Апанай мәчетенә – 255 ел. Әхмәт хәзрәт Сабиров: «Димәк, без дөрес юлда!»

Башкалабызның үзәгендә, Каюм Насыйри урамында урнашкан Апанай мәчете 255 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул җәһәттән «Апанай мәчете имамнарының дин һәм милләт өчен күрсәткән хезмәтләре: тарих һәм хәзерге заман» дип аталган конференция үткәрелде.

Исеме җисеменә бик туры килеп тора иде бу чараның. Кунакларны керә-керешкә шушы мәдрәсәдә укып чыккан яки мәчеттә эшләгән, исемнәре бөтен дөньяга танылган галимнәребез «каршы алды». Күргәзмә шактый зур: ике каттагы диварны колачлаган. Алар арасында Муса Бигиев, Хөсәен Фәесханов, Әхмәтһади Максуди, Садри Максуди, Галиәсгар Камал кебек милләттәшләребез бар.

Мәчет

Казанда бу гыйбадәтханә Екатерина II боерыгы буенча таш мәчетләр төзергә рөхсәт алынгач,  1768–1769 елларда сафка баса. Ул вакытларда мәчетләр төзелешенә христиан руханилары арасыннан каршы чыгучылар да була. Бигрәк тә манараның биеклеге эчләрен пошыра. Шул чакта Әби патшаның: «Мин аларга җирдәге урыннарын күрсәттем, ә күк минем биләмәм түгел!» – дигән сүзләре тарихка кереп калган.

Апанай мәчете федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәйкәлләр исемлегенә кергән.

Әлбәттә инде, журналистларны беренче чиратта мәчеткә исем бирелгән Апанаевлар нәселе, гомумән гыйбадәтханәнең шушы көннәргә килеп җиткән тарихы кызыксындырды. Кемнәр алар, мәчеткә нигез салучылармы, ярдәм кулы сузучылармы? Бу хакта мәчеттә 2013 елдан бирле имам-хатыйп булып хезмәт итүче Нияз хәзрәт Сабиров сөйләде.

– Шиһабетдин Мәрҗани язуынча, Апанай мәчете танылган татар эшмәкәре, Ягъкуб бине Солтангали акчасына төзелгән, – дип ачыклык кертте ул. – Күп еллар дәвамында мәчетне Апанаевлар нәселеннән булган мәшһүр сәүдәгәрләр, иганәчеләр карап торган. Шуңа күрә мәчеткә «Апанай» исеме бирелгән. Анда күп еллар буена күренекле дин әһелләре имам-хатыйп булып хезмәт иткәннәр, мәдрәсәдә белем биргәннәр. Апанай мәчете ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумының 1930 елның 6 февралендәге карары нигезендә ябыла, мәчет мәхәлләсе таркала. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә бинаның эчке ягы өч катка бүленә. Эчке декоратив бизәкләр юк ителә. Тышка яктан да бизәлешләрнең күбесе югала. Гыйбадәтханә бинасы совет чорында балалар бакчасы буларак кулланыла башлый.

1992 елда Апанай мәхәлләсе кабат оешты. Бер елдан, дини оешма буларак, рәсми теркәлү узды. Мәчетнең тарихи комплексын мөселманнарга кайтару буенча эш алып барыла башлады. Ниһаять, 1995 елда мәчет мөселман мәхәлләсенә кайтарылды. Нигезләре ныгытылды, манара, михраб, эчке яктагы ике каты төзекләндерелде. 2011 елда рәсми төстә ачылды. Мәхәллә оешудан башлап 2012 елда фаҗигале төстә вафат булганына кадәр мәчетнең имам-хатыйбы вазыйфасын мәшһүр дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башкарды. Бу тарихи мәчет Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибәтенә керә.

Мәдрәсә

Апанай мәчете каршында 1918 елга кадәр бөтен Россиядә дан тоткан «Күл буе» мәдрәсәсе эшләп килгән. Бу тарихи бина да Россия Хөкүмәте карары белән 2010 елда Апанай мәхәлләсенә кайтарыла. Төзекләндерү эшләре башкарыла. 2020 елда мәдрәсәдә актив рәвештә белем бирү башлана. Хәзерге вакытта Апанай мәдрәсәсен Әхмәт хәзрәт Сабиров җитәкли.

– Мәдрәсәдә ел дәвамында балалар һәм өлкәннәр өчен Ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә, – дип таныштырды ул белем йортының эшчәнлеге белән. – Җәйге каникуллар вакытында мәктәп яшендәге балалар өчен әхлак дәресләре уздырыла. Әлеге дәресләрдә  балаларга Ислам нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен өйрәтәбез. Шулай ук мәчет җитәкчелеге тарафыннан төрле рухи-мәдәни чаралар, олуг шәхесләр белән очрашулар, бәйгеләр оештырыла.

Китапханә

Бүген Апанай мәчете каршында бөтен Россиягә билгеле булган «Иман» нәшрияты эшләп килә. Җитәкчесе – мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров. Анда татар дин галимнәренең хезмәтләре һәм башка дини китаплар бастырыла. Юбилей уңаеннан да бик файдалы һәм зәвыклы «Апанай мәчете: дин һәм милләт өчен хезмәт» дигән фотокитап әзерләнгән. Анда Апанай мәчетендә һәм мәдрәсәсендә соңгы биш ел эчендә уздырылган кайбер чараларның тарихи мизгелләре фотосурәтләр аша күрсәтелә.

Бәйрәм хөрмәтенә тагын бик зур эш эшләнгән: мәдрәсә бинасында китапханә ачылды.

– Беренче чиратта «Иман» нәшриятында нәшер ителгән китапларны җыеп урнаштырдык, – диде бу җәһәттән Әхмәт хәзрәт. – Дини китаплар гына түгел, татар классиклары җәүһәрләре дә бар. Татар конгрессы да бик булышты. Уку залы да ясадык. Хәзер монда галимнәр дә, студентлар да, балалар да белемен арттыра ала. Кирәкле битләрнең күчермәләрен ясатырга да мөмкинлек бирелгән. Шунысын да әйтергә кирәк: бездә булган күп кенә басма китапларны интернеттан табып булмый. Соңгы вакытта табылган иң кыйммәтле ядкәребез ул – көндәлек. Мөгаллимнәр ниләр укытканын, ниләр эшләгәнен тәфсилләп язып барганнар. Мөхер дә табылды. Анда «Күл буе мәдрәсәсе» дип язылган. Шунысы кызык: хәзер дә мәдрәсәләрдә гыйлемгә өйрәтү өчен күбрәк шул китаплар кулланыла. Димәк, без дөрес юлда. Үз галимнәребезнең юлын белергә кирәк безгә. Әгәр аларны белмәсәк, битарафлык күрсәтсәк, динебезне онытырга, ялгыш юлдан китәргә мөмкинбез.

Бу күркәм иман йорты төрле һөнәр ияләрен җәлеп итә, чөнки эш шулай куелган. Гөлсинә Сабыр җитәкчелегендәге «Апанай апалары» ансамбле йөрәкләргә үтәрлек итеп мөнәҗәтләр җырлый. Бер бүлмәдә иске татар теле хәрефләреннән матур язулар иҗат итәләр. Икенчесендә тегү машиналары тезелеп киткән. Монда бик килешле итеп мөселман киемнәре тегәләр, балаларны да өйрәтәләр.

Әхмәт хәзрәттән: «Сабыйларны ничек җәлеп итәсез?» – дип сораган идем.

– Хәзер балалар яңа тәрбия белән үсеп киләләр. Дингә ихтыяҗлары бар. Күп очракта әти-әниләр башта балаларын алып килә, аннан көтмәгәндә үзләре дә шөгыльләнә башлыйлар, – диде. Монысына да гаҗәпләнерлек түгел. Кунаклар да: «Иң күркәм, иң тыныч мәчетләрнең берсе бу», – дип бәя бирделәр. Күңелгә, чыннан да, рәхәтлек хисе иңдерә торган урын бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре