Аның сүзләренә караганда, тавыш бирү уңайлы булсын өчен барлык шартлар да җайга салынган.
“Бөтен җирдә барысы да әзер, җайга салынган. Участокларны ачу вакытында бернинди стандарт булмаган хәлләр яки вакыйгалар, шикаятьләр теркәлмәгән. Кәеф тә яхшы, һава торышы да. Бүген БДБ илләреннән килгән күзәтүчеләрне каршы алдык. Сайлау участоклары яныннан узганда халыкның, бигрәк тә яшьләрнең күп булуына игътибар иттек”, – диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында. Сүз уңаеннан, быелгы сайлауда Татарстанда 43 мең кеше тәүге тапкыр тавыш бирү. Аларга махсус чакыру юлланган. Сайлау участогында истәлеккә сувенир да бирәчәкләр. Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, сайлаучыларның тавыш бирергә берничә мөмкинлеге бар.
Беренчесе – алар теркәлгән яшәү урыны буенча участокка бара. Сәламәтлеге мөмкинлек бирмәсә, башка җитди сәбәпләр булса, өйдә тавыш бирергә мөмкин мөмкин. Чит илдә командировка яки ялда булучыларның да үз фикерен белдерү мөмкинлеге бар. 152 илдәге дипломатик вәкиллекләрдә Дәүләт Думасы депутатларын сайлап була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез