Бер күренеш хәтеремә уелып калган. Ниндидер авылга командировкага баргач, Туфан абый турында сүз чыкты да, бер әби: «И-и, җанашым, һәр татарның бәгырь кисәге инде ул Туфан», – дип, ак яулык читләре белән күзләрен сөртеп, балавыз сыгып алды. Шул «бәгырь кисәге» дигән сүзләр бигрәк тә күңелемә кереп калды. Гали дә, гади дә булган шәхесебез турында язылмаган хатирәләр дә бик күп, әлбәттә. Әмма 90 еллык юбилее уңаеннан, кешене якыннары кебек беркем дә белә алмый дигән фикердән чыгып, кызы Әлфия ханым белән сөйләштек.
– Туфан кызы булып яшәүләре ничек, Әлфия ханым? Әтиегезнең юбилеен ничек каршылыйсыз?
– Әтием вафатыннан соң, инде ундүртенче ел аның турында сөйлим һәм язам. Кайда ни сөйләгәнемне онытып, буталып та беттем бугай. Зарланып әйтүем түгел. Әмма мине борчыган бер әйбер бар. Туфан Миңнуллинның бик тә горур кеше булганы аны яхшы белгәннәргә мәгълүм. Горурлыгына тияргә ярамый иде. Миңа да әтидән шул сыйфат күчкән. Таланты күчмәгән, кем әйтмешли «табигать ял иткән», ә менә горурлыгы күчкән. Статусымның (заманча мәгънәсендә!) «Туфан Миңнуллин кызы»на гына кайтып калуы минем горурлыгыма тия. Кемнеңдер бу статуска кызыгуы мине чын-чынлап аптырашта калдыра. Туфан Миңнуллин исеменә «бесплатное приложение»га (әтинең яраткан сүзе, кирәксез, ләкин котылып булмый торган әйбергә, кешегә карата әйтелә иде) әйләндем кебек тоела башлады. Шуңа күрә былтыр ук, төрле даирәләрдә: «2025 елда Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы бит. Менә мондый чара үткәрик әле, тегеләй итик, болай итик», – дип соранып йөри башлаган идем дә үз-үземне туктаттым. Узган 80 еллык юбилее чаралары буенча йөрергә мине әни һәм мәрхүмә Земфира Гыйльметдинова этәргән иде. Әнием Нәҗибә Ихсанова, шул өлкәдә кайнаган кеше буларак: «Туфанны онытмасалар иде!» – дип бик тә өзгәләнде. Земфираның исә әтиемә карата мөнәсәбәте аеруча җылы иде, аны оныттырмас өчен җан атып йөрде. 80 еллык юбилей, чыннан да, истә калырлык булды. Ул вакыттагы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга бүген дә рәхмәт укыйм. Туфан Миңнуллин исемендәге театр фестивале онытылмаслык вакыйга булды. Шуларның барысын истә тотып, бу юлы инициатива белән чыкмаска, читтән килгәннәрен хупларга, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә дигән карарга килдем.
Туфан Миңнуллинга багышланган чаралар уза икән, болар берсе дә мин соранып, артыннан йөреп алынган түгел. Һәм алар исеме өчен генә үткәрелми, эшләнми дип ышанам. Бу инде Туфан Миңнуллинга, аның иҗатына чын хөрмәт, мәхәббәт дип саныйм.
– Гадәттә күренекле язучыларның, шагыйрьләрнең балалары әти-әниләренең иҗатын кадерләп саклый, берәмтекләп җыярга тырыша. Бу яктан сезнең эшлисе эшләрегез бармы әле?
– Әтинең миңа: «Халык мине онытмас», – дип әйткәне бар. Халык онытмасын инде. Мин үлгәннән соң әтинең мирасын чүплеккә чыгарып ташласалар, берәмтекләп җыюымнан ни файда? Миннән торганның барысын да эшләдем дип саныйм. Үзе туплаган архивын дәүләт архивына тапшырып бетерәсем калды. Туган авылындагы утарын, аннан бер әйберне дә алмыйча (мәсәлән, киемнәргә кадәр анда калды), музей ясарга тапшырдым. Әтинең әллә ничаклы шәхси әйберен Кама Тамагындагы Туфан Миңнуллин музеена, мәктәп музейларына бирдем. Ә инде аларны алга таба нишләтәләр – бу минем карамакта түгел. Хәзер мин кызлары буларак бурычымны әти-әниемнең каберен тәртиптә тотуда, рухларына багышлап дога кылуда күрәм. Әтине мин бәхетле кеше дип саныйм. Яраткан эше белән шөгыльләнде, иҗаты халык тарафыннан кабул ителде, абруйлы бүләкләрен, данын исән чакта алды. Әнием Нәҗибә Ихсанова өчен йөрәгем сыкрап куя. Нинди популяр, тамашачы яраткан актриса иде бит. Вафатына биш ел була, онытылып бара. Әллә инде миңа да «Нәҗибә» дигән байопик язып атарга шунда?!
– Бик яхшы булыр иде бу. Ә менә Туфан абый иҗатына җитәрлек игътибар биреләме, ничек уйлыйсыз?
– Татар профессиональ театрлары Туфан Миңнуллин әсәрләрен хәзер сирәгрәк куялар, дияр идем. Бу – объектив күренеш. Яңа буын театр әһелләре килде. Алар сәнгатьтә үз сүзләрен әйтергә омтыла. Яшьләргә, гомумән, революция ясау теләге хас, ягъни мәсәлән, элеккене җимереп, яңаны төзү. Татар тамашачысы да үзгәрде. Саф ана телебездә сөйләшүчеләр, аңлаучылар саны яшьләр арасында күзгә күренеп кими. Телне яхшы белүчеләр дә минем колакка сәер яңгыраган татар һәм рус телләрен кушып сөйләшәләр. Мин аны үземчә «татурыс теле» дип атыйм. Бу бигрәк тә интернетта, популяр блогерлар арасында таралган. Ә алар бүген яшьләр арасындагы мода юнәлешен билгели. Театр җәмгыятьтәге үзгәрешләрдән читтә кала алмый. Бу шартларда режиссер Туфан Миңнуллин әсәрләренә салынган мәгънәне (ә мәгънә миллион елдан соң да үзгәрми, адәм баласын йөрткән хис-тойгылар да шулай ук) заманча ысуллар белән сәхнәләштерә икән, яшь тамашачы да мондый спектакльне рәхәтләнеп карый. Сүз байлыгына хилафлык килә килүен. Монда инде берни эшләп булмый. Клип тәрбиясе алган буыннарга алар ияләшкән телдә дәшәргә кирәк. Кайсыдыр театрга бу кызык, кайсыларына кызык түгел. Аларга үпкәләп булмый. Һәркемнең үз сөйгән кызы бар, дип әйтик. Мәсәлән, Тинчурин театры Рәшит Заһидуллин киткәннән бирле Туфан Миңнуллинның бер пьесасын да куйганы юк шикелле. Һәвәскәрләр яратып, теләп куялар. Моның сере Туфан Миңнуллин әсәрләренең халыкчан булуында, гади халык теле белән язылуында, халкыбызны әле дә борчый торган проблемаларны күтәрүендә дип уйлыйм.
– Кайбер спектакльләрне профессионал театрлар яңа состав белән кабатлап күрсәтергә җөрьәт итми. Мәсәлән, Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» шундыйлардан. Ни сәбәпле дип уйлыйсыз? Шул ук вакытта халык театрлары, һәвәскәрләр куркып тормый. Бу спектакльнең арчалылар куйган вариантын бергәләп карарга туры килгән иде. Бик ошаган иде Туфан абыйга.
– Камал театры «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренә генә түгел, Туфан Миңнуллинның бу данлыклы сәхнәдә гөрләп барган башка берничә әсәренә дә мөрәҗәгать иткәне юк. Димәк, яңа буынга бу әсәрләр кызык түгел дип саныйлар. Алар профессионаллар, сездән-бездән яхшырак беләләрдер. Ләкин башка профессионал театрлар куя. «Әлдермештән Әлмәндәр», мәсәлән, Арчада гына түгел, Түбән Кама, Туймазы татар театрларында, «Әкият» курчак театрында, Салават башкорт театрында куелды. Бу – мин белгәне. Тамашачы яратып карады дип беләм. Курчак театрында тамашачының курчак уенын тын да алмыйча каравын үз күзем белән күрдем. Туймазы театрының спектаклен дә карадым, ошады, һәм ул һич тә Камал театрының легендар спектакленә охшамаган.
Арчалыларның спектаклен без әти һәм әни белән бергә карадык. Әйе, тамашачы яратып карады, бу спектакльне сагынганлыгы сизелеп торды. Туфан Миңнуллинның бик яхшы гадәте бар иде: ул үзешчән артистлар бары тик мактауга лаек дип саный иде. Мин бу кагыйдәне бик дөрес дип саныйм, аннан тайпылмаска тырышам.
– Бүген Туфан абыйның авторлык хокуклары исеменә таянып үсәргә тырышучылар бармы?
– Авторлык хокуклары белән хәлләр бик мөшкел дип уйлыйм. Законнар ягыннан бар да бик әйбәт. Яхшы уйланылып язылган, ләкин үтәлеше кызганыч хәлдә. Проблема бик зур, һәм әңгәмәбез темасына сыешлы түгел. Үземә кагылганын – Туфан Миңнуллинның иҗади мирасына караганын гына әйтеп үтәм. Театрларның күпчелеге наданлыктанмы, аңлы рәвештәме, авторлык хокукларын яклау өлкәсендә турыдан-туры саботаж белән шөгыльләнә. Еллар буе бер тиен түләмәгәне бар, абруйлы, бай саналган театрлар яртышар ел, хәтта берәр ел авторлык түләүләрен тоткарлыйлар. Һәм проблема акчада гына да түгел. Аңлавымча, моның сәбәбе берничә. Драматургларның күпчелеге үзләренең хокукларын белмиләр, яисә аларны яклый алмыйлар, я якларга теләмиләр. «Ярый әле куйдылар», – дип куаналар кебек тоела кайвакыт. Режиссерларның бер ише, бигрәк тә яшьләр, «мөгез чыгару» белән шөгыльләнә. Драматург әсәрен теләсә ничек тураклыйлар, өстәмә текст яздыралар, соавторлар кертәләр. Һәм болар автор белән яки аның мирасчылары белән килешмичә эшләнә. Бу – турыдан-туры федераль законны бозу. Ләкин моның өчен җәза алган берәүне дә белмим, хәтта шелтәләмиләр дә. Моны күзәтергә тиешле берәр дәүләт органы барлыгын да белмим. Булса да, эшләгән эше күренми.
Авторлар хокукларын якларга тиешле оешмалар күп очракта намуслы түләүчеләрнең акчасын санау белән генә чикләнә. Театрда үз мәнфәгатен генә күрүчеләр исә бу мәсьәләгә карата сүз әйтергә кыйганны астыртын гына «начар холыклы», «артта калган» репутациясе белән «бүләкли». Законлы хокукларын яклар өчен авторлар көтүләре белән адвокат яллап прокуратура, суд юлын таптарга тиешме инде?
Туфан Миңнуллин әсәрләренә карата мондый эш эшләнгәндә, мин сезнең соравыгызда әйтелгәнчә, моны драматургның популярлыгын куллану, аның әсәрен мыскыл итеп, «исем ясау» дип кабул итәм. Шуны ассызыклап әйтәсем килә: режиссерның спектакльне куйганда үзенең күзаллавына туры китереп пьесага үзгәрешләр кертүе турында сүз бармый. Бу – нормаль иҗади процесс.
Туфан Миңнуллинның өч иң яраткан татар шагыйре турында өч әсәре бар. Тукай турында «Без китәбез, сез каласыз», Җәлил турында «Моңлы бер җыр», Хәсән Туфан турында «Агыла да болыт, агыла». Игътибар итегез, пьесаларның исемнәрендә үк бу шагыйрьләрнең шигъри юллары кулланылган. Марсель Сәлимҗанов куйган Тукай һәм Җәлил турындагы спектакльләрдә бу шагыйрьләребезнең шигырьләре яңгырый иде. Бу табигый да. Шагыйрь турында шигырьләрен телгә алмыйча язып та булмыйдыр. Ләкин ул вакытта режиссерның да, театрның да Тукайны да, Җәлилне дә Туфан Миңнуллинга соавторлыкка куярга башына килмәгән. Ә менә Хәсән Туфан турындагы «Агыла да болыт, агыла» спектакленә Хәсән абый соавтор булып киткән. Әллә ничә кешедән моның ни өчен эшләнгәнен сорадым, мантыйкка сыя торган җавап ала алмадым. Әле тора-бара афишадан Туфан Миңнуллин исеме бөтенләй төшеп калды. Хәсән Туфан вафатыннан берничә ел узганнан соң үзе турында пьеса язган булып чыга түгелме? Мин моны Туфан Миңнуллиннан, үлгән кешедән вакланып үч алу дип кабул иттем һәм кабул итәм дә. Гений исемен йөртүче яшь режиссер моны үзе уйлап тапканмы, әллә киңәш бирүчеләр булганмы – анысы миңа мәгълүм түгел.
Заманында Гали Хөсәенов һәм Туфан Миңнуллин, Равил Тумашев һәм Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов һәм Туфан Миңнуллин иҗади тандемнары бар иде. Драматург әсәрен алып килә, режиссер ошатса, куярга алына. Куелыш вакытында фикер алышу бара, әсәргә үзгәрешләр кертелә. Бүген Туфан Миңнуллин иҗатына теләсә кайсы режиссер мөрәҗәгать итә ала. Драматург үз фикерен белдерә алмый. Минем, әтинең иҗади мирасын саклаучы кызы буларак теләгем бер генә: драматургка хөрмәт белән карасыннар иде. Әни әйтмешли, төне буе хәреф чүпләп үтырган кешенең иҗаты әз генә дә булса хөрмәткә лаектыр.
– Балачактан хәтердә калган: ул чорда телевидениедә «Җиде тәрәзә» дигән күп серияле спектакль-тапшырулар барган иде. Анда төп геройлар – сез, Илшат Әминов, Ләйсән Таҗиева иде. Әле хәзер дә: «Туфан абый һәр тапшыруның соңгы каралышына килми калмый иде», – дип сөйләгәннәре бар. Димәк, күңелегездә сәхнә дигән әйбергә оеткы булган дип уйларга була? Бәлки, Туфан абыйның да нинди дә булса теләге булгандыр?
– Мин укыган мәктәп телестудия бинасына якын урнашкан иде. Татарча иркен сөйләшүче балаларны еш кына тапшыруларга алдылар. Шулай истә калган. Мине «Җиде тәрәзә»гә ниндидер актерлык сәләтем өчен алганнардыр дип уйламыйм. Аннан соң кирелегем өчен ул сериалдан «сөрделәр» дә әле. Минем аркада әни дә зыян күрде. Ул бу сериалда күпбалалы гаиләнең әнисен уйный иде. Ул да төшеп калды. Соңгы серияләрдә Равил абый Шәрәфиев алты бала белән генә калган иде.
Әти теләкләренә килгәндә... Ул минем татар филологиясе бүлегендә укуымны бик теләде. Чөнки үзе өч мәртәбә шунда кереп караган. Теләге бик зур булган. Ике мәртәбә немец теленнән «икеле» алып керә алмаган. Өченчесендә, немец теленнән «өчле» алып, тәки студент булып кабул ителгән, ләкин бер авылдашы, артистлыкка укырга җыялар, дип кызыктырган да... Филолог буласы кеше Мәскәүгә артистлыкка укырга китеп барган. Ә мин, ярый әле филолог булмаганмын, дип куанып йөрим. Һич минеке түгел.
– Авыл турында сүз чыкса, Туфан абыйның: «Париж дип авыз суы корытсалар да, авылга берни җитми инде», – дип әйтергә ярата иде. Мәрәтхуҗага еш кайтасызмы? Әтиегезнең истәлекләренә авыл халкының мөнәсәбәте ничек? Музей ни хәлдә?
– Әтием, чыннан да, туган авылын бик яратты. Мин әле дә гаҗәпләнәм: ничек ул аннан чыгып китә алган икән? Язмыштыр инде. Үзем авылга еш кайтмыйм. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Андагы хәлләрне клуб мөдире Айрат Кадыйров хәбәр иткәли, туганнардан хәбәрләр килгәли.
Музейның хәле яхшы дип беләм. Әтинең үзләре дә мәрхүм булган ике дусты Рөстәм Зәкуан һәм Разил Вәлиев аны булдыруга зур тырышлык күрсәтте. Әле арабыздагы Лотфулла Шәфигуллин, Ркаил Зәйдулла, Миңнур Нәбиуллинның музейны яшәтүдә бүген дә ярдәмнәре бик зур дип беләм. Рәхмәт аларга. Дустың булса – шундый булсын! Бүген әтинең ике авылдашы, искиткеч ханымнар – Гөлнара һәм Роза музейда ихластан эшләп йөриләр. Аллаһы Тәгалә аларга исәнлек-саулык бирсен. Кама Тамагы районы җитәкчесе Наил Вазыйхов та игътибарыннан калдырмый. Аңлаган кеше моның бик зур нәрсә икәнен белә.
Киләчәге бәхетле булсын иде музейның. Финанслау, хакимият органнарының җылы мөнәсәбәте, бигрәк тә халык хәтере... – барысы да кирәк бит.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез