үрнәк итеп күрсәтә икән, бу үзенә күрә мотивация булып тора. Әйтик, бала ризыктан борын чөереп утырганда, «Әнә, Камил ашап бетерде дә инде» дигәнрәк сүзләр әйтсәң, файдасы тиеп куярга мөмкин. Тик монда да чама кирәк. Баланы һәрвакыт башкалар белән чагыштыру аның үзбәясенә начар йогынты ясарга мөмкин.
– Баланы аның яшьтәшләре белән чагыштыру ни дәрәҗәдә дөрес?
– Без барыбыз да төрле. Хәтта бер яшьтәге балалар да холык, үсеш, нерв системасы үзенчәлекләре буенча бер-берсеннән бик нык аерыла. Баланы яшьтәшләре белән чагыштыру үсмер чорда аеруча куркыныч. Үсмерләр үзләрен эзли, өйрәнә, ниндидер эчке конфликт бара. Шундый чакта аларны башкалар белән чагыштыра да башласаң, бу шулай ук конфликтка китерергә мөмкин. Үсмерләр махсус, әти-әнисенең ачуын чыгару максатыннан нәкъ киресен эшләргә оста. Шул ук вакытта чагыштыру аларда кирәгеннән артык перфекционизм, һәр эшне идеаль итеп башкарырга тырышу уятырга мөмкин.
Андый чакта иң дөресе – үзегезне балагыз урынына куеп карау. Әйтик, ирегез өйгә кайта да, ашарга утыргач, «ашханәдәге өчпочмаклар күпкә тәмлерәк иде» ди. Яки сезнең гәүдәгезне күрше хатыныныкы белән чагыштыра башлый. Шулай була калса, сезне нинди хисләр биләп алыр иде?
Балага 6 яшь тулгач, аны фәкать үз-үзе белән генә чагыштырырга киңәш итәм. Әйтик, «Син моны эшли белми идең, менә, хәзер өйрәнгәнсең». Аның үзенчәлекләрен, башкалардан аерылып тора торган якларын ассызыкларга тырышыгыз.
– Баланы башкалар белән чагыштырмасак, ул үзе чагыштыра башлаячак, дигән фикер ишеткән бар. Дөрес фикерме бу?
– Чыннан да, 6–7 яшьтә балалар үзләренә генә түгел, башкаларга да бәя бирә башлый. Бу фикерләү үсеше буларак барлыкка килә. Ә башкаларга бәя бирүнең нигезе – балага читтән бирелгән бәя. Шуңа да баланы башкалар белән чагыштырулары гына түгел, ни рәвешле чагыштырулары күпкә мөһимрәк. Айнур матур җырлый, Айрат җитез йөгерә – бу очракта без бәя бирәбез, әмма аларның үзенчәлекләрен ассызыклыйбыз. Шулай ук кешене тышкы кыяфәте буенча чагыштырырга киңәш ителми. Тышкы матурлык – үзгәрүчән һәм бик субъектив нәрсә. Бәя биргәндә, чагыштырганда «иң» сүзен кулланмаска кирәк. «Син иң акыллысы» түгел, ә «син акыллы».
– Күпбалалы гаиләләрдә әти-әниләр еш кына үз балаларын бер-берсе белән чагыштырырга ярата. Бу турыда нәрсә дияр идегез?
– Баланы апасы/абыйсы, энесе/сеңлесе белән чагыштыру һәрвакыт алар арасында ызгыш-талаш, конфликтларга китерә. Аларны бер-берсе белән чагыштыру «мин синнән канәгать түгел» диюгә тиң. Балалар әти-әниләренә каршы әйтә алмый, ә менә бер-берсенә карата ачу, нәфрәт уянырга мөмкин.
– Балада дөрес үзбәя тәрбияләү өчен әти-әниләргә киңәшләр бирегез әле.
– Баланы мактарга, яратырга, яратканыңны күрсәтергә, аның уңышларын, уңай якларын ассызыклап торырга кирәк. Ул нәрсәгә дә булса өйрәнгән икән, моны да игътибарсыз калдырмау хәерле. Кызыксынулары, мавыгуларының бәясен төшермәскә, тырышуын күрәсез икән, андый чакта аны мактарга онытмаска кирәк.
Тик иң мөһиме – ихласлык. Балалар барысын да сизә, аңлый – шуны онытмагыз.
Башка караш
Айгөл Тимер, блогер, өч бала әнисе:
– Чагыштыруның яхшы әйбер булмавын, балалар арасында көндәшлек, көнчелек тудырганын күңелем белән аңлыйм. Балаларымның бер-берләрен яратуларын, дус-тату булуларын телим. Шуңа да аларны бер-берсе белән булдыра алганча чагыштырмаска тырышам. Белә торып, «апаң\сеңлең менә мондый, ә син ник андый түгел...» ише сүзләрне әйтмим. Ләкин кайвакыт ялгыш кына чыгып ычкына инде. Әйтик, бүлмәне җыештырырга кушып чыгып киттең, ә ул аны эшләмәгән, имеш, вакыты булмаган. Андый очракта «ә апаң вакыт таба бит» кебек сүзләр әйтергә мөмкинмен. Беренче карашка, бу чагыштыру да түгел, үрнәк күрсәтү генә. Ләкин бу сүзләр балага ошамаска, аның күңелен яраларга мөмкин.
Әле сез язгач, бер вакыйга искә төште. Без үскәндә, психологлар юк иде, бала тәрбияләргә өйрәтүчеләр дә хәзерге кебек һәр почмактан кычкырып тормады. Алай да, безгә әти-әни бик яхшы тәрбия биргән дип саныйм. Минем абыем бар. Ләкин әти-әнинең «синең абыең тегенди, синең абыең мондый...» дигән чакларын хәтерләмим. Шулай да, бер хәл истә калган. Минем абый кичләрен клубка чыгарга яратмый иде. Әти-әнинең хәтта үгетләгән чакларын да хәтерлим. Ул шундый тыныч, сабыр, беркайчан да каршы әйтми торган бала булса, мин, киресенчә, электән шук, шаян, сөйләшергә яратучан булдым, кичләрен клубка чыгарга да ярата идем. Шулай беркөнне өйгә бик соңарып кайткач, әни каршы алды. «Синең абыең клубка чыкмый да иде, син нигә болай кич чыгарга яраттың соң?» дигән сүзләре хәтердә калган (көлә). Башка алай чагыштырганнары истә түгел.
Минем әни безне иркәләп үстерде. Әни безне алдына утыртып яратканда, дәү әни гел «6 бала үстердем – болай ярата белмәдем» дип әйтә иде. Ә әни үзе дә шундый тәрбиядә үскән, чөнки әби бик йомшак булган. Заманага гына да сылтап булмый, диюем.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез