«Алиса»ның «Алисә»гә әйләнгән чагы: челтәрдә татар теленең хәле ничек?

Соңгы арада онлайн даирәдә татар телен ешрак (күбрәк түгел!) очратырга туры килә. Сөенәсең: «пәрәвез»дә ана теленә урын бар! Көенәсең: ул әле дә аз һәм сыйфаты да сораулар уята. Челтәрдә татар теленең хәле ничек?

Булгач, куллан!

Татар теле язмышы турында филологлар гына уйларга тиеш... түгел! Телнең интернеттагы торышы турында әнә инженер борчылган. Күптән түгел «Телеграм» кушымтасы интерфейсының татарчага тәрҗемә ителүе турында сөйләделәр. Тәрҗемә белән шөгыльләнүче – 38 яшьлек инженер Илгиз Җиһангиров. Ул профессиональ тәрҗемәче түгел. Интерфейсны тәрҗемә иткәнче ул программа тәэминаты, өстәл уеннары һәм спорт турында мәкаләләрне татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән булган икән.

– Хәзер «Телеграм» – дөньядагы иң популяр кушымталарның берсе. Күптән түгел Павел Дуров та, аннан 900 млн кеше файдалана, 60 млн россияле көн саен куллана, диде. Татарстан турында әйтсәк, бу «Телеграм»да 525 канал һәм чат бар, шуларның 180нән артыгы татар телендә алып барыла, – дип сөйләде Илгиз.

Бу – туган телне санлы киңлекләрдә популярлаштыру өчен мөһим адым, дип саный әлеге эшне башкаручы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: татарчалаштыру эше бюджет акчасын җәлеп итми генә гамәлгә ашырылган.
Тәрҗемә камилләрдән камил түгел, билгеле. Анысын тәртипкә китерү белән хәзер галимнәр, белгечләр шөгыльләнергә тиеш.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков кушымтаны татарчалаштыруны мөһим эш дип атады. Моның чишмә башында торган кешене тәнкыйть утына тотарга кирәкми дип тә уйлый ул.

– Бу эш башлануын белгәч сөендем. Телнең функциональ мөмкинлекләрен арттыру буенча бара торган эшләргә мин гел шатланам. Мондый кешеләрне, гадәттә, тәнкыйтьлиләр. Монысына мин борчылам. Аннан, без бу эшкә бергәләп тотына алмадык. Шунысы да көендерә, – диде ул.

Илгиз Халиков адашы кебек кешеләрне үсендерергә кирәк ди.

– Илгиз филолог түгел, әмма ул бу эшкә тотынды. Ә бит без күп еллар әлеге эш филологларга гына кызыклы булырга тиеш дип уйлаган идек. Хәзер без бу җәһәттән инициатив төркемнәр барлыкка килүен күрәбез, Илгиз  –  шуның мисалы,  – диде ул.

Институт директоры сүзләренчә, хәзер тәрҗемәне фәнни күзлектән карап шомартырга, яхшыртырга кирәк. Иң мөһиме – нигез бар, эш башланган.

«Алиса»ның «Алисә»гә әйләнгән чагы

«Яндекс» хезмәтләре татар телендә «сөйләшә» башлаячак. Әле күптән түгел генә Татарстан башкаласында узган «Kazan Digital Week – 2024»  халыкара форумында Татарстанның Фәннәр академиясе белән «Яндекс» ике арада килешү имзалады. Шушы килешү нигезендә киләчәктә компания сервислары татар теленә тәрҗемә ителергә мөмкин. Моның өчен текстны һәм сөйләмне автоматик эшкәртү өлкәсендә эшләнмәләр барлыкка китерергә кирәк. Килешү шуны күздә тота.

Академиянең гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин сүзләренчә, Фәннәр академиясенең бу җәһәттән кирәкле тәкъдимнәре, dataset (мәгълүмат җыелмасы) булуын әйтте. Төп бурыч – татар телен «Яндекс» сервисларына мөмкин кадәр кертүгә ирешү.

Айрат Хәйруллин, Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры:

– Шунысын да әйтергә кирәк: Россия халыклары телләреннән беренчеләрдән булып татар теле өчен «Яндекс» сервисларында сөйләмне синтезлау һәм танып белүдә нейрочелтәр технологиясе кулланылачак.

Димәк, «Алиса»ларыгыз татарча сөйләшә башласа, аптырамассыз! Нейрочелтәр ярдәмендә «Эзләү» һәм «Карта»да тавыш ярдәмендә кирәкле сүзне кертү мөмкинлеге биреләчәк. Моннан тыш браузерда ачылган сайтларны татарчага тәрҗемә итү дә мөмкин булачак.

«Ни өчен татар теле?» – дип, күпсенеп сораучылар да табылыр әле. Аларга җавапны «Яндекс.Поиск» белгечләре әзерләгән инде! Баксаң, россиялеләр интернетта теге яисә бу җөмләнең нәкъ тә татарчасын ешрак эзли икән. Аннан – башкорт, аннан чуаш телендә. Моннан тыш «Алиса» киләчәктә бу сервиска кертелгән телләрдә әкиятләр укый башламагае. «Навигатор» инде татарча сөйләшә, монысын да сабыр гына көтеп карыйк!

Digital – 2024 

* Россиядә яшәүчеләрнең 130,4 миллионы интернеттан актив файдалана.

* 2024 ел башына караган мәгълүматларга күз салсаң, Россиядә социаль челтәрләрдән файдаланучылар саны 106 млн кешене тәшкил итә. Бу – гомуми халыкның 73,5 проценты.

* Көненә 8 сәгать 21 минут – быел Россиядәге интернет кулланучылар «пәрәвез»дә шулкадәр вакытын сарыф итә. Бу – 2023 елгы саннарга караганда 4,5 процентка күбрәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре