Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында «ТРның иң төзек торак пункты» исеменә еллык конкурска йомгаклар ясалды.
Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелде. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылган 15 торак пункт җиңүче һәм призер дип танылды.
Әлмәт шәһәрләр арасында беренче урынны яулады. Бүләкне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры кулыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез