• Фото: ru.freepik.com

Алдакчы җәй. Авырып, җәйнең яме китмәсен өчен нәрсәләрне истә тотарга?

Тамак авырта, ютәл бетми, буыннар сызлый... Соңгы арада әнә шулай дип зарланучылар күбәйде. Табиблар моны һава торышының көйсезләнүенә бәйләп аңлата. Хәер, җәйге челлә әйләнеп кайта калса да, вазгыятьнең яхшырачагына шикләнеп карый алар. Авырып, җәйнең яме китмәсен өчен нәрсәләрне истә тотарга?

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре республикада грипп һәм ОРВИ чоры тәмәмланды дип ышандыра. Бу уңайдан журналистлар белән соңгы очрашуда белгечләр шулай дип белдерде.

Ел башыннан бирле республикада 5188 кеше грипп һәм ОРВИ йоктырган. Вируслы чирләр котырган чорның соңгы атнасында республикада нибары 5 грипп очрагы ачыкланган. «Шуңа күрә бүген грипп һәм ОРВИ чоры тәмамаланды дип курыйкмыйча әйтә алабыз», – дип белдерде Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

12 нче шәһәр хастаханәсенең «Салават Күпере» микрорайонында урнашкан филиалы табиб-терапевты Гөлия Гыймадиева сүзләренә караганда, рәсми саннар кимесә дә, чир китәргә ашыкмый. Соңгы арада хастаханәгә ОРВИ белән килүчеләр аеруча арткан.

– Көн саен шундый 5–6 кеше килә. Көчле ютәл, борынга томау төшүдән зарланалар. Чын вируслы инфекция инде. Мин бер үк вакытта «ашыгыч ярдәм» терапевты да булып эшлим. Кан басымы күтәрелү, бил кузгалудан зарланып өйгә табиб чакыртучылар күп, – ди табиб. – Соңгы арада авыручылар саны арту иң беренче чиратта һава торышының гел үзгәреп торуына бәйле. Күпләр җәйге чорга алданып юка киенә, ә урамдагы һава торышы кырыкка төрләнә. Киләсе атнада кабат эссе кайта, диләр. Әмма аңа карап кына авыручылар саны кимер дип уйламыйм.

Авылда ул яктан тынычрак. Питрәч районының Тау Иле авылы фельдшеры Алинә Мөхәммәтдинова шулай ди.

– Бездә салкын тиеп авыручылар күп түгел. Әле бал корты чагып азапланалар. Аллергия белән килүчеләр күп. Башка еллар белән чагыштырганда аллергия көчлерәк. Һава торышы үзгәреп торган көннәрдә күпләр кан басымыннан азапланды. Хуҗалыкта эшләгәндә киселүче, имгәнүчеләр күп, – ди фельдшер.

Хуҗалык эшләре димәктән, бакчада, табигатьтә тычкан бизгәге йоктыру куркынычы да арта. Табиблар, эшкә алданып, әнә шунысы турында да истән чыгармаска куша. Рәсми саннарга ышансаң, республикада тычкан бизгәге йоктыру очраклары, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 25 процентка азайган. Әмма тынычланырга иртәрәк, ди белгечләр. Яңгырлы көннәр тычкан бизгәге йоктыру ихтималын бермә-бер арттыра.

– Бакча эшләре, печән, җиләк җыйганда аеруча сак булырга кирәк. Юылмаган пычрак кул белән ашау, бакчада яшелчә һәм җиләк-җимеш өзеп кабу, авыру тарата торган җәнлеккә кагылу да куркыныч. Тычкан үзенең төкереге, бәвеле, нәҗесе аша чирне туфракка, суга, ашау ризыкларына да йоктыра ала. Бу чиргә бармак аша карарга ярамый, – ди табиб-инфекционист Илcөя Заһирова.

Җәйге эсселәр әйләнеп кайтуга су коенучылар да артачак. Аннан да әллә никадәр чир ияртеп кайтырга мөмкин, дип кисәтә табиблар. Табиб-инфекционист сүзләренә караганда, җәйге чорда су коенганда дизентерия, корсак тифы, холера, эчәк инфекциясе йоктырырга мөмкин.

– Пычрак суда гепатит та эләктерергә мөмкин. Су коенганда теге яки бу чирне йоктыру өчен авызга бер йотым су керү дә җитә. Эсседә су аша инфекция йоктыру куркынычы бермә-бер арта. Әмма салкын су да ышанычлы түгел. Мисал өчен, ротовирус, норовирус түбән температурада тизрәк үрчи. Шуңа күрә җәй көне су коенганда сак булырга, гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк, – дип кисәтә белгеч.

Талпаннар да тик ятмый. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, республикада 7149 кешегә талпан кадалган. Соңгы арада андый очраклар бермә-бер арткан. Ник дигәндә, күпләр инде берничә атнадан бирле алны-ялны белми җиләк җыя. Гөмбәгә йөрүчеләр дә шактый.

– Өстәвенә талпаннар яңгырлы көнне ярата. Андый чакта алар күпләп җыелган урыннарны эшкәртүнең дә файдасы юк, – дип сөйләде журналистларга Любовь Авдонина.

Болын-кырларга чыкканда гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска куша белгечләр:

– урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә, тәннең ачык өлешенә махсус спрей сиптерергә онытмагыз;

– анда барганда ачык төстәге, тәннең бөтен өлешләрен каплый торган кием киегез. Ачык төстәге киемдә талпан яхшырак күренәчәк;

– аяк киеме дә аякны тулысынча капласын;

– өйгә кергәч, киемегезне, тәнне, чәчләрне яхшылап тикшерегез. Чәчегезне вак тешле тарак белән тарагыз;

– исегездә тотыгыз: талпан кеше исен 10 (!) метрдан ук сизә;

– табигатьтә, бакчада чакта һәр 15 минут саен тәнегезне тикшереп торыгыз;

– талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3–5 елга җитәчәк. Моның өчен теркәлгән җиреңдә урнашкан хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре