Газетага язылу
  • Фото: ясалма фәһем

Алмалы рецептлар

Штрудель

Кирәк: 500 г катлы камыр (слоеное тесто) , 4–5 данә алма, 3–4 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы корица, әгәр теләсәгез, 50 шәр г йөзем белән чикләвек салырга мөмкин.

Әзерләү. Алманы вак шакмаклап турыйбыз. Корица, шикәр комы, йөзем һәм чикләвек белән болгатабыз. Камырны турыпочмаклык формасында җәябез. Эчлекне салып, рулет рәвешендә төрәбез. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30–35 минут пешерәбез.

Пешкән алма

Кирәк: 4 алма, 4 чәй кашыгы бал, 40 г әстерхан яки фундук чикләвеге, ярты чәй кашыгы корица.

Әзерләү. Алманың үзәген алырга. Барлыкка килгән буш урынга чикләвек, бал һәм корица салырга. 180 градуслы мичтә алма йомшарганчы 20–25 минут пешерергә.

Коймак

Кирәк: 2 алма, 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 4–5 аш кашыгы он, 100 мл кефир, ярты чәй кашыгы көпшәкләндергеч.

Әзерләү. Алманы угычның эре тишеклесеннән уарга. Йомырка, шикәр комы, кефир, он һәм көпшәкләндергеч салып болгатырга. Майланган табада ике яклап пешереп алырга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре