Акылы яңа, сыеры шул ук. Татарстан фермаларында кунакта булдык

Цифрлаштыру авыл хуҗалыгы тармагын да читләтеп узмый. Бүген республиканың 20 фермасында ясалма фәһем кулланалар. Киләчәктә мондый комплекслар тагын да артачак. Махсус камералар сөт күләмен исәпли, сыер саву процессын контрольдә тота, аксак малларны ачыкларга булыша. Кулланыла торган җиһазларның барысы да үзебездә җитештерелгән. Аларны инде Россиянең башка төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә сорый башлаганнар. Без исә Арча һәм Әтнә районы фермаларына барып, барысын да үзебез күреп кайттык.

«Кырлай» фермасы

Башта без Арча районының «Кырлай» фермасына бардык. Биредә сыер саву процессын контрольдә тота торган уникаль видеоаналитика системасы эшли. Камераларны узган елның көзендә урнаштырганнар. Алар сыер савучыларның һәр адымын күзәтеп, видеога төшереп бара, статистиканы, савым вакытларын, хаталарны компьютерга кертә.

– Бу, беренче чиратта, сыерларның сәламәтлеге өчен кирәк, чөнки савым дөрес булмаса, җиленнәрендә мастит авыруы башланырга мөмкин. Ә сыйфатлы сөтне авыру булмаган маллардан гына алып була, – дип аңлатты республиканың «Мәгълүмат-исәпләү үзәге» җитәкчесе Нияз Хәлиуллин.

Хаталарга килгәндә, әлеге җиһазларны эшләү һәм урнаштыру өчен җаваплы Динар Бахалов әйтүенчә, камералар еш кына савым аппаратларының дөрес тоташтырылмавын, җиленнәрнең дөрес чистартылмавын, эш тәртибе бозылуын күреп ала. Болар барысы да сыерның продуктивлыгына йогынты ясый.

– Әгәр без җиленгә беренче тапкыр тиеп киткәннән соң вакытында аппаратны тотыштырмасак, сыер 30 процентка кимрәк сөт бирергә мөмкин. Чөнки гормон эшли башлый. Без бу фермада эшли башлаганда, хаталар бик күп ачыклана иде, ләкин бер айдан соң алар кимеде. Сыерлар мастит белән сирәгрәк авырый, сөт сыйфаты да, күләме дә якынча 10 процентка арта. Ясалма фәһем эре хуҗалыкларның да, фермерларның да эшен җиңеләйтә, хезмәт нәтиҗәлелеген арттыра, – диде Динар Бахалов.

Гүзәлия Хантипованың 30 еллык эш стажы бар. Аңа да яңалыкларга ияләшергә туры килгән. Мәшәкате булса да, зарланмый.

– Хаталар киткәли инде, сыерлар күп бит. Бер сменада өчәр кеше эшлибез. Барыбызга бергә 800 ләп сыер савабыз. Өч савымда бер сыерга 23 литр чамасы сөт савып алабыз. Баштагы вакытта камералар астында эшләү авыр булды, хаталар да күп китә иде. Хәзер ияләштек инде. Хаталарны да киметергә, бетерергә тырышабыз. Сөтләрнең артуын да сизәбез. Эшемне яратам шул. Хезмәт хакы яхшы, өйдән килеп алалар, китереп куялар. Берничек тә зарланып булмый, – диде ул.

«Мәңгәр» фермасы

Икенче тукталыш – Әтнә районының «Мәңгәр» хуҗалыгы. Беренчесеннән аермалы буларак, биредә сыерлар бәйләүдә тора. Махсус җиһаз ярдәмендә һәр сыерның күпме күләмдә сөт бирүен исәпләргә мөмкин. Бөтен мәгълүматлар серверга тапшырыла. Биредә исә сыерлар буенча статистика, сыер савучыларның рейтингы, аларның хаталары тупланып бара.

– Моңа кадәр контроль савымны билгеләр өчен, һәр сыерның янына килеп, карап, савымын компьютерга кертә идек. Һәм моның өчен 4–5 кеше кирәк иде. Ә хәзер бу эшләр барысы да автомат рәвештә эшләнә, бик уңайлы, – ди хуҗалыкның баш табибы Айрат Ибраһимов. – Бер төркемдә 100 сыер. Шуны ике сыер савучы өч аппарат белән сава. Баштагы вакытларда алар да, үзебез дә шикләнгән идек, булмас кебек тоелган иде. Тик хәзер сөенеп туя алмыйбыз. Чөнки, беренчедән, сыерларның дөрес савылуларын тикшереп тора алабыз. Икенчедән, һәр сыер турында мәгълүмат туплана. Яңалыкларның нәтиҗәсе дә бар: сөтнең сыйфаты яхшырды, кул хезмәте кимеде.

Сыер савучылар иң элек махсус җиһаз белән сыерны билгели. Шуннан соң малкайның җиленнәрен чистартып, савымга күчә.

– Башта авыр булса да, ияләштек инде, – диде Гөлсинә Гайнетдинова. – Датчик сөт беткәнне үзе хәбәр итә, аппаратны вакытында алырга гына кирәк. Өстәмә эш дип кабул итмәдек, барыбер шул эшне эшлибез. Бары тик савым вакыты гына бераз озынайды.

Тагын бер система «Камский бекон» фермасында эшли. Андагысы сыерларның аяклары авыртуын ачыклый.

– 1 мең баш арасыннан әле генә аксаклый башлаган сыерны табу бик авыр. Камералар исә сыерның аксаклык дәрәҗәсен билгели. Авыруны башлангыч чорында гына ачыклаган очракта, югалтулар күпкә азрак була, – ди Нияз Хәлиуллин.

Шулай итеп, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ясалма фәһем белән эшләүгә, тармакны цифрлаштырырга бик зур игътибар бирмәкче. Билгеле булганча, Россиядә «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты эшләп килә. Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр һәм сервислар эшләү дә әлеге проектның максат һәм бурычларына туры килә.

Ясалма фәһем теләсә нинди хуҗалыкта эшли ала, бары тик аларның кызыксынуы гына кирәк. Моның өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә. Әлегә без булган фермалар буенча ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк, билгеле, алар турында якынча бер ел узгач кына сөйләргә булыр, диде җитәкчеләр.

– Ясалма фәһем ничек кенә уңайлы булса да, кешеләрне алыштыру турында сүз бармый, әлбәттә. Без оешмаларга эш процессын яхшырак көйләргә генә ярдәм итәбез, – ди Нияз Хәлиуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор татарлар ферма фермалар

Көн хәбәре