Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга кулланучылар арткан

Быел алты айда Россиядә яшәүче 992 мең гаилә ана капиталыннан файдаланган. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә караганда, ел башыннан бирле әлеге түләүне 6,2 млн кеше рәсмиләштергән.

Вице-премьер әйтүенчә, ана капиталын торак шартларын яхшыртуга кулланучылар 3,1 трлн сум акчаны ипотека түләүгә тоткан. «Ана капиталы гамәлдә булган елларны гомумән алсак, аның 69 проценты торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән», – ди Голикова.

Шулай ук күпләр ана капиталын белем алуга тота. Татьяна Голикова әйтүенчә, бу акчаны укуга тотучыларның 70 проценты Санкт-Петербург, Краснодар һәм Казандагы уку йортларын сайлый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре