Яшь, алмагачларны яхшылап карарга, салкыннарга әзерли торырга вакыт җитте. Бу эшне кичектерсәң, инде тәүге суыкларда ук тамырларына зыян килергә, кайрысына кимерүчеләр ябышырга, кәүсәсендә кояштан пешкән эзләр калырга мөмкин. Һәвәскәр бакчачы Зыятдин Садыйков октябрь аенда алмагачларны тәрбияләү серләре белән уртаклашты.
Тукландыру. Азотлы ашлама кертүне туктатабыз. Ул яшь ботаклар пәйда булуга китерә, ә алар кышын, һичшиксез, өшеп әрәм булачак. Хәзер фосфор-калийлысы белән тукландыру сорала. Әлеге «сый» тамырларын, гомумән, агачны ныгытуга, салкыннарга чыдамлылыгын арттыруга ярдәм итәчәк.
Су сибү. Октябрь коры килсә, җир катырганчы, агач төбенә су сибү бик мөһим. Гадәттә яшь алмагач туфрагына суны 50–70 см калынлыкта сеңдерергә кирәк. Дымлы туфрак корысына караганда җылырак була. Димәк, тамырлары кыш башында һәм карсыз чорда һава температурасы «уйнаудан» һәм көчле суыктан яхшырак сакланачак.
Кисү. Яшь алмагачны, ябалдашы дөрес формада үссен өчен, яз башында кисәләр. Хәзер исә сынган, корыган, корткычлардан зыян килгән ботакларын гына кисеп ташларга кирәк. Ботакның киселгән урыннарына бакча сумаласы яки махсус паста сылыйлар.
Эшкәртү. Кисү, агач төбен ботаклардан, чүп-чардан арындыру эшләреннән соң ябалдашы һәм кәүсәсенә фунгицид (3 процентлы бордос сыекчасы яки бакырлы препаратлар) бөркибез. Шул рәвешле ончыл чык, парша кебек гөмбәчек инфекцияләре юкка чыгачак. Юкса алар агачны хәлсезләндереп, суыкка чыдамлыгын киметәчәк.
Мүлчәләү. Бигрәк тә өч яшькә кадәрге алмагачның тамыры зыкы суыкларны кичерә алмаска мөмкин. Шуңа күрә төбен мүлчәләү (ябалдашыннан кимендә 30 см киңрәк итеп) бик кирәк. Мүлчә катламы 10–15 см чамасы булсын. Юкарак икән – тамырларына җылылык җитмәскә мөмкин. Калынрак икән – җепшек вакытта яки язын тамыр муенсасының кызуы бар.
Агач төбен мүлчәләү өчен черемә, торф, пычкы чүбе, чыршы ботаклары, коры яфрак кулланалар. Игътибар! Мүлчә агачның тамыр муенсасына (тамырның кәүсәгә тоташкан урыны) орынмаска тиеш. Моннан тыш кайрысы кызмасын өчен кәүсә тирәли 5–7 см калынлыкта буш ара калдырырга кирәк.
Каплау. Тамырларын мүлчә сакласа, кәүсәсе һәм ботаклары өшергә, февраль-март айларында кояштан пешәргә, шулай ук комсыз кимерүчеләрдән зыян күрергә мөмкин. Шуңа күрә алмагачка «күлмәк» кидерергә, ягъни аны төреп-каплап куярга кирәк. Моның өчен спанбонд, капчык тукымасы кебек һава үткәрүчән материалдан файдалану таләп ителә. Хәзер кибетләрдә бу максатта махсус бакча бинтлары (тасмалар) да сатыла. Ә менә полиэтилен, рубероид, калын катыргы кулланырга ярамый: юкса агач «сулый» алмаячак һәм корыячак.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез