Газетага язылу

Алыргамы, салыргамы: Яңа елда акчаны ни көтә?

Тиздән башлана: хуш исле мандарин, чыршы, туган-тумачага бәйрәм бүләкләре... Яңа ел – иң чыгымлы бәйрәмдер ул, мөгаен. Киләсе елга буш кесә белән дә кереп булмый бит әле.

Алыргамы, салыргамы: Яңа елда акчаны ни көтә?
автор фотосы

Ырым-шырымнары гына ни тора. Җитмәсә, яңа елдан бөтен нәрсәгә бәяләр артачак, дип тә куркыталар. Кулдагы акчаны туздырыргамы? Әллә, киресенчә, ераграк җыеп куяргамы? Яңа елда акча янчыгын ни көтә? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Кемгә – триллион, кемгә – тоз

Акчам юк, димәгез: 2025 елның 1 ноябренә алынган мәгълүматларга караганда, илдә яшәүчеләрнең банкларда 63,5 триллион сум (!) акчасы бар. Күз алдына да килми торган байлыкмы? Ваклап карыйк. Бүген Россиядә 146 миллион чамасы кеше яши. Кредит оешмасында саклана торган триллионнарны барыбызга да бертигез итеп бүлсәк, бүген илдә яшәүче һәр кешегә якынча 430 мең сум банк кертеме туры килә. Яңа туган балаларны да кертеп бу. Байлыгыбыз моның белән генә дә бетми әле. Рәсми саннардан күренгәнчә, ноябрь башында россиялеләрнең кулында 18 541 миллиард сум акча булган. Чыдасын кесә! Анда акча урынына җил уйнаганнарныкы бигрәк тә. Ә андыйлар күбрәк, билгеле.

Шуңа күрә күктән җиргә төшик. Бүген акчаның булган кадәресе өчен дә эч поша. Ник дисәң, 2026 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) 20 проценттан 22 процентка күтәрелүе бәяләр үсешенә китерәчәк, дип кисәтә сатучылар. Әйтүләренә караганда, бигрәк тә көнкүреш техникасы, электроника, төзелеш материаллары, транспорт һәм туристлык хезмәтләре кыйммәтләнәчәк.

– Моңа бәйле рәвештә, ел ахырында халык арасында борчылу хисе тагын да артты, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Кибеткә карабодай, тоз сатып алырга чабарга кирәкми, әлбәттә. Теге яки бу товарга ихтыяҗ арту бәяләрнең үсешенә генә китерәчәк. Ә ел азагында чыгымнар болай да җитәрлек. Яңа елга бүләкләр, бәйрәм көннәренә мул табын әзерлисе бар. Шуңа күрә иртәгәге көнне уйлап, акчаны саграк тотарга киңәш итәбез. Киләсе елда хезмәт хаклары үсеше кимергә мөмкин. Шуңа күрә итәк-җиңне җыярга туры килмәгәе.

«Ап-ак кәгазь битеннән»

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче һәр икенче кешенең маясы бар. Шул исәптән, 15 проценты – аны даими рәвештә тулыландырып тора, тагын 23 проценты – моны сирәк-мирәк кенә, әмма барыбер эшли, 12 проценты исә күпмедер мая җыйган да, ул шул көенчә тора. «Акчаны кайда саклыйлар?» дигән сорауга да җавап бар. Күпчелек йә инвестиция рәвешендә фатир сатып алган, йә тупланма счет ачкан, йә кыйммәтле металлар белән эш итә. Шул ук вакытта респондентларның 26 проценты маясы гомумән булмавын әйткән. 

Акча җыюның төп максатлары

  • «Кара» көнгә
  • Ялга
  • Ремонтка
  • Машина сатып алырга
  • Пенсиягә

Чыганак: ВЦИОМ

Финанс киңәшче Илдар Мифтахов акчаны җилгә очырмаска киңәш итә.

– Кулдагы акчаны дөрес итеп тота белергә кирәк, – ди ул. – Моның өчен иң беренче эш итеп, киләсе елга план төзеп куегыз. Ул чынбарлыкка туры килергә тиеш, әлбәттә. Югыйсә җыйган акчаларыгыз җилгә очачак. Яңа елга иске бурыч белән керергә дә киңәш ителми. Финанс мөмкинлегегез бар икән, өлешчә генә булса да, булган кредитларыгызны каплагыз. Кем әйтмешли, Яңа елны ап-ак кәгазь битеннән башлыйбыз.

Алырга ярамый салырга

Халыкның кесә хәле турында Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВтан сораштык.

– Киләсе елның гыйнварыннан салымнарга бәйле үзгәрешләр кертелү гади халыкка ни дәрәҗәдә тәэсир итәчәк?

– Аңлашыла ки, салымнарны арттыру, ә бу очракта сүз НДС турында бар, бәяләргә тәэсир итәчәк. Сәүдә оешмаларының үз товарларына һәм хезмәтләргә бәяләрне күтәрүе котылгысыз. Шуңа күрә бу һәркайсыбызга кагылачак. Бу урында шунысын да искәртик: өстәмә кыйммәткә салым ике процентка арта, бу бик күп түгел.

– Илдә яшәүчеләр ни өчен кәгазь акчага күчә? Булган бар акчаны кулда тоту куркыныч түгелме? Бигрәк тә ел азагында.

– Бүген зур шәһәрләрдә интернет эшләмәүгә бәйле кыенлыклар бар. Шуңа күрә банк картасы яки кесә телефонындагы махсус кушымта ярдәмендә исәп-хисап ясарга күнеккән кешеләр авыр хәлдә калды. Бу бигрәк тә рульдәгеләргә кагыла. Трассадан барганда бензиның бетте, ди. Ягулык салу станциясенә керәсең, ә кесәдә кәгазь акча юк. Шуңа күрә бүген күпчелек, алай-болай кирәге чыкса дип, банк картасыннан запас акча алып куя башлады. Әйләнештә кәгазь акчаның күбәеп китүе (әлеге күрсәткеч узган елга караганда биш тапкыр арткан. – Ред.) фәкать шуңа гына бәйле. Моның башка сәбәпләре юк. Димәк, борчыласы түгел.

– Бу ел азагы – киләсе ел башы фатир, машина кебек зур сатып алулар вакытымы?

– Алдан ук ачыклык кертик: мондый зур сатып алулар нигездә кредит акчасына башкарыла. Ә бүген куллану кредиты буенча ставка – 25 процент, ипотека һәм автокредит – 20 процент. Мондый шартларда нәрсә дә булса сатып алу отышсыз, әлбәттә. Шул ук вакытта, кулыгызда фатир яки машина бәясенең 70–80 проценты кадәр акча бар икән, калган суммага кредит рәсмиләштерсәгез дә була. Мондый сатып алу үзен аклый. Бу очракта да бер кул белән алганны икенче кул белән кире кайтарып бирергә кирәк булачагын онытмагыз.

– Быел кыска вакытка исәпләнгән банк кертемнәре отышлы иде. Үзәк банк төп ставканы алга таба да төшерүен дәвам итсә, акчаны эшкә җикмичә, аны банкка салып куюның файдасы буламы?

– 2025 елда кыска вакытка исәпләнгән банк кертемнәре буенча процент ставкасы 30 проценттан да артып китте. Шуңа күрә алар отышлы булды. Безнең уйлавыбызча, киләсе елда шулай калачак. Чөнки Үзәк банкның төп ставканы кайчан һәм күпмегә төшерәчәге билгесез. Моны банклар да белми. Ә клиентларны югалтмас өчен, алга таба да өч–алты айга кадәрге банк кертемнәре буенча процент ставкасын чагыштырмача югары дәрәҗәдә тотып торырга тырышачаклар. Бүген дә, иртәгә дә иң ышанычлысы – булган акчаны банкта саклау. Исегезгә төшерәм: кредит оешмасында 1,4 миллион сумга кадәр акча иминиятләштерелә. Маягыз моннан күбрәк икән, аны төрле исәп-хисап счетларына салып кую хәерлерәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре