Бала тәрбияләүче гаиләләрнең торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре якын арада ук артмагае. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасы программасының шартларын үзгәртеп, аны 14 яшькә кадәр бала тәрбияләүчеләргә җәелдерергә тәкъдим итте. Ташламалы торакның бәясе турында да әйтте ул. Бүген түбәле булу күпмегә төшә? Яңалыкны кемнәр көтә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Торак кирәк
Алия һәм Динар Шәриповлар узган ел азагында Казанда гаилә ипотекасы буенча бер бүлмәле фатир сатып алган.
– Без моңа кадәр бер бүлмәле фатирда яшәдек. Тик ул бертуганым белән икебезгә бүленгән. Шуңа күрә аны саткач та, акчасы «берле»гә беренчел кертемгә генә җитте. Вознесение трактында төзелә торган торак комплексыннан 40 квадрат метрга якын мәйданлы фатир сатып алдык. Кызыбызга алты яшь, шуңа күрә бу эшне алга таба да сузып йөрсәк, гаилә ипотекасы программасыннан төшеп калырбыз, дип тә курыктык. Торак 11 миллион сум тора. Шуның алты миллион сумын гына ташламалы программа буенча бирәләр бит. Банктан зуррак суммага ипотека кредиты рәсмиләштерсәң, процент ставкасы үсә. Шуңа күрә фатир саткан акча беренчел кертем өчен генә җитте. Хәзер үз торагыбыз төзелеп беткәнне көтеп, фатирны арендага алып яшибез. Ипотеканы 30 елга рәсмиләштердек. Ай саен 26 мең сум чамасы акча түлисе.
Шәрипов кебекләрнең хәле аңлашыла. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов, Россия Дәүләт Советының Тормыш өчен инфраструктура юнәлеше буенча комиссия җитәкчесе буларак, гаилә ипотекасының шартларын киңәйтү турында сүз кузгатты да инде. Владимир Путин уздырган Дәүләт Советы Президиумы утырышында ул 14 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр (хәзер 6 яшьне кертеп. – Ред.), шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләренә әлеге программада катнашу мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасы лимитын төбәкләрдәге бер квадрат метрның уртача бәясе һәм гаилә әгъзалары саныннан чыгып билгеләргә өндәде.
«Айга – 320 мең сум»
Тормыш өчен инфраструктура мәсьәләләренә багышланган утырышта Илбашы гаилә ипотекасы өлкәсендә тәртип урнаштырырга кушты. «Ташламалы ипотека кредиты алырга хокукы булган гаиләләрнең күбесе моңа батырчылык итми. Чөнки банклар аларга өстәмә рәвештә 5–10 процентка кадәр җиткән комиссия билгели. Бу мәсьәләдә тәртип булырга тиеш. Дәүләт әлеге программада катнаша торган кредит оешмаларын финанслый бит», – диде Владимир Путин. Торак базарында ихтыяҗ кимегәнлектән, төзелеш оешмалары бик авыр хәлдә калырга мөмкин, дип тә искәртте Президент.
Моны Рөстәм Миңнеханов та раслады. Аның әйтүенчә, төзелеш тармагы ил икътисады үсешенең нигезен тәшкил итә. Шул ук вакытта, бүген әлеге тармак кыенлыклар кичерә.
– Ел башыннан бирле яңа проектларны башлап җибәрү күрсәткече – 23, күпфатирлы йортларны кулланышка тапшыру – 18, ипотека бирү 53 процентка кимеде. Бу хәл 2027–2028 елларда торак кытлыгына һәм бәяләр үсешенә китерергә мөмкин. Төп бурыч – торак сатып алу мөмкинлекләрен арттыру, – диде Татарстан Рәисе.
Соңгы елларда бала үстерүче әти-әниләргә гаилә ипотекасы бик нык ярдәм итте. Тик тормыш бер урында тормый, шул исәптән бәяләр дә. Рөстәм Миңнеханов ташламалы ставка буенча алырга мөмкин булган акчаның күләме аз булуын (Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен – 12 миллион сум, калган төбәкләргә – 6 миллион сум. – Ред.) әйтте. «Бу – бала үстерә торган гаиләләр арасында ихтыяҗ зур булган ике бүлмәле фатир бәясенең яртысын гына тәшкил итә. Калган өлешен исә базар бәясеннән түлисе. Нәтиҗәдә фатир сатып алу өчен гаиләнең айлык кереме кимендә 320 мең сум булырга тиеш. Мәсәлән, бу Татарстанда уртача хезмәт хакыннан биш тапкыр күбрәк», – диде Рәис. Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов керткән тәкъдимнәрне хуплады һәм алар карап тикшереләчәген әйтте.
Тәгәри китте... бәя
Татар күрмичә ышанмас, диләр, «ВТ» хәбәрчесе дә шул мәкальгә тугры калып, Казанда торак бәяләрен белешеп карады. Шәһәрнең «Имәнлек» метро станциясе янында төзелүче торак комплексында 77 квадрат метрлы өч бүлмәле (аш һәм кунак бүлмәләре кушылган) фатир 17 миллион 370 мең сум тора.
– Алты миллион сумны алты процент белән рәсмиләштерәсегез килсә, торакның калган бәясен, ягъни 11 миллион сумнан артык акчаны беренчел кертем буларак кертәсе. Бу очракта 30 елга алган ипотека буенча ай саен 36 мең сум акча түлисе булачак, – дип сөйләде үзен Артур дип таныштырган менеджер. – Беренчел кертемгә бу кадәр акчагыз юк икән, ташламалы ипотеканы 14 процент белән алырга туры киләчәк. Бу очракта, беренчел кертем – 3,5 миллион сум, утыз ел буе ай саен 162 мең сум акча түлисе. Айлык керем 300 мең сумнан да ким булмаска тиеш.
Әллә әкият, әллә чынбарлык. Әле ярый баш өстендә түбәм бар. Артур исә тизрәк уйларга киңәш итте. «Ел башыннан бирле торакның бер квадрат метры тагын 20 мең сумга кыйммәтләнде», – диде ул.
«LeisanEstat» милек агентлыгы җитәкчесе Ләйсән Хәернасова сүзләренә караганда, ташламалы ипотека шартларын үзгәртү күп гаиләләргә тораклы булырга ярдәм итәчәк.
– Торакка ихтыяҗ һәрвакыт бар. Тик бүген гаиләләрнең күбесе югары процент ставкасыннан куркып, фатир сатып алуны кичектерергә мәҗбүр. Гаилә ипотекасын 14 яшькә кадәр баласы булганнарга да җәелдерсәләр, бу – күп гаиләләргә тораклы булырга ярдәм итәчәк. Бүген риэлторлар даирәсендә «донор» ипотекасы дигән күренеш тә бар хәтта. Ягъни тораклы булырга теләүче, әмма гаилә ипотекасы шартларына туры килмәүчеләр, кредит рәсмиләштергәндә кечкенә баласы булган туганнарын-дусларын заем алучы буларак терки. Тик һәркемнең дә мондый ышанычлы кешесе юк бит, – ди белгеч. – Ә бәяләргә килгәндә, алар беркайчан да үсүдән туктамады. Әле кайчан гына 900 мең сумга фатир-студия сатып алып була иде. Бүген Казан читендәге торакның бер квадрат метры 150 мең сумнан башлана.
Рөстәм Миңнехановның гаилә ипотекасы шартларын киңәйтүгә бәйле тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә дә хупладылар. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ буенча комитеты рәисе Светлана Разворотнева әйтте. «Беренчел кертемгә булган таләпләр күпләр өчен күтәрә алмаслык дәрәҗәдә. Бу мәсьәләдә ахырга кадәр гадел булырга кирәк: әгәр гаиләләргә ярдәм итәргә телибез икән, без аларның күпчелеге әлеге программадан файдалана алырлык итеп эшләргә тиеш. Рөстәм Миңнеханов тәкъдимнәрен һичшиксез хуплыйбыз», – диде ул.
Фикер
Руслан САДРИЕВ, Татарстан Риэлторлар гильдиясе вице-президенты:
– Татарстан Рәисенең тәкъдимнәре күчемсез милек базары белгечләрендә зур кызыксыну уятты. Базарның профессиональ катнашучылары гына түгел, беренче чиратта, хәзерге вакытта гаилә ипотекасын алу мөмкинлеге чикле булган кешеләр дә бу тәкъдимнәрне һичшиксез хуплаячак. Бүген төзелеш компанияләрендә 35–40 квадрат метр мәйданлы фатирларның уртача бәясе 7,5–9 миллион сум тора. Димәк, беренчел кертем аз булса, гаилә ипотекасы буенча бер бүлмәле фатир гына сатып алып була. Татарстан Рәисе гаилә ипотекасына бәйле шактый әһәмиятле үзгәрешләр тәкъдим итте. Аларны федераль үзәктә ишетерләр һәм тикшерерләр, киләчәктә исә бу тәкъдимнәр федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырылыр дип ышанабыз.
2023 ел йомгаклары буенча, Татарстанда бер кешегә 29,6 квадрат метр торак туры килә.
Милек агентлыгы җитәкчесе Ләйсән Хәернасовадан гаилә ипотекасына бәйле еш яңгырый торган сорауларга җаваплар
Гаилә ипотекасын кемнәргә бирәләр?
6 процентлы кредит рәсмиләштереп торак сатып алу хокукы 2018–2030 елларда бала тапкан (гаиләдә ничәнче бала булуы мөһим түгел), балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләгән, шушы елларда уллыкка бала алган гаиләләргә бирелә.
Аны кабат алырга ярыймы?
Әйе, ярый. Гаиләдә тагын бер бала туса (яки программада катнашу өчен башка сәбәп, мәсәлән, уллыкка бала алсагыз), гаилә ипотекасын тагын бер кат рәсмиләштерә аласыз. Бу очракта моңа кадәр алынган ипотеканы (әгәр ул гаилә ипотекасы буенча алынмаган булса) рефинансларга, ана капиталын файдаланырга мөмкин.
Гаилә ипотекасы 2023 елның декабренә кадәр алынган булса, аны кабат бирәләрме?
Әйе. 2023 елның декабрендә гаилә ипотекасының шартлары үзгәрде: моңа кадәр аны чиксез тапкыр бирсәләр, 2023 елның декабреннән соң ташламалы программадан бер тапкыр гына файдаланырга ярый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез