Алинә Шәрипҗанова: «Үз күзләрем белән күргәч, үкси-үкси еладым»

Татарстаннан бер төркем сәнгать әһелләре хәрби зонада хезмәт итүче егетләребез яныннан кайтты. Алар анда ниләр күргән, нинди хисләр кичергән? Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова  безгә шул хакта сөйләде.

Курку турында уйламаска тырыштым

– Хәрби зонада хезмәт итүче егетләребез янында чыгыш ясап кайтырга дип,   Татарстан Рәисе Аппаратыннан тәкъдим килде. Беркемне дә мәҗбүр итмәделәр. «Бара аласызмы, теләгегез бармы?» – дип кенә сорадылар. Минем, әлбәттә инде, характерым тынгысыз булгангадыр, йөрәгем шундук ашкынып куйды. Әмма гаиләм, кечкенә балаларым булгач, аларның фикерен белергә кирәк, дип санадым. Ирем Айдарга шалтыраттым да аңлатып күрсәттем. Бер дә аптырап калмады. «Балаларны карарга әни, мин бар. Икәүләшеп ничек тә булса ерып чыгарбыз», – диде. Ничә көнгә барасы билгеле түгел иде әле. Чөнки без киләсен белгәч, төрле полклардан заявкалар килә башлаган. Шуңа күрә: «Бер атна тирәсе булыр», – фаразладым. Шулай итеп, 28 октябрь көнне Луганск ягына кузгалдык. Үземне бик нечкә күңелле дип санасам да, өстәвенә бик хисчән, елак та әле мин, курку хисе булмады. Дөресрәге, ул хакта уйламаска тырыштым. Башта, ниндирәк кием алырга икән дип, һава торышын караштыргалап алдым. Үзе гадирәк тә, шул ук вакытта затлы да булган ике костюм сайлап алдым. Солдатларның кәефләре күтәрелсен, бәйрәм рухы булсын дип уйласам да, кая барасын беләбез бит, үзебезне күрсәтергә түгел, ә эшләргә дип юлга чыгабыз. Төркемне мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов җитәкләде. Төрлебез төрле коллективлардан җыелдык. Дәүләт камера хорыннан, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залыннан  артистлар, музыкантлар барырга ризалык бирделәр.  Марсель Вахитов исемле  егетебез – Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова белән мин Казан шәһәре филармониясеннән идек. Ул рус телендә җырлагач, мин репертуарыма татарча җырлар сайларга тырыштым. Тавыш операторы Раил Садриев үзенең шәхси аппаратурасын алып килде. Аның тизлегенә, төгәллегенә шаккатарлык булды. Теләсә нинди вазгыятьтә, биш минут эчендә аппаратураны сафка бастырып, колонкаларны куярга өлгерә. Электр энергиясе булмаса, үзе алып килгән  генераторны көйли. Кыскасы, поход шартларында да шундый җайлы итеп эшләде ул. Арабызда язучылар, шагыйрьләр дә бар иде. Рифат Җамал хәрби зонада хезмәт итүче милләттәшләребезгә шигырь китаплары бүләк итте. Махсус әзерләнгән кесә китабы ул. Фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре кертелгән. Егетләребез бик кызыксынып укыдылар. Үземә дә бик ошады.

Ерткычлык

Ростов өлкәсенә кадәр юл сизелмәде дә кебек. Гадәти гастрольгә чыккан кебек кенә булды. Аны үткәч, Каменск-Шахтинск шәһәрендә кундык та таможняны үттек. Икенче көнне генерал Владимир Майстренко каршы алды, аннан соң юлга кузгалдык. Луганск шәһәрендә кунакханәдә яшәдек, ягъни төнгә кунарга кайттык. Хәрби зонада 10 көн булдык. Бу сәяхәт үзебезне дә бик дуслаштырды. Юлдашлар белән термоска чәй әзерләп куя идек. Кибеттән лимон, башка азык-төлек  алдык. Кибетләр эшли. Луганск белән Донецк – икесе дә бик матур шәһәр. Күренеп тора: Россия бик нык булыша. Мариупольгә кадәр өр-яңа юллар төзелгән.

Хәрби бәрелешләр барган урынга якынлашкан саен куркынычрак була башлады. Ниндидер бер көтелмәгән хәл булыр дип тә түгел. Янган, шартлаган йортларны, кара күмергә калган авылларны, шәһәрләрне күреп, йөрәк өзгәләнде. Урманнар, кырлар да кап-кара. Хәтта агачлар да калмаган. Әлегә кадәр мондый хәлләрне бары тик китаплардан укып, кинолардан гына күргән бит инде. Шунда табигатьне, кешеләрне вәхшиләрчә мыскыл иткәннәрен күреп, күз яшьләремә ирек бирә идем. Үз күзләрем белән күргәч, үкси-үкси еладым. Мондый ерткычлыкны берничек тә аңлатып булмый.

Максимка

Җирле халык безне бик җылы кабул итте. Бер начар сүз дә ишетмәдек. Тик алар белән аралашырга әллә ни җай да чыкмады. Егетләребез янына ашыктык. Алар да безне бик көткәннәр. Татарча сөйләшүебезне ишеткәч, баһадирдай егетләрнең дә күзләреннән яшь тамды. 2022 елның октябрендә мин хәрби зонага беренче полкны озатырга ЭКСПОга барган идем. Батырларыбызны җырлап озаттык. Шунда күргән, сөйләшкән егетләр белән очрашу минем өчен иң зур бәхет булды, чөнки алар исән-сау. Шуңа шатландым. Бер госпитальдә яшь кенә егет белән очрашу күңелгә кереп калды. Аңа 21 яшь кенә әле. Улым кебек бик якын тоелды ул миңа. «Энем, нәрсә булды инде синең белән?» – дип, кочаклап алдым. «Алинә апай, сезнең белән фотога төшим әле. Әниемә җибәрер идем», – ди. Ризалыгымны биргәч: «Әниемә бер-ике сүз әйтә алмассызмы?» – дип сорады. Әнисенең исеме Зөлфия икән. «Зөлфия ханым, сезгә улыгыз сәламнәр җибәрә, мин дә кушылам», – дип, бик матур  видео яздырдык. Аннан үз исемен сорыйм. «Максимка» – ди бу. «Ничек инде Максимка булсын? Син бит татар малае» – дим. Чыннан да, татарга бик охшаган ул: үзе кара йөзле, кара чәчле.  «Мине әти-әнием тәрбиягә алган бит», – ди Максим. Шунда кылт итеп искә төште. Бик тә хисләргә бирелеп, телевидениедән бер тапшыру караган идем. Мөслим районында яшәүче күп балалы Хуҗиннар гаиләсе турында иде ул. Максим әнә шул гаиләдән булып чыкты. Ул йөрткән квадроцикл минага эләгеп шартлаган. Яраланган килеш эвакуацияне көтеп, өч көн кырда ятарга, көрәшергә мәҗбүр булган. Шул мәхшәрдән исән-сау калган. Исемә төшергән саен, хәле әйбәтләнсен дә исән-имин туган җиренә кайтырга насыйп булсын, дип теләкләр телим. Максимка белән бик очрашасым килә. Кайткач, бүләк алып, Мөслимгә барып килермен, дип ниятләп торам.

Тагын бер сөйләшү йөрәкне сискәндереп җибәрде. Без блиндажларда да җырлап йөрдек. Фронтка кадәр 5–10 км ара, шартлаулар да бик нык ишетелә иде. Бер татар егете яныма килде дә: «Рәхмәт сезгә килгәнегез өчен. Сез уйламагыз, без бирешмибез. Аңлыйбыз инде, кайберәүләребез исән килеш  туган илгә кайта да алмас. Әмма Ватан өчен без үлемгә  барырга да әзер».

Шундый якты йөзле, туган иле өчен җанын да кызганмаган егетләр белән очрашып кайттым мин. Бер минутка да күз алдымнан китмиләр, хисләр гел яңарып тора. Казанга кайтып, гаиләмне күргәч тә, беренче сүз итеп: «Айдар, минем хәрби зонага тагын барасым килә», – дидем.  Татар моңы күңелләренә хуш килә икән, хәлләрен җиңеләйтә икән, нишләп әле моны эшләмәскә? Кулыбыздан килә бит. Мин Виктор Цой репертуарыннан «Кукушка» дигән җырны беркайчан да җырламаган идем әле. Егетләрнең соравы буенча беренче тапкыр башкардым. Шул арада бөтен җиргә таратып та өлгергәннәр. Кайда барсак, шунда, җырлагыз әле, дип үтенеч белән чыгалар. Фирзәр абый Мортазинның «Сәлам әйт, җил»  җырын да бик яратып кабул иттеләр.

«Алга» һәм «Тимер» полкларында булганнан соң Татарстан егетләре, милләтебез өчен әйтеп бетерә алмаслык горурлык хисе калды. Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Авырлык аларны сындыра алмаган. Киресенчә, иң матур һәм кирәкле сыйфатларга ия булган алар. «Алга» полкында кыр кухнясында хәтта өчпочмак пешереп ашаттылар. Иң тәмлесе шул булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре