Ике ел элек мәктәпләрдә «Мөһим сөйләшү» дәресләре кертелде. Һәр дүшәмбе иртәсе дәүләт әләмнәре күтәрү, гимн башкарудан башлана. Хәзер патриотик тәрбияне бакчадан ук өйрәтмәкчеләр.
Ватанпәрвәрлек хисен бакчадан ук уятуны Владимир Путинга «Ел укытучысы – 2024» илкүләм бәйге финалистларының берсе тәкъдим иткән. Илбашы белдергәнчә, мәктәпләрдәге «Мөһим сөйләшү» дәресләре вакытында кертелеп, яхшы нәтиҗә бирә.
– Безнең халыкта ана сөте белән кергән дигән төшенчә бар. Иң төп кыйммәтләрне бакчадан ук Ватан, ил, әби-бабай, әти-әнигә, туганнарга бәйләп җайлап кына аңлата башларга кирәк. Бу – мөһим эш. Әмма арттырып җибәрергә ярамый. Барысы да чама белән булырга тиеш, – ди белдергән Владимир Путин. – Кемдер 5 яшьтә үк: «Мин солдат булам», – дип, уенчык автомат белән уйный. Кемдер үзен бөтенләй башкача хис итә. Һәрбер баланың – үз үсеше. Бу хакта белгечләр, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алып, психологлар белән фикерләшергә кирәк, диләр.
– Бакча-мәктәптә генә моңа өйрәтеп булмый. Күп нәрсә гаиләдән башлана. Әти-әниләре дәүләт сәясәтенә, улларын армиягә җибәрүгә каршы булса, мәктәп кенә вазгыятьне үзгәртә алмый. Бала укытучыга караганда, әти-әнисен күбрәк тыңлый. Гаиләдә патриотик рух булганда, балага да сеңәчәк, – ди хәрби махсус операциядә катнашучы Фидәил Хәсәнов.
Фидәилнең ике кечкенә баласы бар. «СВО темасына сөйләмәскә тырышам. Вакыт та юк. Ике ел өйдә булмагач, кайткан чакта көн ишегалды тирәсендә үтә. Шулай да балалар аңлап үсә. Медалемне бакчага, мәктәпкә күтәреп барып, «Минем әти герой» дип горурланган алар. Медальләр шуның өчен дә кирәк. Шуңа күрә буш кул белән кайтмаска дип хыяллана идек. Әле мин госпитальдә дәваланам, – диде Фидәил Хәсәнов.
Нурлаттагы «Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин да ватанпәрвәрлеккә бакчадан өйрәтергә кирәк дип саный. Ватан, әти-әни кадере, ил кадере турында сөйләргә кирәк, ди ул.
– Чипсы ашап, кола эчеп, телефон тотып үскән замана баласында патриотик тәрбия кайгысы юк, диючеләр дә бар. Әйе, арада андыйлар да юк түгел. Без мәктәпләр белән элемтәдә торабыз. Барысын да бер калыпка салырга ярамый. Ватанпәрвәрлек турында сөйләгәндә, берсенең дә телефонга үрелгәне юк, – ди Владимир Малыгин. – Укучылар белән очрашулар үткәрәбез. Экспедициядә йөргәндә, Бөек Ватан сугышыннан калган әйберләрне табып алып кайткан идем. Граната кыйпылчыкларын, шунда табылган металл кисәкләрен күрсәтәм. Түгәрәкләрдә әлеге сугыш ядкарьләрен бергәләп чистартып буядык. Махсус хәрби операциядәге егетләргә рәсемнәр ясап, хатлар язып җибәрәбез. Балалар белеп үссен. СВО геройларын очрашуларга чакырабыз. Сабакташларым, дусларым, якыннарым бергәләп гуманитар ярдәм җыябыз. Мин элек укытучы булып эшләдем. Кайчандыр шук, тәртипсез малайлар да игелекле эшкә кушылды. Кайберләре эретеп ябыштыра, кисә, кемдер кирәкле әйберләр таба. «Бердәмлектә – көч», – ди алар.
Азнакай районындагы Сарлы мәктәп-бакчасы мөдире Минзилә Мөхәммәдиева әйтүенчә, авыл мәктәпләрендә тәрбия аксамый. Моңа кадәр дә сыйныф сәгатьләрендә әхлак турында сөйләшкән алар.
– «Мөһим сөйләшү» дәресләренең программасы, әзер материаллары бар. Укытучыларга ярдәм бу. Балалар да көтеп ала. Бу атнада дәресне укытучыларга багышладык. Алар газета ясап алып килгән. Шундый сөендек инде. Өйрәтәсе дә юк, – ди Минзилә Мөхәммәдиева. – Авылның тарихын, шәхесләрен белеп торабыз. Әфган, Чечен сугышы батырларын очрашуларга чакырабыз. Мәктәпне тәмамлаган бер укучыбыз СВОда хезмәт итә. Аның белән дә элемтәдә без.
Балтач районының Карадуган авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Галимова әйтүенчә, узган уку елында белем бирү программасына патриотик тәрбия кертелгән.
– Туган җирне ярату, башка милләтләргә карата хөрмәт турында сөйлибез. Балаларда туган җиргә мөнәсәбәтне бакчадан ук тәрбияләргә кирәк. Без аны уен, аралашу, матур әдәбият, спектакль аша сеңдерәбез. Карадуганда патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган музей бар. Анда барабыз, төрле экскурсияләргә дә йөрибез. Без өйрәткән сабыйларга кызык, – ди Эльмира Галимова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез