– Урнашып өлгергән идегезме? Берүзегезгә генә күңелсез булмасын дип, менә үзегез кебек бик мөлаем гына апаны алып кердем... – Әле генә палатадан чыгып киткән ак халатлы кыз шул арада әйләнеп тә керде. Күз ачып-йомганчы, урын-җирләрен киендереп, тәртипләп куйды да яңа кергән ханымга карап: «Урнашыгыз, менә бу карават сезнеке, ял итегез», – дип чыгып та китте.
Ул ишекне япкач, яңа кергән күршесенә танышырга дип күтәрелеп караса, Сәлимә аһ итте.
– Әбәү, җаным, Рамилә!.. Алдан сөйләшеп куйсак та очраша алмаган булыр идек. Нихәл, классташ? Сине күрмәгәнгә инде?! Очрашуларга да килмисең бит... Бер тамчы үзгәрмәгәнсең...
– Шулай булды шул... Башта барып булмады, аннан бер элемтәләр өзелгәч, ничектер кыенсынам... Классташларны күрәсе, сөйләшәсе килә дә...
– Нәрсәсенә кыенсынасың инде... Шул ук классташлар бит! Чәчләр агарган, гәүдәләр авырайган, аяклар аксаган гына... Укыганда шулкадәр дус идек бит, име.
– Дус дип тормадың әле, ничә ел йөргәч, балаларны аердың. Кызыңны улыма бирмәдең... Тиңсенмәдең бугай... Белсәң иде, шулкадәр тилмерде улым шул чакта. Тилерер чикләргә җитте. Бигрәк яраткан иде бит кызыңны. Берәр җүләрлек эшләмәсә ярар иде, дип курыктык... Өйләнешәбез дип йөргәндә араларына кысылдың бит... Өегезгә барырдай булдым шул чакта, ирем генә? кимсенеп йөрмә, диде. Аны тыңлап кына туктадым. Ярый әле ул елларда очрамадың... Шөкер, улым бик акыллы кызга өйләнде. Өч балалары бар. Бергә яшибез. Бик тату торабыз. Киленемнән бик уңдым.
– Сезнең авылныкылар бит, очрашкан саен: «Ничекләр кызыңны шуның малае белән йөртәсең, зверь бит ул, каенанасына көн күрсәтми, синең кызыңа да шул көн булачак, син белгән Рамилә түгел инде ул», – диделәр. Йә, шуннан соң мин нишләргә тиеш идем инде?! Әллә безгә җиңел булды дип беләсеңме? Кызым да үлеп терелде... Улың бит: «Мин авылдан беркая да китмим, әниләр белән бергә яшибез», – диде. Улыңны бик яраткан идек, әмма, ачуланма, усал дип кенә түгел, явыз дип даның чыккан иде шул... Нинди усал каенанасын почмакка утыртканны, минем юаш кызымны әллә ниләр эшләтер дип курыктым.
– Син бит мине ничә ел беләсең. Йә, усал идемме соң?! Синең кызың кебек бер җебегән идем... Егерме яшьтә шушы йортка килен булып төштем. Әниләр барган җиреңдә таш бул дип өйрәтте шул безне. Никадәр газап чиксәм дә, аларга берни әйтмәдем, кешегә дә сөйләмәдем, кайтып та китмәдем... Хәзерге акылларым булса, дим инде... Без бит инде ачлык-юклык заманында яшәмәдек, барган көнемнән эшкә чыктым, өйдә дә бер минут тик тормадым. Әмма кулымда беркайчан бер тиен акча булмады. Үзем теләгән әйберне алып ашарга да, киемне сатып алырга да хокукым булмады. Авырга узган вакытларда бигрәк тә тилмердем. Ярый әле бергә эшләгән апайлар бик әйбәт иде... Алар минем нинди хәлдә булуымны аңлады. «Күзең төшкән, ашыйсы килгән әйберең булса, әйт», – дип кенә тордылар. Кыенсынсам да әйтә идем. «Ник бөтен акчаңны кайтарып бирәсең, әзрәген үзеңә алып кал», – ди иде алар. Курка идем шул. Ирем дә мине аңламады, якламады да... Әнисеннән үзе дә курка иде ул. Әнә шулай яши-яши, сабыр савытлары тулып таша икән... Мин дә инде балаларымны әтиләреннән дә, әбиләреннән дә сакларга, якларга кирәген аңладым. Үзем атакага күчә башладым. Әнкәйдән властьны тартып алдым дисәм дә, алдау булмас. Миндәге кисәк үзгәрешкә алар бик аптырап калды. Мин кабат чигенмәдем инде. Иремнән кыенны да, тукмагын да күп алсам да, барыбер үземнекен эшләдем. Акчамның тиенен дә аларга бирмәдем. Үземә һәм балаларыма тоттым. Пешерәсе килгән ризыгымны пешердем, аласы килгән киемне алдым... Әнкәй мине бөтен кешегә усал, мине дә, ирен дә тыңламый, безгә көн күрсәтми, дип, бөтен кешегә сөйләп йөрде. Елап, мескенләнеп жәлләтте. Авылда «явыз» дигән даным шулай чыкты. Бөтен кеше мине гаепләп сөйләде. Исем дә китмәде. Куркудан узган идем инде... Аларны гаепләмим дә... Кычкырып йөрмәгәч, баштагы хәлләрне алар белмәде бит. Үзем акчасыз тилмергән елларда ант иттем: «Улым исән-сау үсеп, өйләнә калса, киленемә бер сүз дә әйтмәм, үзе эшләгән акчасын үзе тотар, балаларын да карашырмын, ашауны-киемне телгә дә кертмәм», – дидем...
– Синең шулай тилмергәнеңне белмәдек тә бит... Киленең белән бик тату торганыгызны ишеткән идем. Читләтеп кенә танышлардан сораштым...
– Аллаһка мең шөкер, биргән антымны моңарчы үтәдем, моннан соң да үтәргә язсын! Килен дә бит кешенең кадерләп үстергән баласы! Нәкъ малайлар кебек, тугыз ай карында күтәргән, үләм-калам дип тапкан, үстергән... Өстәвенә дин буенча да безнең киленнәрдә хак юк икән бит. Безне улларыбыз карарга тиеш, аларда хакыбыз зур. «Әни-әнкәй» дип торган киленнәргә мең рәхмәт дип торасы урынга, аларны ничекләр генә кимсетмәделәр... Хәзерге биемнәр барыбер кешелеклерәк. «Кызым», – дип каршы алалар, рәнҗетмиләр дә... Ничә еллар бергә яшәп, моңарчы бер сүзгә килгәнебез булмады. Абзарга да чыгармадым киленемне. Улым чыга, үгезләрне ул карый. Килгәннән бирле киленемнең бер тиен акчасын алганым булмады. Аңа карап, үзе өчен генә тотмый. Улым акчасын алып кайтып бирә, киленебезгә әле, берәр матур кием ал дип, кайчакта үзем өстәп бирәм... Минем кебек тилмереп йөрмәсен, дим. Әниләренә дә барып торалар, ял итәргә дә җибәрдем. «Әни», – дип кенә тора. Оныкларым да бик ярата, алар өчен үзем дә үлә язып торам... Тәк шту, юкка курыктың син миннән, дускай, ул чакта, юкка...
– Шулай язган булгандыр инде... Ачу саклама, яме... Мин сине тамчы да белмәгәнмен икән...
Гөльяр
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез