Газетага язылу

Алмалар алланганда

Алмалар алланганда
Фото: шәхси архивтан

Бакчаларда алмалар өлгергән вакыт бала чагымны, шул чагымда калган туган авылымның алма бакчасын күңелемдә яңарта. Рәт-рәт тезелеп үскән алмагачлары, өлгергән сусыл алмалары күз алдына килә дә Лотфулла бабамны искә төшерә. Ул – сугышта хәбәрсез югалган Кадыйр бабамның (әтиемнең әтисе) бертуган абыйсы.

 

Күршедә яшәгән туган бабайны без, бертуган энесенең оныклары, үз бабаебыз күк якын күреп үстек. Моңа сәбәп, беренчедән, үз бабайларыбызның берсен дә күреп белмәү булса, икенчедән, Лотфулла бабайның бик ачык күңелле, аңлы кеше булуыдыр. Шулай итеп, әлеге язмамны Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда Балтач районының Сосна авылын күтәрүгә үзеннән өлеш керткән, күмәк хуҗалыкны җитәкләгән, сигез баласын илгә кирәкле кешеләр итеп тәрбияләгән якын кешем Зәйнуллин Лотфулла Зәйнулла улына багышлыйм.

1910 елда Сосна авылында туган егет, армиягә киткәнче үк, Арча районының Пошалым авылы кызы Галиягә өйләнә. Аннары армия хезмәтендә була. 1939–1940 нчы еллардагы фин сугышында катнашырга туры килә аңа. Бөек Ватан сугышы башлангач, Лотфулла бабай кабат сугышка китә. 1942 елда уң аягының тезе яраланып, госпитальгә эләгә. Лотфулла бабайның тормыш юлы хакында күбрәк беләсем килеп, Оренбург өлкәсендәге Бузулук шәһәрендә яшәүче улы – 90 яшькә якынлашып килүче Фоат абый белән әңгәмә кордым. «Әтием туган йортыбызга госпитальләрдә дәваланганнан соң кайтты. Ул кайтасы көннең иртәсендә үк без олы юлга йөгердек. Әни дә безнең белән чаба. Таякка таянган, аксап атлаучы әтине күргәч, әнием-мескенем: «Лотфуллам», – диде дә аңсызланып егылды. Фельдшерны чакырып, әнине аңга китерделәр», – дип сөйли Фоат абый.

 

Сугыштан кайткан, таякка таянган ирне авыл советы рәисе итеп куялар. Аңлы егетне район җитәкчеләре бик тиз күреп ала. Лотфулла абыйны районга – авыл хуҗалыгы бүлегенә эшкә алалар. Коммунист бул да, каршы килеп кара! «Ул вакытта районда 41 авыл, әти аты белән шул авыллар арасында гел йөреп торды. Аны күрмәдек тә дияргә була. Без уянганчы китә, без йоклагач кына кайта иде», – дип искә ала Фоат абый. Авыл өлкәннәре киңәшәләр дә район җитәкчелегеннән Зәйнуллин Лотфулланы авылга колхоз рәисе итеп кайтаруны сорыйлар. Сосна, зур авыл булу сәбәпле, икегә – «Правда» һәм «Кызыл үрнәк» күмәк хуҗалыкларына бүленә. 1950 елдан ике хуҗалык берләштерелеп, «Правда» исемен йөртә башлый. Шул елдан Лотфулла Зәйнулла улы туган авылы хуҗалыгында рәислек вазыйфасын башкара. Беренче җыелышта ук: «Колхозны күтәрик дисәк, колхоз эшендә «туган», «апа», «абый», «сеңел» дигән төшенчәләрне онытып торабыз», – дип шарт куя. Ул җитәкче булып кергән елны ашлык ишелеп уңа. Тик җыеп алып бетерергә мөмкинлек булмый: җәе дә, көзе дә яңгырлы килә. Җитешкән бөртекләр коелып, кабат тишелә башлый. Күмәк хуҗалык җитәкчесе халыкка урып яки чабып алып кайтырга, малларына ашатырга рөхсәт бирә.

Икенче елга Лотфулла Зәйнулла улы «Правда» колхозында җиләк-җимеш бакчасы утыртуны, яшелчәлек белән шөгыльләнә башлауны дә максат итеп куя. Үзе йөреп, алмагач һәм кура җиләге үсентеләре кайтарта. Авыл халкының тырышлыгы, рәискә булган ышанычы, җитәкченең тырыш һәм үзсүзле, максатчан булуы Сосна авылы уртасында алма бакчасын гөрләтеп үстерергә, авылның түбән очында яшелчә бакчасы булдырырга, умартачылыкны тергезеп җибәрергә мөмкинлек бирә. Ныгып үсеп китсеннәр өчен, колхоз рәисе һәр хуҗалыкка алмагачлар беркетә. Кешеләр, кичен килеп, үз алмагачларына су сибә. Агачлары ике-өч ел эчендә алма да бирә башлый.

 

Иген уңышына хөкүмәт куйган планга яшелчә һәм җиләк-җимеш тапшыру планы, бал планы да өстәлә. «Правда» күмәк хуҗалыгы районда сөт, икмәк, яшелчә, җиләк-җимеш җитештерү буенча алдынгы урынга чыга. Планны арттырып үти. Башка күмәк хуҗалык җитәкчеләре колхозчыларына хезмәт көненә 200–300 грамм ашлык биргәндә, Лотфулла Зәйнулла улы өчәр кило ашлык, хуҗалык саен бал, алма өләшә. Сосна мәктәбе музеендагы стендтагы: «Җитәкче Зәйнуллин Лотфулланы авыл халкы рәхмәт белән искә ала, ул халыкка икмәк ашатты», – дигән юллар да раслый моны. Ул җитәкчелек иткән чорда сайгак, такта яру өчен кул пилорамы урнаштырыла. Пилорам күмәк хуҗалыкка гына түгел, авыл кешеләренә дә, якын-тирәдәге башка авылларга да хезмәт күрсәтә.

 

Авылны күтәрү, халыкны ашлы-икмәкле итү хакында чыгыш ясарга аны Казанга радиокомитетка чакыралар. Җитәкче радио аша үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. 1951 елда игеннәрдән югары уңыш җыеп алган өчен «Правда» колхозына ике йөк машинасы бирәләр. Фоат абый истәлекләре буенча, күмәк хуҗалыкка Мәскәүдән «Победа» машинасы да бүләк ителә. Куанычы эченә сыймаган рәис колхозчыларга икмәкне тагын да күбрәк өләшә башлый. Көнлек норманы арттыра. Бу кемнәргәдер ошап бетми, һәм өстеннән «Дәүләткә тапшырасы икмәкне колхозчыга өләшә», – дип, шикаять язучы табыла. Районнан вәкилләр килеп үткәрелгән җыелыш өч көнгә сузыла. Авыл халкы Лотфулла Зәйнуллинны эштән чыгаруга каршы булып, беренче ике көндә җыелышны ташлап чыгып китә. Өченче көнендә Лотфулла абый, аларны үзе туктатып, рәислектән китәргә карар кылуын белдерә. «Әтием төрмәгә утыртуларыннан курыкты. Ул вакытта без 7 бала идек», – дип сөйли Фоат абый. Нәтиҗәдә, Лотфулла абыйны ферма мөдире итеп калдыралар. Аның күңеле яралана. Алты баласын һәм җәмәгате Галия апаны алып, 1957 елда Казахстанга чыгып китә (олы улы Фоат армиягә киткән була). Шул китүдән туган авылына 1970 елда гына кайтып төпләнә. Сугыш ветераны Лотфулла бабай, авылның хөрмәтле кешесе булып яшәп, 1985 елда миңа 14 яшь тулган көнне вафат булды.

 

Алмалар алланган көннәр минем күңелемдә менә шушы хатирәләрне уятты. Сугыш арты елларында туганымның җитәкчелек иткән чоры хакында әтием, әбием һәм авылымның олырак кешеләреннән ишеткән истәлекләрне хәтердә яңартты. Әлеге язмам Лотфулла бабама булган олы хөрмәтем һәм горурлык хисем дә булып яңгырасын иде.

 

Лилия Нәкыйпова (Зәйнуллина). Балтач районының Көшкәтбаш авылы

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре