Газетага язылу

Ана капиталы программасын үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Хәзерге вакытта бу түләү символик ярдәмгә әйләнеп бара.

Россиядә ана капиталы программасын үзгәртергә тәкъдим иткәннәр. Торак бәясе кыйммәтләнү һәм ипотека шартлары кырыслану сәбәпле бу түләү символик ярдәмгә әйләнеп калу белән яный. Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш шулай дип белдергән. Бу хакта «Газета.Ru» яза.

Аның әйтүенчә, балалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту чарасы буларак, 2007 елда уйлап табылган ярдәм чарасы акрынлап кына сатып алу сәләтен югалтып бара.

«Программа гамәлгә кергән елларда ана капиталы еш кына торак хакының зур өлешен һәм хәтта тулаем каплауга җитә иде. Бүген исә икенче балага түләнелә торган 963 243 сум күп кенә төбәкләрдә банкларның минималь таләбен – 10-20 процент күләмендә беренчел взносны түләргә дә җитми. Күчемсез милек көйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә һәм кредит шартлары үзгәрә чөнки», – дип аңлатып үткән ул.

Депутат бу җәһәттән программаны үзгәртүдә өч юнәлешне карарга тәкъдим иткән. Мәсәлән, торак сатып алуга бирелә торган ана капиталы күләмен теге яки бу төбәктә «квадрат»ның уртача базар бәясеннән чыгып билгеләүне яки ана капиталына беренчел кертем өчен өстәмә түләүне. Панеш шулай ук ана капиталы акчасыннан ташламалы ипотека программалары, шул исәптән 6 процентлы гаилә ипотекасы программасы белән файдалануны гадиләштерергә тәкъдим иткән.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә 1 февральдән ана капиталы һәм кайбер башка түләүләр индексацияләнде. Аларның күләме 5,6 процентка артты. Шулай ук ай башыннан бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме күбәйде: хәзер ул 28 мең сумнан артыграк тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре