Алданмаска өйрәт! Россиядә мошенник корбаны булган үсмерләр саны 25 процентка арткан

 Бер ел эчендә Россиядә мошенник корбаны булган үсмерләр саны 25 процентка арткан. Илнең Эчке эшләр министрлыгында шулай дип чаң сугалар. Кырыгалдарлар балаларны, нигездә, имтихан җавапларын сатып, арзан гына бәядән компьютер, телефон уеннары өчен кирәк-ярак тәкъдим итеп алдый икән. Мондый шартларда баладан бигрәк ата-анага уяу булырга кирәк, ди белгечләр.

Бу аңлашыла да. Мошенникларның төп максаты – һаман да шул ата-анасының акчасын кулга төшерү бит. Гомумән, мошенниклар хәзер ата-ананың акчасын баласы аша урлый! Барыннан да бигрәк бу кармакка 10–14 яшьлек үсмерләр каба. Киберҗинаятьчелеккә каршы технологияләр эшләп чыгара торган F6 агентлыгы белгечләре шулай дип кисәтә. Соңгы бер айда гына да илдә шундый 600 гә якын очрак теркәлгән. Бу, узган елның декабре белән чагыштырганда, 5 тапкыр күбрәк, дип кисәтә белгечләр.

Гыйбрәт эзләп, ерак китәсе дә юк. Татарстанда мошенник корбаны булган балалар турында хәбәрләр ел башында ук ишетелә башлады. Хәтерләсәгез, февраль аенда Лениногорскида яшәүче 10 яшьлек кызның мошенникларга әнисенең 20 мең сум хезмәт хакын күчерүе билгеле булды. Күп тә үтми шундый ук хәл Мамадышта кабатланды. Тугызынчы сыйныф укучысы билгесез кешеләргә әнисенең картасыннан 300 мең сум акча җибәргән. Әле күптән түгел генә Чистайда яшәүче 13 яшьлек үсмер, бушлай белдерүләр сайты аша электр самокаты алам дип, ата-анасының 34 мең сум акчасын суга салган.

Шул рәвешле, моңа кадәр мошенниклар балаларны нигездә арадашчы итеп кулланган булса, хәзер инде акчаны алар кулы белән урлый башладылар. Балага әти-әнисенең акчасын күчертер алдыннан мошенниклар төрле алымнар куллана. Үсмерләрнең бер ишен социаль челтәрдә фәлән кеше белән язышуын бар дөньяга фаш итү белән куркыта, икенче берсенә компьютер уенына кирәкле бушлай валюта алырга тәкъдим итә. Һәр ике очракта да эш ата-ананың банк картасы мәгълүматларын әйтү яки баладан шуннан ниндидер счетка акча күчертү белән тәмамлана.

Мондый очракларда ата-ана иң беренче чиратта үзенә үпкәләргә тиеш. Юрист Роман Архипов шул фикердә.

– Бала ата-ананың банк картасына кагылырга ярамавын белеп торырга тиеш. Үсмернең үз исеменә махсус банк картасы ачып, шунда кирәкле суммада гына акча күчереп торудан да яхшысы юк. Чит-ят кешеләр белән аралашырга, аларга бернинди шәхси мәгълүмат, парольләрне әйтергә ярамавын да яхшылап аңлатырга кирәк, – ди юрист.

Балалар психологы, педагог-психолог Регина Фәхрисламова да бу очракта төп җаваплылык ата-ана җилкәсендә дип саный. Балаларның кыек юлга кереп китүенә дә, мошенниклар тарафыннан алдануына да иң беренче чиратта замана ата-аналарының баласы белән аралашырга, нәрсәнең яравын, нәрсәнең ярамавын аңлатырга вакыт тапмавы гаепле дип саный белгеч: (цитата)

– Аннары хәзерге заман балалары тормышта бар нәрсә дә җиңел бирелә дип уйлый. Бер яктан, моңа гаҗәпләнәсе дә юк кебек. Бүген көндәлек тормышыбызда «җиңел килгән акча» дигән төшенчә адым саен очрый, аны гадәти күренеш итеп тәкъдим итәргә тырышалар бит. Бала да шуны күреп үсә. Тагын шунысы да бар: хәзерге балаларның күбесе, начар гамәл кылсаң, аның өчен җәзасы булачагын белмичә үсә. Әйтик, телефонын ватса, югалтса, ата-анасы аңа шундук яңасын алып бирә. Бала нәрсә эшләгәнен аңышмыйча, тиешле нәтиҗәләр ясамыйча да кала. Ул үз хаталарында өйрәнергә тиеш. 9 яшендә инде бала бу кагыйдәне тулысынча аңына сеңдергән булырга тиеш. Аны аңламаган үсмер еш кына мошенник кебек җинаятьчеләр корбанына әверелә дә инде.

Тәҗрибәле психолог баланың кырын юлга кереп киткәнен күрсәтә торган төп билгеләрне дә атады. Әгәр бала кисәк кенә үзгәрсә, үз эченә бикләнсә, тынгысызга әйләнсә, аның белән кара-каршы утырып сөйләшергә, эшнең нидә икәнен аңларга тырышырга кирәк. Кырын эшкә башын тыккан бала еш кына үзен нәкъ менә шулай тота башлый, ди белгеч.

Бу тозакка эләгү куркынычы адым саен сагалап кына тора.  Рәсми саннардан күренгәнчә, быелның биш аенда мәктәп балаларына мошенниклар тарафыннан ялган шалтыратулар, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 30 процентка арткан. Мошенниклар балаларга күбрәк мәктәптән дип алдап шалтыраткан.

– Соңгы арада мошенниклар үсмерләрнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларын кулга төшерергә тырыша. Мәктәп баласына моның өчен яхшы гына акча тәкъдим итеп, аккаунтны сатып алырга телиләр, – ди RuStore компаниясенең мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча директоры Дмитрий Морев. – Соңгы бер ел эчендә телефонга йөкләтелгән балалар уеннары саны да өч тапкыр артты. Мошенниклар, балалар арасында популяр телефон уеннарының ялган төрләрен уйлап табып, шуның аша телефонга үтеп керә дә кешене төп башына утырта. Мондый хәлдән саклану өчен, балаларга телефон уеннарын, ниндидер кушымталарны махсус, ышанычлы җирләрдән генә йөкләтергә кирәклеген аңлату зарур.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре