Әлмәт районының Бишмунча авылы халкы: «Авылыбыз дүрт ай хуҗасыз, өч ел җыйган үзара салым акчасына да эшләр эшләнмәде», – дип мөрәҗәгать иткәч, юлга кузгалдык.
Үз кеше
Бишмунча халкы безне китапханә бинасында каршы алды. Борчыган төп сораулары – авылда берничә ай дәвамында җирлек башлыгы булмау. Моңа кадәр эшләгән җитәкче Ришат Фазлыев узган елның сентябрендә эштән киткән. Дөресрәге, аны Яңа Никольский җирлегенә башлык итеп куйганнар. Закон буенча, авыл җирлеге башлыгын бары тик депутатлар арасыннан гына сайлап алырга тиешләр. Тик әлегә кадәр җиде депутат арасында җирлек башлыгы булырга ризалык белдергән кеше табылмаган, күрәсең.
– Безгә, беренче чиратта, депутатлар белән җыелышып сөйләшергә кирәк. Ә бу мәсьәлә белән авыл советы шөгыльләнергә тиеш. Безнең арада үзебез ышана, килешеп эшли һәм булдыра торган кеше бар. Ник аңа депутатлыкка тәкъдим булмаган? – ди җыелган халык.
«Ышанычлы кешебез» дигәннәре Рауль Дәүләтшин. 2004–2010 елларда шушында ук җирлек башлыгы булган, дәүләт эшендә эшләгән кеше. Әйтүләренчә, бик яхшы эшләгән. Депутатлар арасында теләк белдерүче кеше булмагач, авыл халкы җыйналып, аны кабаттан шушы эшкә алынырга үгетләгән. Башта карышса да, соңрак ризалык биргән Рауль абый. Тик каршылык бар: ул депутат түгел.
Җыелган кешеләр арасында әлеге вакытта авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Римма Хәлимуллина да бар иде. Әлеге сорауны аңа юллагач, ул: «Миңа бу турыда әйткән кеше юк иде әле. Теләгегез бар икән, район белән сөйләшергә кирәк булыр. Чишеп булмаслык хәл түгелдер», – дип җавап бирде.
Гадәттә, ел башында уза торган җыеннарда җирлек башлыклары хисап отчеты бирә. Димәк, башлык булмагач, әлегә җыен да узмаячак дигән сүз. Ә халык нәкъ менә Ришат Фазлыевның узган елның үзе эшләгән сигез ае өчен хисап тотуын көтә. Аларны да аңлап була: үзара салым акчасының нәтиҗәсен күрәселәре килә, юк икән, аңлатып, ачыктан-ачык сөйләп бирүләрен телиләр.
Каршылык
Ришат Фазлыев җирлек башлыгы булып 2011–2015 һәм 2019–2023 елларда эшләгән. Безнең аңлавыбызча, элеккеге башлык белән очрашуга килгән кешеләр арасында аңлашу, санлашу, уртак фикердә булу, хөрмәт җитеп бетмәгән. Алар әйтүе буенча, Фазлыев башлык булып торган вакытта күп эшләр игътибарсыз калган, Сабантуй уздырылмаган еллар да булган, бәйрәмнәрдә килеп котлау, халык белән аралашу булмаган. Аеруча борчыган төп мәсьәләләре: 2021–2023 елларда җыйган үзара салым акчасының «эшкә җигелмәве».
– Без моңа кадәр күпме акча җыелганлыгын да, казнада ничә сум акча барлыгын да белмибез, чөнки безнең алда хисап тоткан кеше юк. Без алга таба да акча җыярга каршы түгел, бары тик нәтиҗәсен генә күрәсебез килә, – диде Морат Мөбарәкшин.
Өч ел рәттән җыелып, дәүләттән артып кайткан акча су линиясен төзекләндерүгә тотылырга тиеш булган. Тик боз урыныннан кузгалмаган. Халык элеккеге җирлек башлыгын, берни эшләмәде, дисә дә, Рауль Дәүләтшин алай ук кистереп әйтергә ашыкмады.
– Ришатны гел эшләмәде, дип әйтеп булмый. Аз-азлап булса да, юлын да карады, су линияләрен дә төзекләндерде, утларны да тәртипкә салды, – диде ул.
Эш эшләү генә җитми, аны күрсәтә белү, кайбер очракларда сабырлык, аңлашу, фикерләшү дә кирәк булган, күрәсең.
– Безгә үз кешебез кирәк. Авылны яратучы, аның киләчәген чыннан да кайгыртучы, аңлаучы, санлаучы булсын ул, – дип үз сүзендә торды Илдар Лотфуллин.
Аның фикеренә Морат Мөбарәкшин да кушылды:
– Авылга төпле хуҗа кирәк! Түзәр чама калмагач, сезгә мөрәҗәгать иттек бит инде. Безнең халык тырыш, бердәм. Авылны таркатмыйча, матур итеп яшисебез килә.
Яңа башлык итеп сайланган очракта, Рауль Дәүләтшинга ярдәм итәргә әзер булуларына да кат-кат басым ясады алар. Шушы еллар эчендә эшлисе эшләр дә шактый җыелган: контейнерлар мәсьәләсен хәл итәргә, һәйкәлне яңартырга, зиратларны, юлларны карарга һәм кул җитмәгән башка эшләрне башкарып чыгарга кирәк. «Депутатлар составы көчле монда. Алар белән уртак тел тапкан очракта, эшләргә була дип уйлыйм», – дигән фикерен дә җиткерде Рауль Дәүләтшин.
Авыл халкы мәктәп мәсьәләсен дә күтәрде.
– Безнең башлангыч мәктәп Яңа Нәдер урта белем бирү мәктәбенең филиалы булып санала. Тик әти-әниләр балаларын үзебездә һәм Нәдер мәктәбендә укытмыйча, Түбән Мактама авылына йөртә. Бүген анда безнең авылның 27 баласы укый. Кемдер баласының башта ук шул мәктәпкә ияләшүен тели, кемдер, олы балалары белән бергә йөрсен ди, сер түгел, русча укып, БДИ бирергә әзерләнсен, диючеләр дә бар, – диде Лилия Купаева.
Кечкенә, сүнеп барган авыл да түгел югыйсә Бишмунча. 750 тирәсе кешесе, 290лап хуҗалыгы бар. Башлангыч мәктәбе, балалар бакчасы, клубы, китапханәсе, мәчете эшли. Мәдәният, спорт ягыннан да бик активлар. «Гөлкәйләр», «Мәдинәкәйләр» коллективлары, көрәшче егетләре белән данлыклы. Хезмәт яшендәгеләр нефть оешмаларына барып эшли. Авылның шактые пенсия яшендә булса да, шушында төпләнеп калып, йортлар тергезгән яшьләре дә, көчле фермерлары да бар. Кыскасы, рәхәтләнеп, гөрләп яшәрлеге бар. Иң мөһиме: актив, авылның киләчәге өчен янып-көеп йөрүче халкы бар. Эшлисе килеп торган кешегә яшел ут кына кабызып, ярдәм итеп кенә җибәрәсе бит югыйсә.
Таякның икенче башы
Римма Хәлимуллина очрашуыбыз ахырына кадәр утыра алмады. Шуңа күрә аның белән аерым сөйләштек. Озак еллар секретарь булып эшләгән ханымга ике авыл җирлеге башлыгы белән дә эшләргә туры килгән.
– Мин Рауль Ханифович белән дә, Ришат Газизянович белән дә әйбәт эшләдем. Берсен дә хурлап бер сүз әйтә алмыйм. Авыл өчен тырышып йөргән Ришат Газизяновичның да, берничә кешенең фикере белән генә, эшләгән эшләрен бетереп атасым килми. Мөмкинлеге булган эшләрне эшләде. Ул килгәндә урам баганаларындагы утлар буенча саллы гына бурычлар җыелган иде. Барысын да алыштырып, караңгы урамнарны да утлы итте. Килгән вакытларында ук Кама-Исмәгыйль авылы белән Бишмунча арасындагы, урам юлларын карады. 2022 елда су линияләрен карады, трактор кайтардык. Билгеле, бөтен эшләрне дә берьюлы берничек тә эшләп бетереп булмый. Ләкин ул алга карап, план белән эшләүче җитәкче булды, – диде ул.
Үзара салым акчасы мәсьәләсенә килгәндә, түбәндәге фикерен җиткерде:
– Су линиясе белән эшләгән вакытта подрядчы оешмаларга бик уңайсыз. Эшләгәннәре өчен акча калмый, диләр. Шуңа күрә алынырга теләмиләр. Бер ел эчендә 4 подрядчы оешма гына алышынды. Халыкның шуңа да ачуы чыкты. Узган елның көзендә эшкә бер оешма тотынды тотынуын, тик кышка калгач, тукталдылар. Быел дәвам итәргә тиешләр. Ә акча беркая да китмәде, счетта тора. Аларның берникадәренә торбалар, кирәкле эш җиһазлары алынды инде.
Ришат Фазлыевның үзенә дә чыктык. Үзара салым акчасы буенча ул да Римма Хәлимуллинаның сүзләрен кабатлады. Санап киткән эшләре дә шактый.
– Мин килгәндә башлыкның эш машинасы да юк иде. Аны өч елдан соң гына бирделәр. Багана утлары өчен 1,5 млн сум бурычлары бар иде. Анысын да ерып чыктым. 22 яктырткыч урынына бүген урамнарны 270 яктырткыч яктырта. Юллар, су линияләре каралды, трактор алдык, авыл урамнарын, чишмәләрне артык агачлардан чистарттык. Эшләнгән эшләрнең күпчелеге иганәчеләр ярдәме белән эшләнде, – диде ул.
Ришат Фазлыев авылда яшәүчеләрнең кайберләре белән уртак тел таба алмавын да, үзара аңлашу булмавын да яшермәде.
– Авыл халкы минем белән идарә итәргә теләгән иде, ләкин мин баш бирмәдем. Шәһәр кешесе булуымны да яратмадылар. Шуңа күрә төрле урыннарга шикаятьләр язгалап тордылар. Ләкин килеп тикшергәч, эшемдә хилафлыклар юклыгын күрделәр, документлар тәртиптә. Хәзер инде мин ул эштән киттем, башка җирлекне җитәклим. Ни өчен әле мин алар алдында хисап тотарга тиеш? – диде ул.
Әлмәт районы башкарма комитетының җирле үзидарәләр белән эшләү бүлеге башлыгы Ирина Шаргина яңа башлыкны билгеләп куяр өчен, депутатларның барысын бергә җыярга кирәклеген әйтте.
– Башлык алар арасыннан сайланып куелырга тиеш. Депутатларга үзара сөйләшеп җыелырга кирәк. Һаман да җыелыш юк икән, халык инициатива күрсәтергә мөмкин. Ләкин әлегә алардан андый теләк булмады, – диде ул. – Җирлек советы составында депутат җитмәгән очракта, халык аны җирле сайлау вакытында бары тик тавыш бирү юлы белән генә сайлый ала. Әлеге вакытта җиде депутат та – үз урынында, барлык сайлау округлары да тулы. Әгәр депутат булмаган кеше җирлек башлыгы булырга теләк белдерә икән, ул җирлек советына үзенең кандидатурасын тәкъдим итә. Депутатлар караганнан соң, аны җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгелиләр яки кире кагалар.
Җитәкче сүзләренчә, Ришат Фазлыев эш урыныннан киткән вакытта бер генә кеше дә бу мәсьәлә буенча аңлатма таләп итмәгән, шулай ук авылдагы хәлләргә канәгатьсезлек белдерүче дә булмаган.
– Ә бер ел эчендә файдаланылмаган үзара салым акчасы, тулы күләмдә (ягъни халыкның җыйган акчасына бюджет кушкан сумма) җирлек бюджетында саклана. Узган еллардагы калган акча да билгеле бер статья нигезендә счетта ята, беркая да югалмый, – дип аңлатты Ирина Шаргина.
Акчаны саклау турында сорауны без Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенә дә җиткердек. Матбугат үзәгеннән исә мондый җавап алдык: «Халыкның үзара салым акчасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында авыл җирлекләре счетларында саклана. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, узган елда файдаланылмыйча калган бюджетара трансфертлар ел узганнан соң, беренче 15 эш көне эчендә республика бюджетына кире кайтарыла.
Узган елда файдаланылмыйча калган бюджетара трансфертларга ихтыяҗның булуы турында министрлык карар чыгарган очракта, файдаланылмыйча калган акча (калганнан артмаган күләмдә) агымдагы елда муниципаль район (шәһәр округы) бюджетына тиешле чыгымнарны финанслауга кире кайтарылырга мөмкин.
Файдаланылмыйча калган бюджетара трансфертлар республика бюджетына күчерелмәгән икән, бу акча министрлык билгеләгән тәртиптә Татарстан бюджетына кире кайтарылырга тиеш».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез