Газетага язылу

Әлмәндәрдән Шәрипҗан Хөснетдинов 95 яшен билгеләп үтте

Шәрпҗан абый – сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 10 яшь була.

Әлмәндәрдән Шәрипҗан Хөснетдинов 95 яшен билгеләп үтте
Шәхси архивтан

Шәрифҗан ага 32 ел тимерчелектә хезмәт куйган. Намуслы хезмәте өчен күп кенә медальләргә, Мактау грамоталарына ия булган. Авылдашлары арасында да иң абруйлы кеше ул.

Шәрифҗан ага авылны мәчетле итүдә дә зур тырышлык куйган. Изге эшне башлап йөреп, игелекле гамәл кылган. Тормыш иптәше Диләфрүз апа белән 71 ел бергә тигез, үрнәк гаилә булып яши алар. Эш сөючән гаиләдә 6 бала дөньяга килгән. Гомер көзләрен дә иңне-иңгә куеп, уллары Әгъзам һәм килене Резедә тәрбиясендә үткәрәләр. Шушы көннәрдә ул 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре