24 июньдә Мәскәүнең Е.Вахтангов исемендәге театрында «Алтын битлек» театр премияләрен тапшыру тантанасы узды. Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле Россиянең зур формадагы иң яхшы драма спектакле булып танылды. Бу җиңү белән бергә Татарстан театрлары Мәскәүдән алты (!) «Алтын битлек» белән кайтып китте.
Татар театрларының триумфы. Быел XXX тапкыр тапшырылган «Алтын битлек» премиясен күп чыганаклар әнә шулай дип тасвирларга өлгерде инде. Россия театрлары өчен аеруча дулкынландыргыч кичтә Татарстанның өч театры алты номинациядә җиңү яулады. «Әкият» курчак театры өчен дә, Камал һәм Кариев театрлары өчен дә бу – тәүге «Алтын битлек»ләр. Моңа кадәр театрларның әлеге премияне нәкъ менә спектакль өчен ала алганы юк иде. Танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм танылган актер Ринат Таҗетдинов исә «Алтын битлек»не театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен алды.
«Авиатор» («Әкият» курчак театры)
Быелгы премиягә әйләнеп кайтыйк һәм Татарстан театрларының «Алтын битлек»ләрен саныйк. Шулай итеп, «Әкият» курчак театрының «Авиатор» спектакле өч номинациядә җиңү яулады һәм өч «Алтын битлек»кә ия булды. Алар – курчак театрлары арасында «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше» («Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевкә бирелде), «Иң яхшы актер эше» (актер Дилүс Хуҗиәхмәтовка бирелде).
«Авиатор» – рус язучысы Евгений Водолазкин әсәре буенча рус телендәге спектакль. Аның төп герое – 1900 елда «йокыга талып», 1999 елда «уянган» егет. «Әкият» курчак театрының бу спектакле «Алтын битлек»нең дүрт номинациясенә дәгъва кылып, өчесендә җиңде.
– Бәйгегә баргач, җиңә дә, җиңелә дә белергә кирәк. Бигрәк тә катнашкан башка театрларның спектакльләрен күрмәгәч. Шуңа без барына да әзер идек, – диде безгә «Алтын битлек»ле режиссер Илгиз Зәйниев. – Әлбәттә, без бик шат. Бу җиңүне театрыбызның 90 еллык хезмәте, тәҗрибәсе нәтиҗәсе һәм юбилейга зур бүләк итеп кабул итәбез. Тарихта әле булмаган яки бик сирәк була торган җиңү – курчак театрлары өчен мөмкин булган дүрт «Алтын битлек»нең өчесе бер спектакльгә бирелде.
«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» (Камал театры)
Камал театрының Фәрит Бикчәнтәев куйган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле Россиянең зур формадагы иң яхшы драма спектакле булып танылды. Моңа өстәп, спектакльнең костюмнар буенча рәссамы Марина Марьянич «Костюмнар буенча иң яхшы рәссам» номинациясендә җиңде. Барлыгы тугыз юнәлештә номинант булган спектакльгә өметләр болай да зурдан иде. Фәрит Бикчәнтәев үзе дә Мәхмүт Галәү әсәре буенча куелган әлеге спектакльгә күп еллар әзерләнүен һәм иҗатында зур урын алып торуын яшерми.
– Мәскәүгә килгәч тә, мин төрле җирдән билгеләр, символлар эзләдем. Ә инде бу залдагы Евгений Вахтанговның кәнәфиенә утырткач, йөрәгем туктап калды...– диде режиссер тантанада. – Безнең спектакль шактый авырлык белән «туды». Ләкин һәр яхшы нәрсә шулай «туарга» тиеш.
«Рөстәм маҗаралары» (Кариев театры)
Яшьләр дә Мәскәүдән җиңү белән кайтты. Кариев театрының режиссер Тимур Кулов куйган «Рөстәм маҗаралары» спектакле жюриның махсус бүләгенә лаек дип табылды. Гадел Кутуй әсәре буенча сәхнәләштерелгән әлеге спектакль премиянең биш номинациясендә җиңәргә дәгъва кылды. Нәтиҗәдә «Рөстәм маҗаралары» Кариев театрына «Алтын битлек»не «ил язмышына битараф булмавы һәм милли герой эзләве өчен» китерде.
Сүз уңаеннан, әлеге спектакльдә нибары ике актер – Булат Гатауллин һәм Альбина Гайзуллина гына катнаша. Алар икесе дә «Алтын битлек» номинантлары булды.
Бәхет елмаю
Премия номинантлары арасында Буа театрының «Дәрвиш» спектакле дә бар иде. Ул «Кече формадагы иң яхшы драма спектакле» номинациясенә, ә спектакльдәге бердәнбер геройны уйнаучы Раил Садриев «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә дәгъва кылды. Әмма, кызганыч, спектакль дә, Казанның Вахитов район суды чыгарган карар нигезендә, 2 июльгә кадәр кайбер гамәлләре чикләнгән Раил Садриев та «Алтын битлек» ала алмады.
Театраль критик, Татарстанның мәдәният министры киңәшчесе Нияз Игъмалов фикеренчә, әлеге премиядә иң мөһиме – җиңү түгел, ә номинантлар исемлегенә керү.
– Быелгы «Алтын битлек» бу кадәр җиңү китерер дип көтмәдем, әлбәттә, әмма өметләнгән идем. Татарстан театрларына бәхет елмайды дип саныйм. Дөресен әйтсәк, премиядә иң мөһиме – номинантлар исемлегенә керү. Җиңү-җиңмәү мәсьәләсе исә бик күп нәрсәләрдән тора. Быел менә шулай булып чыкты һәм премия Татарстан театрларының триумфы кебек яңгырады, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Татарстан спектакльләренең дәрәҗәсе элек тә югары иде. Бу уңыш исә үзенә күрә бер нәтиҗә кебек булды. Минемчә, әлеге җиңүләр театр әһелләренә өмет өсти. Гәрчә театр тормышын, аның язмышын әллә ни үзгәртә алмаса да.
P.S. Менә сиңа парадокс. Татар тамашачысы арасында артык зур популярлыкка ирешә алмаган өч спектакльгә дәрәҗәле театраль премиядә тиңнәр табылмады...
«Алтын битлек – 2024» – саннарда
Премиягә барлыгы 1166 спектакль дәгъва кылган. 115 спектакль лонг-листка узып, Фестиваль дипломы белән бүләкләнгән. Йомгаклау программасына исә нибары 50 спектакль генә узган. Дүшәмбе кичендә 29 номинациядә җиңүчеләрне бүләкләделәр, 8 номинациядә җиңүгә лаеклылар табылмады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




Фикер өстәү
Фикерегез