Кичә «Алтын каләм - Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының Республика фестивале фестивале тәмамланды. Фестивальнең төп призы – Гран-прига Биектау районыннан Анастасия Миронова (рус телендәге басма журналистика) һәм Әтнә районыннан Булат Мөхәммәтҗанов (татар телендәге басма журналистика) ия булды. Алар КФУда «Журналистика» белгечлеге буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчалары хисабына укыячаклар.
- Бүген минем иң зур хыялым тормышка ашты. Фестивальгә тәүге тапкыр килгәндә, җиңәрмен дип уйламадым. Дөресен генә әйткәндә, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Барыннан да элек, кураторларыма һәм егет-кызларга рәхмәт әйтәсем килә. Аларның ярдәменнән башка бернәрсә дә булмас иде, - дип уртаклашты Булат.
Биектау кызы Анастасия да шатлыгын яшерми:
- Журналистика өлкәсендә үземне лаеклы күрсәтергә һәм язмаларым белән кешеләргә яңа мәгълүмат, уңай эмоцияләр бүләк итәрргә вәгъдә бирәм, - диде ул.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстанның Дәүләт советы депутаты Римма Ратникова да бар иде.
- Сез әлеге фестиваль дәвамында мөмкин кадәр белем туплагансыздыр дип ышанып калам. Һәркем "Алтын каләм"нән үзенә тигән өлешен алып кайтып китә, - диде ул катнашучыларга.
- Әлеге фестиваль инде күп еллар дәвамында яшь талантларыбызга иҗат ишекләрен ача, үзенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын раслый,- диде фестивальгә нигез салучыларның берсе Илдар Гыйльметдинов. – Мин бу фестиваль белән бик горурланам. Монда үскәннәрнең күбесе - бүген танылган журналистлар, төрле басмаларда, хәтта чит илләрдә эшлиләр. Журналистика - ул зур хезмәт. Сез моңа әзер булырга тиеш.
Лилия Гыймазова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез