Чара Түбән Новгородта узды һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең авыл территорияләрендә дәүләт демографик сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланды. Утырышны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды.
Утырышта юнәлеш федераль министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Федераль Собрание вәкилләре һәм Идел буе федераль округы Федерациясе субъектлары башлыклары катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов та катнашты.
Демографик вәзгыять, федераль программаларны гамәлгә ашыру, иң яхшы төбәк тәҗрибәләре кебек темалар буенча фикер алышынды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычларны комплекслы хәл итү әзерләнәчәк. Алар арасында: халыкны саклап калу, сәламәтлекне ныгыту, кешеләрнең иминлеген арттыру, гаиләгә ярдәм итү.
2030 елга кадәр исәпләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы бу эштә төп корал булып кала.
Искәртәбез, Идел буе федераль округы – Россиянең авыл халкы саны буенча лидер. Биредә 7,8 млн кеше, ягъни илнең барлык авыл халкының 21,5%ы яши.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез