Җитмешенче елларда республиканың күпчелек авылларында җиләк-җимеш, бигрәк тә алма бакчалары гөрләп үсә. Әмма, еллар үтү белән, ул бакчалар хуҗасызга әйләнә, искерә, ташландык хәлгә килә. Күпчелегенең язмышын 1978 елдагы көчле суыклар да хәл итә. Буа районының Бик-Үти авылында яшәүче Дәүләтшиннарның да хыялы шушы ташландык хәлдәге бакчаларны яңарту була. Матур хыялларының игелекле бизнеска юл яруын сизми дә кала алар.
– Без Казанда яшәдек. 1992 елда Җәмил абыегыз, хыялланып, авыл бакчасына 400 алмагач утырткан иде. Ул вакытта балалар кечкенә, икенчесе күкрәк сабые гына. Алмагачларга бик игътибар да җитеп бетмәгән, күрәсең, кайсыдыр өшеде, кайсысындыр куян ашады, урлаучылар да булды, кыскасы, бакча ныгып, җәелеп китә алмады. Ә инде 2017 елда әлеге җирләрне сатып алып, чистартып, агачларны кабаттан утырта башладык, – диде Миләүшә Дәүләтшина.
Җәмил Дәүләтшинның җир эше исә 2015 елда ук башлана. Шул еллардан бирле ул бөртекле культуралар, шикәр чөгендере үстерә. Аннан башка да кырыкмаса-кырык эше җитәрлек. Шуңа күрә бакча мәшәкатьләренең күпчелек өлеше Миләүшә ханым җилкәсенә төшә. Билгеле, балалары, ярдәмчеләре дә бар. Алма бакчалары да елдан-ел киңәеп, бүген 36 гектарны тәшкил итә. Шуңа күрә бер генә көннәре дә буш түгел. Тәүлекнең һәр минуты кадерле. Язын агачларны уңыш бирүгә әзерләсәләр, августтан башлап уңыш җыялар, ноябрь-декабрьгә кадәр саталар. Көзен уңыш җыеп алганнан соң, алмагачларны тукландырырга, бик күп итеп су сибәргә, авырулар булмасын өчен чаралар күрергә кирәк.
– Безнең юнәлештә бик күп төрле сортлар белән эшләү бик авыр, чөнки аларның һәркайсына аерым игътибар кирәк. Бакчаның 70 процент өлешендә – кышкы сорт, 20 проценты – көзге, 10 проценты – җәйге алмалар. Эш башлаганда, соңгылары сатылмас, кешеләрнең үзләрендә дә күп булыр, дип уйлаган идек, хәзер, киресенчә, безгә җәйге сортлар җитми. Сораучылар күп, җиткезә алмыйбыз, – ди ул.
1970 нче елларда авыл бакчасында кура җиләгенә кадәр үскән. Әлеге вакытта Дәүләтшиннар үзләре дә үстерә аны. Без килгәндә ремантад сортлы кура җиләгенең уңышын җыеп йөриләр иде.
– Күпләр бакчаны утырттың да, шулай үсә, дип уйлый. Тик агач алай гына бөтенләй дә үсми икән. Ул – бик күп акча сорый торган өлкә. Алмагачка иптәшкә кура җиләге утырттык, виктория җиләген дә үстердек. Үсентеләр белән дә шөгыльләндек. Эше дә, мәшәкате дә күп, – ди Миләүшә ханым.
Тәҗрибәле бакчачы сүзләренчә, авыр булса да, сату белән кыенлыклар юк. Без килгән вакытта гына да әллә никадәрле кеше алма алып китте.
– Гомумән алганда, 4 ел алма сатабыз. Ныклап торып уңыш бирә башлаулары быелдан гына. Кызганыч, май суыклары ике төрле алма агачына зыян салды. Калганнарыннан яхшы гына уңыш алуга ирештек. Алма сораучылар бик күп. Кышкы суыкларга кадәр тулысынча сатылып бетә. Алучыларыбызга бик зур рәхмәт. Татарстанның барлык районнарыннан, Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән киләләр. Җиләк-җимеш юнәлешендә перспектива бар җирдә дә бар, дип уйлыйм, – ди ул.
Ә менә төшемле бизнес булуына килгәндә: «Без бәхетлеләр, – дип елмайды бакчачы ханым, уенын-чынын бергә кушып. – Кергән акчаны да, чыкканын да санаганыбыз юк. Кергән һәр сумы төзелешкә, яңа техника, җиһаз алуга кереп китеп бара. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, югалтулар зур булырга мөмкин, чөнки без бик үк уңышлы булмаган зонада яшибез. Ләкин шушы эшкә тотынганбыз икән инде, кирегә юл юк».
Ни генә дисәк тә, һәр хезмәтнең нигезендә ярату ята. Яратмаган эшне эшләү бик кыен.
– Һәр үсенте сабый бала кебек. Мин бакчада үскән һәр агачны, куакны беләм, таныйм. Без аларны алларына тезләнә-тезләнә үстерәбез. Башта тезләнеп кисәбез, аннан соң эшкәртәбез, аннан соң бәйлибез. Никадәр яхшырак, күбрәк тезләнсәң, шуның кадәрле мулрак алма бирә. Шөкер, үзебезнең дә биш елдан соң гына уңыш бирергә тиешле алмагачларыбыз дүртенче елга ук уңыш биреп, хезмәтебезне хөрмәтләде, – ди Миләүшә Дәүләтшина.
– Урта полосаның алмаларын бик яраталар, чөнки аларның тәме үзгә. Безнең алмалар кояшта түгел, ә температура төшкәндә кызара. Тәме дә төнлә минуска таба киткәндә, ә көндезләрен җылы торганда керә.
– Алма – җәннәт җимеше. Аның составында кеше сәламәтлеге өчен барлык матдәләр дә бар. Таиланд җимешләрен никадәр генә яратып ашасак та, безгә үзебезнең җирлектә үскән җиләк-җимеш, үләннәр күпкә файдалырак.
– Алманың бер сортын тулысынча эшләп чыгар өчен 25 ел вакыт кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез