Алты ел фатирда яткан ир-ат гәүдәсе табылган

Мәскәү үзәгендәге фатирда алты ел яткан ир-ат үле гәүдәсе табылган. Бу хакта Мослента "Москва" агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

"Пәнҗешәмбе, 14 июльдә, Земляной Вал урамындагы фатирда 1950 елгы ир-ат гәүдәсе табыла. Мәетне диванда яткан килеш таптылар. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул алты ел элек үлгән ", - дип агентлык үзенең чыганагы сүзләрен китерде.

Агентлык мәгълүматы буенча, көчләү үлеме билгеләре табылмаган. Пенсионер үз үлеме белән үлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре