Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының йомгаклау утырышы башланды

Башкалада алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле бишенче йомгаклау утырышы башланды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Көн тәртибендә 26 мәсьәлә, шул исәптән, 7 федераль закон проекты һәм 10 республика закон проекты бар. Төбәк закон проектлары беренче укылышта карап тикшереләчәк.

Утырыш кысасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшенә йомгак та ясаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре