"Чиста сайлау өчен” корпусы башкарма комитеты әгъзасы, социология фәннәре кандидаты Антон Лукаш Бердәм мәгълүмат үзәгендә сайлауның беренче көнендә илдәге кайбер участокларда күзәтелгән провакацияләргә карата фикерен белдерде.
- Тавыш бирү тыныч бара. Якын арада сайлауга килүчеләр саны 40 процентка житәр дип уйлыйм. Ник дигәндә, кичәге мәгьнәсез провакацияләрне барыбыз да күреп тордык. Көнбатыш илләрнең махсус хезмәтләре моны махсус эшли дип саныйм. Бюллетеньнарны ягарга маташу, аларга зеленка сибү кебек сәер гамәлләр барысы да бик түбән дәрәжәдә. Безне сындыра да, алдый да алмадылар, психологик яктан аяктан егарга теләүләре дә барып чыкмады. Россия элеккечә ук аякта нык басып тора, - диде ул. - Моны халык та күреп тора. Күпләр бу хәлләргә шаккатты. Үзләрен туктатып калырга теләүләрен күрде. Хәзерге президентыбызнын, житәкчелекнен дөрес юлда булуына тагын бер кат инанды. Бу – халыкның ышанычны тагын арттырачак. Шуңа сайлауга килүчеләр тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм.
Билгеле булганча, бүген - Россия Президенты сайлауның икенче көне. Сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез