Православие динен тотучылар 19 августта “Алма Спасы”н билгеләп үтә. Алманың көзге сортларын җыя башлау көне бу. Шөкер, быел күп бакчаларда алмагачларның ботаклары җимешләрен күтәреп тора алмаслык хәлгә килде. Русларда: “Көненә бер алма ашасаң, бернинди дә табиб кирәкми”, дигәнрәк мәкаль бар. Чыннан да, иң файдалы җимеш санала ул. Ә аны үстерү генә түгел, бәлки әле дөрес итеп җыю һәм кышка дөрес итеп саклауга кую да мөһим.
Җыю
Алманы, бәрмичә-сукмыйча, саклык белән генә җыярга. Уңышны көннең икенче яртысында җыеп алу әйбәтрәк. Бигрәк тә кара көздә өлгерә торган кышкы сортларны. Ник дигәндә, көннең бераз җылынып, алмаларның чыктан тулысынча кибүе кирәк. Җәйге, көзге сортларны яңгырдан соң да җыярга ярый. Әмма барыбер җимешләрнең кибүен көтү шарт. Хәзер өске ботаклардагы алмаларны җыю өчен бакчачылар кибетләрендә озын саплы кәрҗиннәр (капчык) һәм башка җайланмалар сатыла. Иренмичә, эзләп табасы гына.
Саклау
Иң әйбәте – алмаларны агач яки пластик әрҗәләргә рәт-рәт тезеп, саклауга кую. Җимешләрнең һәркайсын кәгазь белән төреп, өстен мүк, өрәңге яфраклары яки карабодай кабыгы белән капларга. Алмалар өстенә салам түшәүчеләр дә бар. Әмма җимеш чери башласа яки саклау температурасы кискен алышынса, саламның, череп, бөтен уңышны юкка чыгаруы ихтимал.
Игътибар! Уртача зурлыктагы алмалар яхшырак саклана. Ваклары тиз шиңә, эреләре төрле авыруларга бирешүчән чөнки.
Соңгы вакытларда алмаларны целлофан капчыкларга салып саклау “модага” кереп бара. Һәр алма углекислый газ бүлеп чыгара, ә бу газ, үз чиратында, консервант ролен үти, имеш. Моның өчен җимешләр иң элек берникадәр вакыт суыткычта тотыла (капчык эчендә парланмасын өчен). Шуннан һәркайсы аерым-аерым кечкенә капчыкларга салынып, капчык авызы әйбәтләр бәйләп куела. Әмма, саклаганда, һава температурасы даими рәвештә 0+5 градус булырга тиеш. Мондый ысул алманы хәтта озак вакыт буе шәһәр фатиры балконында саклау мөмкинлеге бирә.
Коелган алмаларны нишләтергә?
Аларны алмагач төбендә калдырырга ярамый. Юкса агач төбе авырулар-корткычлар белән “мыжгып”, бик тиздән инфекцияләр чыганагына әйләнергә мөмкин. Коелган җимештәге корт әйбәтенә “кул сузмый” инде, дигән ялгыш фикер бар. Чынында коелганыннан сәламәтенә бик тиз күчә ул. Вакытында чара күрелмәсә, уңыш бермә-бер кимиячәк, дигән сүз. Коелган бозык алмаларны, шактый гына тирән чокыр казып, җиргә күмеп куярга кирәк (бер катлам черек алма, бер катлам көл, бер катлам туфрак). Әмма алмагач янына түгел, читкәрәк. Күчне сәнәк белән әледән-әле төрткәләп торган очракта чокырдагы ашлама тизрәк өлгерәчәк. Әйтик, компост чокырын быел җәен ясасагыз, инде киләсе елда аннан әзер ашлама алып яки шул урынга яшелчә-мазар утыртып булачак.
Фото: pixabay.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез