«Алтын» театрда – «Алтын битлек»: Камал театры сәхнәсендә илнең иң зур театраль премиясе тапшырылды

Яңа театрга – зур театр бәйрәме! Камал театрының яңа бинасы илнең иң зур театраль премиясен – «Алтын битлек»не кабул итте. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән театр әһелләре камаллыларны өй туйлары белән котлады, тулы заллар теләде, бәйрәм итте. Без исә алар өчен сөендек. Чөнки номинантлар арасында татар театрлары бөтенләй юк иде, Татарстаннан премиягә бары бер генә актер дәгъва кылды.

Былтыр булганга быел сөенү

Театр дөньясындагы иң зур чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Әлеге тантананы кабул итү – безнең өчен зур мәртәбә. Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт!» – диде ул театр әһелләрен сәламләгәндә.

Татарстан ягы хуҗа буларак зур кунакчыллык күрсәтте. Зурлап каршы алып, кадер-хөрмәт күрсәтеп, матур итеп озатып җибәрү турында гына түгел сүз. Анысы башкача була да алмый. Ә премия тапшыру тантанасын зур дулкынлану белән күзәтергә насыйп булмады. Кызганыч, әмма «Алтын битлек»кә дәгъва кыла торган спектакльләр белән без – Татарстан журналистлары таныш түгел идек. Номинантлар арасында безнең театрлардан Качалов исемендәге Зур рус драма театрының «Гамлет» спектаклендәге Клавдий роле өчен Татарстанның халык артисты Илья Славутский гына бар иде. Шулай итеп, барыбызга да зур түземсезлек белән «Иң яхшы ир-ат роле. Драма театры» номинациясендә җиңүчене игълан итүләрен көтәргә туры килде. Тик бу премия Казанга эләкмәде, Удмуртиянең рус драма театры актеры Юрий Малашин аны Ижауга алып кайтып китте. Төп номинациядә җиңә алмаса да, Илья Славутский жюриның махсус премиясенә лаек дип табылды.

Ярар соң. Без узган елгы җиңүләрне искә төшерик. Хәтерләсәгез, Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле Россиянең зур формадагы иң яхшы драма спектакле булып танылган иде. Бу җиңү белән бергә Татарстан театрлары Мәскәүдән алты (!) «Алтын битлек» белән кайтып китте. Татар театрларының триумфы. Ул чакта XXX тапкыр тапшырылган «Алтын битлек» премиясен күп чыганаклар әнә шулай дип тасвирлады. Узган ел Камал театры труппасының иҗаты югары бәяләнсә, быел исә театр бинасының триумфы булды, аны мактадылар.

– Казанда яңа театр төзелү, чын мәгънәсендә, зур вакыйга булды. Өстәвенә шундый катлаулы чорда төзелде бит ул. Мине театр да, Татарстан җитәкчелегенең сәнгатьнең әлеге төренә карата мөнәсәбәте дә сокландырды. Һәм минем бик тә бу уникаль бинаны Россиянең барлык театр әһелләренә күрсәтәсем килде, – диде бу җәһәттән Россия Театр әһелләре берлеге җитәкчесе, «Алтын битлек» президенты Владимир Машков.

Башкортстан триумфы

Шулай итеп, ике-өч атнада Камал театрының яңа бинасын бөтен театраль Россия һәм хәтта чит ил театрлары да күрергә өлгерде. Чөнки төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале дә яңа гына тәмамланды. «Бина гөрләп торырга тиеш» бурычы үтәлә, кыскасы. Башка театр вәкилләре исә соклануын яшереп тормый:

– Мин Казанга өченче мәртәбә киләм. Килгән саен матурая шәһәр. Ә бу театр бөтенләй таң калдырды, – дип хисләре белән уртаклашты Якутск шәһәреннән килгән балерина Мария Кузьмина.

Сүз уңаеннан, Мария «Иң яхшы хатын-кыз роле. Балет» номинациясендә җиңү яулады. Соңыннан Саха опера һәм балет театрының «Сияющий камень» спектакле әлеге жанрда «Иң яхшы спектакль» булып танылды. Якут алмазлары барлыкка килү риваятенә нигезләнгән этно-балет ул. Шулай итеп, якутлар үз мәдәниятләрен кино аша гына түгел, югары сәнгать аша да дөньяга таныта.

Ә иң кызыгы: быел «Алтын битлек» алган милли спектакльләр моның белән генә бетми. Бармакларыгызны әзерләгез, күрше республикага – Башкортстанга кайтып киткән «Алтын битлек»ләрне саныйбыз. Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Ай тотылган төндә» опера спектакле «Иң яхшы ир-ат роле. Опера», «Иң яхшы хатын-кыз роле. Опера», «Иң яхшы дирижер эше. Опера», «Костюмнар буенча иң яхшы рәссам. Музыкаль театр», «Иң яхшы рәссам-куючы эше. Музыкаль театр» – җәмгысы 5 (!) номинациядә җиңде. Алтынчы битлекне балет артисты Сергей Бикбулатов «Рахманинов. Симфония длиною в жизнь» спектакле өчен алды.

Быел «Алтын битлек» тәүге тапкыр Мәскәүдән читтә үтте. Һәм, гомумән, премия зур үзгәрешләр алдында тора. Киләсе елларда да күчмә форматта булырмы ул – анысын төгәл әйтмиләр. Владимир Машковның «Алтын битлек»не театрга Татарстандагы кебек яхшы мөнәсәбәттә булган төбәкләргә «алып барырга» теләвен генә ишеттек. Инде дүрт төбәк «Без уздырырга әзер» дигән икән. Кемнәрдер – анысын әйтмәделәр. Әмма, инде әйтелгәнчә, узган ел Татарстан театрлары алты премия алып, триумфаторлар булып танылды, һәм бу мантыйктан чыгып фикер йөртсәк, киләсе елга премия тантанасының Башкортстанда узу ихтималы да юк түгел. Монысы фараз гына, әлбәттә. Чөнки «Алтын битлек»нең төп җиңүчесе – 2023–2024 елгы сезонның иң яхшы драма спектаклен («Черные доски») Владимир  өлкә драма театры чыгарган булып чыкты. Владимирда узса да, гаеп итмәсләр.

***

Татарстан театрлары өчен уңышлы булмаса да, тыныч кына, матур гына узып китте «Алтын битлек». Быелгы номинантлар һәм җиңүчеләр арасында классик авторларга һәм милли рухта язылган әсәрләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең күп булуы игътибарны җәлеп итте. Быел шулай ук «Эксперимент» жанрында да җиңүчене билгеләмәделәр. Киләсе елга бу номинация, гомумән, юкка чыгарылачак. Заманча театр юнәлешен үзгәртә дигән сүзме бу? Үзгәрешләр чорында классиклар ярдәмендә дөньяны аңларга һәм аңлатырга тырышумы? Тамырлар тартуы, глобальләшү чорында милли драматургия ярдәмендә үзбилгеләнүме? Хәер, әлегә бәя бирү иртәрәк.

Узган елгы «Алтын битлек»ләр

Камал театрының Фәрит Бикчәнтәев куйган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле Россиянең зур формадагы иң яхшы драма спектакле булып танылды. Моңа өстәп, спектакльнең костюмнар буенча рәссамы Марина Марьянич «Костюмнар буенча иң яхшы рәссам» номинациясендә җиңде.

«Әкият» курчак театрының «Авиатор» спектакле өч номинациядә җиңү яулады һәм өч «Алтын битлек»кә ия булды. Алар – курчак театрлары арасында «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше» (Илгиз Зәйниевкә бирелде), «Иң яхшы актер эше» (актер Дилүс Хуҗиәхмәтовка бирелде).

Кариев театрының режиссер Тимур Кулов куйган «Рөстәм маҗаралары» спектакле жюриның махсус бүләгенә лаек дип табылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре