Без килеп кергәндә, 93 яшьлек Рауза апа Сабирова намазларын укыган, иртәнге чәйләрен эчеп, газета укып утыра иде. Нинди йомыш белән йөрүебезне әйткәч, матур итеп кенә елмайды да гомер йомгагын сүтә башлады.
– Мин укырга кергән елны сугыш башланды, кызым. Укырга китап-дәфтәр юк. Сугыш озакка киткәч, ачлыгы, ялангачлыгы да башланды. Ашарга да, кияргә дә булмады. Сугыштан соң да җиңел, рәхәт тормыш күрмәдек. Кая кушсалар, шунда эшләдек. Фермада сыер да саудым, трактор да йөрттем, утын да кистек, аннан соң 27 ел хастаханәдә санитарка булып эшләдем. Хәзер бик рәхәт яши башлаган идек тә, картаеп киттек инде, кызым. Ә картлык шатлык түгел. Анысына түзәр идең дә, менә тагын дөньялар буталып китте, – дип көрсенеп куйды Рауза апа.
Бүген ул улы Фәрит, килене Сәвия гаиләсендә гомер кичерә. Инде килен-каенана булып яшәүләренә дә 46 ел булган. Бер йортта дүрт буын яши алар: ике балалары белән оныгы Нияз, аның хатыны Руфинә дә – төп нигездә. Тырыш, дус тату гаилә булулары белән генә түгел, СВОдагы егетләргә бергәләп ярдәм итүләре белән дә аерылып торалар. Рауза апа – районның иң өлкән волонтерларының берсе. Килене Сәвия апа белән бергәләп инде менә ничә ел рәттән СВОдагы егетләргә җылы пирчәткәләр, оекбашлар бәйлиләр, коры ашлар әзерлиләр. Яшь килен Руфинә дә читтә калмый. Нияз исә машина мәсьәләсен кайгыртып тора.
– Минем тик торасым килми. Тик торганчы тун итәгеңне уа тор, дигәндәй, егетләребезнең аяк-куллары җылыда булсын, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар, дип тели-тели бәйлим оекбашларны. Кемнеке булса да, бик кадерле бит алар. Сәвия оекбашларның кунычларын бәйләп бирә дә, йөзләрен үзем тәмамлыйм, бәрәңге дә арчып куям. Инде алар ничәшәр чиләк арчылгандыр, төгәл санын да белә торган түгел, – ди Рауза апа.
Хәер, яшь чагында да ут яндырып яши торганнардан булган ул. Зур мич тергезеп, таба-таба ипиен дә салган, аш-суга да, тегү-чигүгә дә оста һәм җитез булган.
– Үзем әллә кем булмасам да, бөтен җирдә хөрмәт иттеләр. Чөнки бик тырыш булдым, тик тормадым. Аш-суга да бик оста идем. Хәзер ни ашасак, шул бар. Мин үзем өчпочмак яратам, шуңа күрә аны аеруча яратып пешердем. Күрше-тирә авылларда беренчеләрдән булып мантый пешерергә дә өйрәнгән идем. Анысын Ташкенттан кайткан бер хатыннан өйрәнеп калдым. Ул чакта савыты да юк иде әле. Зур тимер табак эченә банка белән иләк утырттым да, мантыйларны шунда тезеп, өстен каплап куйдым. Ул шулай парда пеште. Ипекәйне мичтә гел өйдә генә пешердем. Шушы яшемә кадәр ипи сала алам икән, бәхет түгелмени? Дөрес, хәзер сирәк башкарам бу эшне, кулның көче китте. Зу-ур табаларда мич тутырып пешергән чаклар бар иде бит ипекәйне. «Әби, син пешергән ипи тәмле була», – дип, оныклар да салпы якка салам кыстырып кына торды. Алар шулай дип торганда, ничек пешермисең инде? Мәчеткә ифтар ашларына барганда да, күчтәнәчкә дә ипи алып бардым. Норма авылыннан бер хатын, ашларга баргач: «Камыр ашаган бар ул, Раузаның ипиен генә бирегез миңа», – дип әйтә торган иде, – ди Ак әби.
Иреннән яшьли тол калып, ике баласын җил-давылдан кактырмый-суктырмый үстергән әни дә әле ул. Улы белән төп нигездә яшәсәләр, кызы Гөлфәния апа күрше йортта гына тора. Кыз белән әни арасындагы мөнәсәбәт аеруча җылы.
– Берара әнием бик каты авырды. Аллергия башланды, тыны кысыла торган иде. Шуны дәвалар өчен Ташкентка кадәр алып бардык. Бик авыр дәвалану курсын алды. Ул чагында да шулкадәр зур сабырлык, түземлек күрсәтте ул. Әнибез әле дә үз көчендә, эчке киемнәрен дә бездән юдыртканы юк. Барысын да үзе кул белән юа. Үзебез әле дә әни киңәше белән яшибез, – дип сөйләгәндә, күңеле тулып китте Гөлфәния апаның. – 8 яшемдә – әтисез, 38 яшемдә тол калганым өчен Аллаһы Тәгалә озын гомерле, камил акыллы, сабыр, түзем, биш вакыт намазлы, барыбыз өчен дә хәер-дога кылып торучы әнием белән бүләкләгәне өчен мең рәхмәтле. Бу яктан мин бик бәхетле.
– Әтисе кызымны бик нык ярата иде. «И-и, хатын, кара әле, аяклары шундый матур бит аның. Аның шикелле матур кыз беркемдә дә юк», – дип әйтә торган иде, – дип искә төшереп алды Рауза апа да ирен.
Менә шулай кадер-хөрмәттә, 11 оныгының, 14 оныкчыгының җылысын тоеп яши ул. Әле дә булса газеталар укый, күзләре яхшы күрә.
– Хәзерге көнемнән бик канәгать мин. Тамагым тук, өстем бөтен. Ни теләсәк, шул бар. Иң мөһиме: балаларым, оныкларым янымда, аларның хәсрәтен күрергә язмасын, – дип дога кылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез