Красноярск краеның Канск шәһәрендә яшәүче хатын-кыз 3 баласын үтерүдә шикләнелә. Бу хакта “Новотроицк ТВ” төбәкнең Тикшерү комитеты хәбәренә таянып яза.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, ире – эштә, 7 яшьлек улы – мәктәптә булганда, вәхши 4 яшьлек кызын, шулай ук 7 айлык һәм 8 яшьлек ике улын балта белән чабып үтергән. Мәктәптән кайтып кергән улы, әнисенең сеңлесе һәм энеләрен рәхимсез төстә үтерүен күреп, өнсез калган. Хәсрәт ана бу улына тимәгән. Улы белән үзенең әти-әнисе янына барып, килеп туган хәл турында әйткән. Тегеләре полициягә хәбәр иткән. Хәзерге вакытта вәхши тоткарлаган, әмма үзенең психик халәте аркасында күрсәтмәләр бирә алмый.
Бу хатын-кызның, психик авырудан интегүе сәбәпле, 2019 елдан бирле психо-неврологик диспансерда күзәтелүе мәгълүм. 3 атна чамасы элегрәк, сәбәбен аңлатмыйча гына, төннәрен дә өеннән чыгып китә башлаган. Алҗыйм, шуңа күрә һавада йөрисем килә, дип әйтә торган булган.
Моннан тыш күпбалалы гаилә 2024 елның октябреннән профилактик учетта торган. Гаилә башлыгын 7 яшьлек улын кыйнаган өчен административ җаваплылыкка тартканнар.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең барлык сәбәпләрен билгели. Балаларының җанын кыйган хатын-кызга шушы көннәрдә психологик-психиатрик экспертиза билгеләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез