Әниеңә әйтәм! Тәртип өчен билге кую кирәкме?

Шаулыйсы түгел! Мәктәпләрдә тәртип өчен билге куя башламагайлары. Әнә шундый тәкъдим әйтелгәч, Президент Владимир Путин да бу мәсьәләне яхшылап өйрәнергә кушты. Укытучылар һәм әти-әниләрнең исә бердәм фикере юк. Бер ишләре, файдасыз, ди, икенчеләре билге белән замана баласын тәртипкә утыртып буласына чын күңелдән ышана.

Яхшылап уйлагыз!

Тәртип өчен билге куюдан әле 1989 елда баш тартканнар иде. Шуннан бирле әлеге мәсьәләгә игътибар бирелмәде. Әмма замана алга барган саен, элеккеге кагыйдәләрне еш искә төшерәбез. Килеп терәлгән, күрәсең, күптән түгел әлеге мәсьәләне хәтта Президент алдында күтәрделәр. Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы утырышында Сахалин өлкәсенең Иҗтимагый палатасы рәисе Владимир Иконников укучыларның мәктәптә гап-гади кагыйдәләрне үтәмәвеннән, укытучыларны санламавыннан зарланды. Аның әйтүенчә, педагоглар кисәтү ясаудан ерак китә алмый. Шуңа күрә тәртип өчен билге куярга кирәк дип, укытучылар фикерен җиткерде. Бөтен ил өчен җавап тотучы Владимир Путин моңа бик гаҗәпләнде һәм тәртип өчен билге куелмавын белмәгәнен таныды. Бу мәсьәләне яхшылап тикшерергә кирәклеген әйтте.

– Тәртип өчен билге кую кире кайтарыла икән, аның нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Бәясе башка билгеләр белән тигез булырга тиеш, – диде Владимир Путин.

Аңлашыла инде: Президент әйткән икән, хәзер мәгариф түрәләре бу мәсьәләне тикшерү белән мәшгуль булачак. Нинди карар кабул ителәсен бары фаразлый гына алабыз. Әмма без сөйләшкән укытучылар һәм әти-әниләр арасында бу фикергә кискен каршы чыгучылар да, аны ышанычлы рәвештә хуплаучылар да булды. Һәм һәр якның дәлилләре төпле.

«Көндәлектән карыйбыз»

Татарстанның элекке мәгариф министры, педагогика фәннәре докторы Васил Гайфуллин фикеренчә, тәртипкә билге куюны кайтаруның зыяны булмаячак.

– Элек куелды бит ул. Тәртипкә билгесен төшермәс өчен тырышып йөрделәр. Тәрбиягә гел игътибар итмәсәң, бандитлыкка китереп чыгарырга мөмкин. Тәртип кирәк. Менә шуны контрольдә тоту өчен файдасы булмасмы икән дип уйлыйм, – ди Васил Гайфуллин.

Татар әти-әниләр төркеме әгъзасы Чулпан Хәмидова әйтүенчә, әти-әниләрнең тәртипкә билге кую-куймау турында сөйләшкәннәре юк икән.

– Өч атна элек кенә 133 нче лицейда көндәлеккә кисәтү язып җибәрә башладылар. Тик ул электрон журналга куела торган билге түгел. Әти-әниләр арасында, нигә кирәк ул, диючеләр ишетелми. Безнең балаларга укытучының бер-ике тапкыр, дәрестә тыңламыйлар, дип язган очраклары булды, – ди Чулпан Хәмидова. – Балаларның тәртибенә тәэсир итә алса, бәлкем, файдасы булыр. Хәзерге яшьләр укытучы абруе дигән нәрсәне дә белми. Үзләрен дә башкача тота. Безнең буын кебек түгел.

Ике бала әнисе Халидә Нигъмәтуллина әлеге тәкъдимне бөтенләй хупламый.

– Тәртипкә бәяне ничек билгеләп була соң аны? Кирәкмәгән җирдә авыз ачкан өчен – «2ле». Күршеңә борылсаң – «2ле». Коридорда чабып йөрдең – «2ле». Шук балаларның әти-әниләренә нишләргә кала? Бер генә әти-әни дә баласын тәртипсезлеккә өйрәтми. Мәктәпкә: «Балам, укытучыны тыңла, сыйныфташларың белән дус бул», – дип җибәрәбез. Укытучының укучылар белән дус булуы кирәк. Әгәр педагогны хөрмәт итсәләр, шылт иткән тавыш та чыкмаячак, – ди Халидә ханым.

Укытучы Диләрә Сәгъдәтшина бу тәкъдимне тәртипсез укучыларны акылга утырту дип саный.

– Белем тәртиптән башлана. Үз-үзеңне әдәпле тоту, уку әсбапларын тәртиптә тоту... Кызганыч, кайбер укучы китап-дәфтәрен оныта, кулын күтәрмичә, кычкырып сөйләшә. Бүген менә бер укучы тиктомалдан кычкырып җырлап җибәрде. Ул бит укытучыга да, укучыларга да комачаулый. Нинди уку булсын аның башында? Мәктәпкә вакыт уздырырга, трай тибеп йөрергә киләләр, – ди ул.

Билге башка, тәртип башка...

Лаеш районының Ташлы Кавал мәктәбе директоры Марина Сәгъдиеваның да фикерен сораштык. Әлеге белем йорты яңа уку елында гына ачылды. Нинди яңалыклар керткәннәр икән?

– Дәрестә тәртипкә билге куюны дөрес түгел дип саныйм. Билге бит ул белем өчен куела. Аны баланың шуклыгы өчен төшерү белән дә килешмим. Тәртип өчен көндәлеккә кую да җитә. Без шулай итәбез дә. Атна ахырына бер тапкыр куябыз. Әти-әниләр кисәтүләрне шуннан күрә. Әйбәт булса, «афәрин» яки «5ле» куябыз. Әти-әниләрнең атна ахырында имза кую-куймавыннан көндәлек белән ни дәрәҗәдә кызыксынуын белеп торабыз. Начар билгегә баланың исе китми дисезме? Электрон көндәлеккә билге куйганда, ни өчен куелуын да аңлатып язарга була. Шунда ук «тыңламады, начар утырды» дип яза аласың. Әгәр тәртипкә билге куярга кушсалар, куярга туры киләчәк. Безнең укучылар «2ле» алса, аны килеп төзәтергә тырышалар. Укытучы дәрестә тәртипне дә контрольдә тотарга тиеш. Бу бик мөһим, – ди Марина Сәгъдиева.

Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбе директоры урынбасары Лилия Насыйбуллинаны мәгариф системасында борчыган әйберләр бу гына түгел.

– Әйбәт булыр иде. Хәзерге балаларга аның ничек тәэсир итәсен әйтә алмыйм. Мәктәп системасында 45 ел эшлим инде. Шуңа күрә чагыштыра да алам. Элегрәк тәртипкә билге куюның файдасы булды. Көндәлеккә куеп яки әти-әни белән укытучы арасында гына сөйләшеп калынмасын иде. Тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү кирәк, минемчә. Хәзер бит уку йортларына кергәндә, укучы турындагы бәяләмәне сораучы да юк. Бу нәрсә соң инде? Вузга яки техникумга укырга кергән баланың холкы, тәртибе нинди булуы берәүгә дә кирәкмимени? Тәртипкә көнлек, атналык йомгак ясап барсак, икенче төрле була ул. Көндәлекләрне юкка чыгардылар. Ул бит тәртипкә сала торган әйбер. Гомумән, мәгариф системасындагы яхшы әйберләрне бетерәләр. Аннан күпмедер вакыт үткәч, аңлашылмый торган матур сүзгә төреп кире кайтарган булалар. Мәгариф системасының үзенчәлеге инде бу. Югыйсә узган гасырның 70 нче елларында педагогик уку йортларында укытучылыкка укыткан бер нәрсә дә үзгәрмәде. Исеме генә башка. Шул ук патриотик, әхлак тәрбиясе... Тәртипне бетермәскә кирәк.

Регина Фәхрисламова, балалар психологы:

– Начар тәртип ул – борчыган проблеманың тышкы чагылышы. Бәлкем, баланы физиологик яки психологик яктан нәрсәдер борчыйдыр. Шуңа күрә ул үзен шулай тынгысыз тота, керпе кебек энәләрен чыгарырга гына торадыр. Иң элек сәбәбен ачыкларга кирәк. Шулай ук игътибарны җәлеп итү өчен дә шулай тәртипсез кыланырга мөмкин. Өйдә, мәктәптә, сыйныфташлары белән нинди дә булса аңлашылмаучанлыклар бар, димәк. Тәртип өчен билге куеп кына моны хәл итеп булмый. Әгәр укучы тәртибенә начар бәя алса, аның үзбәясе түбән төшәргә мөмкин. Андый укучылар, аларның әти-әниләре белән аерым эшләмичә булмый. Мәктәп психологлары бары төрле диагностикалар гына үткәрә, аерым шөгыльләнергә вакытлары калмый. Шуңа күрә кадрлар кирәк. Совет заманында балалар төрле эштә тир түгә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша иде. Алар үзләренә карата бәяне дә белгән. Элек әти-әниләр баласын, укытучы һәрвакыт дөрес, дип өйрәтә иде. Хәзер алай түгел. Укытучыга баланың ихтирамын яулау өчен тырышырга кирәк. Күпләре баланы шәхес буларак бәяләп бетерми. Аларга белемгә караганда, билге мөһимрәк. Нинди түгәрәккә йөрүе дә, өстәмә шөгыльләре дә әллә ни кызыксындырмый. Әгәр ул математика, рус теле яки башка фәннән өлгерә алмый икән, димәк, начар укый. Укытучы аның башка талантын күрми, үзбәясен дә күтәрми. «Мин начар» дип уйлаганнар һәрвакыт тәртип бозачак. Уйлары яхшы булганнар мондый адымга бармый. Укытучыдан да күп нәрсә тора. Тәртибе начар булса да, башка әйбәт якларын күреп, балада «мин яхшы» дигән фикер тудырыгыз. Бары яхшы сыйфатларын күрсәтеп кенә үзгәртеп була. Замана баласын буйсындырып булмый. Уртак тел таба белү – укытучының да, әти-әнинең дә осталыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре