Бу елның 1 июленнән кыйммәтләнгән счет-фактура кәгазьләрен әле түләргә дә өлгермәдек (коммуналь хезмәтләргә июль өчен исәп-хисап август башында ясала), Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитетында кабат утка, суга бәя күтәрү турында сөйләшә башладылар. Комитет утырышында 2030 елга кадәр исәпләнгән стратегик документ тәкъдим иттеләр. Йомшак җәеп, катыга утырталармы? Рәхәт тормыш өчен күпме түлисе булачак? «ВТ» әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Үсә, үсә, бәя үсә
Коммуналь хезмәтләргә тарифлар турында сөйләшә башлаганчы ачыклык кертик: җылылык, су, каты көнкүреш калдыкларын чыгару кебек тормыш рәхәтлекләре өчен бәяләр гадәттә ел саен 1 июльдә кыйммәтләнә. Билгеле булганча, быел республикада коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка артты. Ә Татарстанда яшәүче 1,6 миллион чамасы кеше өчен бәяләр барыннан да күпкә – 22,3 процентка кадәр үсте. Исемлектә республиканың 21 шәһәре, шәһәр тибындагы 15 бистәсе һәм 7 авылы бар. Шул исәптән Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк. Мисал өчен, башкалада 1 июльдән электр энергиясе – 19, салкын су – 17,5, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу – 17,5, җылылык – 22,3, чүп чыгару – 8,9, кайнар су 21,6 процентка үсте. Яңача исәп-хисап ясалган счет-фактура август башында киләчәк. Кем әйтмешли, үскән – беткән, түлисе генә калды.
Ә киләсе елның 1 июлендә нәрсә көтәргә? Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина сүзләренә караганда, бу мәсьәләдә төрле вариантларны карап тикшерәләр.
– Татарстанда һәм ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны чираттагы тапкыр индексацияләү 2026 елның 1 июлендә көтелә, – диде ул. – Бу илнең социаль-икътисадый үсеш фаразлары кысасында каралган. 2026 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр тарифлар артмаячак. Ә киләсе елның 1 июленнән алар ил күләмендә уртача 9,8 процентка артачак дип фаразлана. Федераль документта нәкъ менә әлеге сан күрсәтелгән.
Быел ил күләмендәге уртача сан 11,9 процент булып, Татарстанда исә ул 17,5 процентка җитүенә ишарәләп: «Киләсе елга республикада тарифлар күтәрелүнең уртача күрсәткече 9,8 проценттан артып китәргә мөмкинме?» – дип тә кызыксынды журналистлар Лариса Хәбибуллинадан.
– Бу мәсьәләдә төрле вариантлар карап тикшерелә. Республика 1 августка кадәр үз тәкъдимнәрен җиткерергә тиеш. Шуннан соң, 15 декабрьгә кадәр, безнең барлык тәкъдимнәрне исәпкә алып, Татарстан Рәисенең яңа тарифларга бәйле указы чыгачак, – дип аңлатты беренче урынбасар. – Соңгы ике елдагы күрсәткечләрне исәпкә алсак, саннар алдан фаразланганнан зуррак булды.
Ертыкны ямау
Бәяләрне ник арттыралар дип, диванда бот чабып утырасы юк анысы. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сүзләренә караганда, республикада коммуналь челтәрләрнең гомуми озынлыгы 27 мең чакрымга якын тәшкил итә. Шуның өчтән бере, ягъни 9 мең чакрымы тузган.
– 5,7 мең чакрым озынлыктагы су үткәрү, 2 мең чакрым озынлыктагы ташландык суларны чыгару, 1,2 мең чакрым озынлыктагы җылылык челтәрләрен яңартырга кирәк, – диде ул.
Аерым алганда, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы кысасында быел 100 чакрымга якын торбаларны төзекләндерүгә 3,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шул исәптән 1,6 миллиард сумы – республика бюджетыннан. «Гомумән алганда, 2025 елда 485 чакрым озынлыктагы торбаларны яңарту күз уңында тотыла. Бу – барлык инженер челтәрләренең 1,8 проценты», – дип ачыклык кертте министр урынбасары.
Ул шуңа да игътибар итте: 2030 елга кадәр коммуналь челтәрләрне яңарту күрсәткечен елына 2,5 процентка кадәр җиткерү бурычы тора. Димәк, эш тә, моңа бәйле чыгымнар да күп булачак әле.
Чүп кенә түгел
Инде язманың башында телгә алынган 2030 елга кадәр тарифларны көйләү өлкәсен үстерү стратегиясенә әйләнеп кайтыйк. Алга таба тармакта нинди үзгәрешләр көтелә?
Яхшы яңалык – киләсе елда газ һәм аңа бәйле хезмәтләргә бәяләр артмаячак. Комитетта шулай дип ышандырдылар.
– 2025–2026 елларда газ һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәткән өчен тарифлар индексацияләнмәячәк. Бу юнәлештә максатыбыз башка. Билгеле булганча, газ һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәткән өчен түләү кәгазе аерым килә. Аны бердәм түләү кәгазенә кертергә телибез. Болай булса, халыкка да, безгә дә уңайлырак булачак, – диде Лариса Хәбибуллина.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен исәп-хисап ясау тәртибе дә үзгәрергә мөмкин. Тарифлар буенча дәүләт комитетында республикада яшәүчеләрне ничек тә чүпне аерып җыярга өйрәтмәкчеләр. Ризык калдыклары – үзенә, пластик шешә, кәгазь ише икенчел чимал – үзенә. Болай булса, шул ук пластик шешә чыгарган өчен тариф үзгә булачак, аны чүп полигонына озатасы юк бит. «Якын күршеләрне алсак, Түбән Новгород өлкәсендә кайбер торак милекчеләре ширкәтләре өчен каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга яңача тарифлар гамәлгә кергән инде. Без алар тәҗрибәсен өйрәнәбез», – диделәр Тарифлар буенча дәүләт комитетында. «Чүп өчен азрак түли башлыйбызмы?» – дигән сорау ачык калды. «Һәр чүп контейнеры өчен аерым машина чакыртырга кирәк булачак бит, бу да үзенә күрә чыгым», – дип читләтеп кенә җавап бирделәр журналистларга.
Сан
Татарстан Торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, былтыр аларга халыктан көненә уртача 99 мөрәҗәгать (ел буена – 23 731 мөрәҗәгать) килеп торган. Бу – соңгы ун елда иң зур сан, дигәннәр инспекциядә. Чагыштыру өчен: 2023 елда белгечләр ярдәм яки теге яки бу мәсьәләдә ачыклык кертүләрен сорап 17 мең тирәсе рәсми хат теркәгән. Сорауларның күбесе гомуми йорт милкенә кагылган (45,9 процент). Икенче урында – коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты (22,4 процент). Беренче өчлеккә идарәче оешмаларның эшенә бәйле мөрәҗәгатьләр дә эләккән (17,2 процент). Тагын бер сан: 2023 ел белән чагыштырганда, былтыр коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә кагылышлы сорауларга ачыклык кертергә теләүчеләр 25 процентка кимегән.
Сораштыру
Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге бу җәйдә үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 21 проценты соңгы биш елда ТКХ тармагында вазгыять яхшырган дип саный. 33 проценты киресенчә уйлый. Калганнар бернинди дә үзгәреш сизмәгән. Тармакка бәйле төп проблемалар: коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең артуы (53 процент), торак хезмәтләренең (49 процент) һәм эчә торган суның сыйфаты (28 процент). Сораштыруда катнашучыларның 37 проценты, гомумән дә, үзләре яшәгән күпфатирлы йортның кайсы оешмага караганын белмәвен әйткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез