“Алга” батальонының шевроннарын күрсәттеләр

Татарстанның “Алга” ихтыярилар батальонының үз шевроннары пәйда булган. Аларның фотосурәтләре “Алга” һәм “Тимер” батальоннарының рәсми телеграм-каналында урнаштырылган.

Шевроннарны бүген өйрәнү полигонына китүче контрактникларга өләшә башлаганнар. Аларда республика гербы сурәтләнгән. Калган өлешләре Татарстан флагы төсләрендә эшләнгән.

Батальоннарның үз шевроннары булдырылачагы турында 10 июньдә үк мәгълүм булган иде инде. Бер ай дәвамында әзерләнгәннән соң солдатлар Украинага хәрби бурычларны үтәргә китәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре